Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасы башланды

Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасын игълан итү тантанасы башланды. Анда төбәк башлыклары, депутатлар, сәясәт эшлеклеләре, дин әһелләре һ.б. катнаша.

Быел Путинның Юлламасын беренче тапкыр Россиянең зур шәһәрләрендә, шул исәптән Казанда, Чаллы һәм Түбән Камада “Синема 5” кинотеатрларында күрсәтәчәкләр.

Дәүләт башлыгы үзе бу Юллама кысаларында якындагы «кем дигәндә 6 елга» бурычлар куярга вәгъдә итә.


Фикер өстәү