Владимир Путин: «Россия теләсә нинди катлаулы мәсьәләләрне хәл итә алуын исбатлады»

Россия Президенты Владимир Путин бу минутларда Федераль Җыенга Юллама белән чыгыш ясый. Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге чыгышта сүз планнар турында гына түгел, стратегик бурычлар турында да барачак.

Россия Президенты Владимир Путин әйтүенчә, Россия теләсә катлаулы бурычларга җавап бирә алуын исбатлады.

– Без сезнең белән иң катлаулы мәсьәләләрне хәл итә алуыбызны, теләсә нинди, иң катлаулы сорауларга да җавап бирә алуыбызны исбатладык инде, – диде ул.


Фикер өстәү