Песков Россия Президенты матбугат конференциясенең кайчан узачагын әйткән

Россия Президенты Владимир Путинның еллык матбугат конференциясен кайчан уздырачагы соңыннанрак мәгъЛҮМ БУЛАЧАК. Башта аның Федераль Җыенга Юллама игълан итү вакыты билгеләнәчәк. Бу хакта Россия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков белдерде, дип хәбәр итә “РИА Новости”.

“Президент кайбер чараларны үткәрүнең төгәл генә вакытын билгеләмәде әле. Әлбәттә, аларны бер-бер артлы уздыру дөрес булмас иде. Чаралар төрле вакытта үткәрелергә тиеш”. – дигән Кремль вәкиле.
Шул ук вакытта Песков аңлатып үткәнчә, хәзер иң мөһиме – Россия Президентының Федераль Җыенга Юлламасын игълан итү көнен, шулай ук башка чараларның кайчан узачагын билгеләү.


Фикер өстәү