Путинның юлламасын йортлар фасадларында, ТЦ һәм юл экраннарында күрсәтәчәкләр

Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга юлламасын эре шәһәрләрдә урам экраннарында  күрсәтәчәкләр. Бу хакта РИА «Новости» МАЕР имидж рекламасының федераль операторына сылтама белән хәбәр итә.

«РФ Президенты Владимир Путинның Федераль Собраниегә юлламасын трансляцияләү 29 февральдә аның сөйләменнән төп цитаталар белән видеотрансляция форматында узачак. Юлламаны Мәскәүдә, Мәскәү төбәгендә һәм Россиянең иң эре төбәкләрендә МАЕР цифрлы экраннарында реаль вакыт режимында күзәтергә мөмкин булачак «, — дип сөйләделәр операторның матбугат хезмәтендә.

Әйтик, 29 февраль һәм 1 мартта трансляцияне 15,2 миллионнан артык россияле күрә алачак.

«Кешеләрне мөмкин кадәр күбрәк колачлау өчен, Россия президентының төп белдерүләрен без 2 һәм 3 мартта трансляцияләүне дәвам итәчәкбез. Барлыгы дүрт көн эчендә без 20 миллион россиялене колачлаячакбыз һәм аудитория белән 999,3 миллионнан артык визуаль контактлар алачакбыз «, — дип өстәделәр МАЕРда.


Фикер өстәү