Владимир Путин: «Дөреслек безнең якта!»

1 сәгать тә 45 минут. Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасы әнә шул кадәр дәвам итте. Илбашына дүрт тапкыр аягүрә басып кул чаптылар. Махсус хәрби операция, ил икътисады, гаиләләргә ярдәм чаралары һәм бердәмлек турындагы Юлламаны «ВТ» хәбәрчесе дә тыңлады. 

Махсус хәрби операция турында

Украинада махсус хәрби операция башланганнан бирле, бу – Илбашының парламентка тәүге мөрәҗәгате. Соңгы тапкыр Владимир Путин Федераль Җыен алдында 2021 елның апрелендә чыгыш ясады. Шуңа күрә алдан ук быел Юлламада махсус хәрби операция темасы кызыл җеп булып узачак дип фаразладылар. Шулай булды да.

– Моннан бер ел элек тарихи җирләребездә яшәүче халкыбызны яклау, илнең иминлеген тәэмин итү, 2014 елгы кискен борылыштан соң Украинадагы неонацистлар режимыннан янаган куркынычны юкка чыгару өчен махсус хәрби операция башлау турында карар кабул ителде, – диде Илбашы. – Без адымлап һәм эзлекле рәвештә алда торган мәсьәләләрне хәл итәчәкбез. Донбасс 2014 елдан бирле үз җирендә яшәү хокукы өчен көрәште һәм Россия ярдәмгә киләчәгенә ышанып яшәде. Үзегез күреп торасыз, без ничек тә мәсьәләне тыныч юл белән хәл итәргә тырыштык. Килешүләр алып бардык. Тик безнең артта, гомумән дә, икенче план корып ятканнар. Махсус рәвештә вакыт сузганнар. Тагын бер кат кабатлыйм: сугышны алар башлады, без исә көчне әнә шул сугышны туктату өчен кулланабыз. Үз халкыбызны, туган йортыбызны саклыйбыз.

Саннардан да чәчләр үрә торырлык. Аларны Илбашы китерде. Халыкара икътисадый хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы мәгълүматларына караганда, Бөекбритания, Германия, Италия, Канада, Франция, Япония һәм АКШны берләштерүче «Зур җиделек» бу сугышка 150 миллиард доллар акча бүлеп биргән инде. Шул ук вакытта, 2021–2022 елларда фәкыйрь илләргә 60 миллиард долларлык акчалата ярдәм күрсәткән.

– Бу без уйлап чыгарган саннар түгел. 2001 елдан бирле АКШ башлап җибәргән сугышларда 900 меңнән артык кеше үлгән, 38 миллионнан артык кеше качакка әйләнгән. Хәзер исә берни дә булмаган кыяфәт чыгаралар. Юк, беркем дә онытылмаган, бер нәрсә дә онытылмаган! – диде Илбашы.

Алдан китеп булса да әйтик, Владимир Путинның чыгышы шигарь булырлык җөмләләргә бай иде. Шуңа күрәме, аны даими рәвештә алкышларга күмеп тордылар. Дүрт тапкыр аягүрә басып кына кул чаптылар.

Без Украина халкына каршы көрәшмибез, дип тә кат-кат искәртте Владимир Путин. Ул аларның үзләрен дә Көнбатыш кулындагы «корбан»нар дип бәяләде. Аның әйтүенчә, Украина – Россиягә каршы көрәштә калкан, сугыш мәйданы гына. Максатлары билгеле – Россияне юкка чыгару. Моның чынга ашмаслык хәл икәнен дә әйтте Илбашы. Аның сүзләренә караганда, каршы як Украинаны көчлерәк корал белән тәэмин иткән саен, ил хәрбиләре дә эчкәрәк керергә мәҗбүр булачак.

– Күпмилләтле Россия халкының зур күпчелеге махсус хәрби операциянең мәгънәсен, аның ни өчен кирәк булуын аңлады, безгә теләктәшлек белдерде. Мин сезнең белән горурланам, – диде ул.

Ватан сакчыларына ярдәм турында

Бүгенге шартларда иң кыен хәлдә калган гаиләләр – махсус хәрби операциядә туганнарын һәм якыннарын югалтучыларны, ветераннарны ярдәмнән ташламаска да вәгъдә итте. Моның өчен быел ук ил күләмендә махсус дәүләт фонды оешачак. Эштә «кәгазь боткасы» ясап ятмаска кушты Илбашы. Президент әйтүенчә, дәвалану, укуны дәвам иттерү, матди ярдәм күрсәтү кебек мәсьәләләрне хәл итү өчен һәр гаиләгә аерым координатор билгеләнәчәк. Ә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ким дигәндә ярты елга бер тапкыр, юлга киткән вакытны исәпкә алмыйча, 14 көнлек ял бирәчәкләр. Өйләренә кайтып, туганнарын күреп килсеннәр. Илбашы яңа торак программасы турында да әйтте. Ул оборона-сәнәгать комплексы тармагында эшләүчеләргә кагылачак, ди.

Икътисад турында

Владимир Путин әйтүенчә, ил икътисады Көнбатыш илләре санкцияләре басымына каршы тора алуын күрсәтте. «Чикләүләр кертүче илләрнең өметләре акланмады. Санкцияләр үзләренә үк тискәре яктан тәэсир итте. Без эш урыннарын саклап калдык, дефицитны булдырмадык, эшкуарларга триллион сум күләмендә ярдәм күрсәттек. Ил икътисады 25 процентка кадәр төпкә утырачак дип фаразласалар да, эчке тулай продукт нибары 2 процентка гына кимеде. Икътисадый күрсәткечләр үсте», – диде ул.

Алдагы эш тә җитәрлек. Аерым алганда, безгә дустанә мөнәсәбәттә булган илләр белән логистиканы җайлаячаклар. «Мәскәү – Казан» югары тизлекле юлын Екатеринбургка, аннан Чиләбе һәм Төмәнгә, ә тора-бара Казахстанга, Монголиягә һәм Кытайга кадәр салу күздә тотыла, дигән фикер әйтте Илбашы. Себерне үстерәчәкләр. Бушлай газлаштыру программасы да дәвам иттереләчәк.

Акча турында сөйләгәндә, Владимир Путин махсус хәрби операция башлангач, чит илдә туплаган байлык артыннан илдән чыгып качучыларны да искә төшерде.

– Россияне акча эшләү өчен генә файдаланып ятучылар оттырды, – диде ул. – Аларны чит илдә таладылар әнә. Ышаныгыз: илдә яшәүче гади халык чит илдәге сарайларыннан, яхталарыннан колак кагучыларны тамчы да кызганмады.

Илбашы бу хакта сөйләгәндә залда утыручыларның елмаюлы йөзләрен дә күрсәтеп алдылар. Президент исә фикерен дәвам итеп, теләге булганнарга чит илдә «олтан» булып яшәгәнче, кире үз Ватанына кайтып, илгә ярдәм итү мөмкинлеге турында искә төшерде.

Киләчәк турында

Тагын бер яхшы яңалык: киләсе елдан хезмәт өчен түләүнең минималь күләме 18,5 процентка артып, 19 мең 242 сумга җитәчәк. Чагыштыру өчен: бүген әлеге күрсәткеч 16 мең 242 сум тәшкил итә. Илнең яңа төбәкләрендә ана капиталы гамәлгә керәчәк. Аны 2007 елдан соң туган бөтен балаларга түләргә тәкъдим иттеләр. Бала тәрбияләүче гаиләләргә салым түләүдә ташламаларны арттыру да күздә тотыла. Билгеле булганча, узган елдан ике һәм аннан да күбрәк бала үстерүче гаиләләр тагын да зуррак торак сатып алган очракта, салым түләүдән азат ителә.

Илнең мәгариф тармагын да зур үзгәрешләр көтә. Алдагы биш елда миллионлаган эшче һөнәр ияләре әзерләү бурычын куйды Илбашы. Ә югары белем бирүнең элеккеге традицион системасын кайтарачаклар. Президент шулай диде. Уку вакыты 4–6 елга калачак. Тар белгечлекләр буенча магистратурада яки ординатурада белем алуны дәвам итәргә мөмкин булачак. Аспирантурада исә фән һәм укыту эшчәнлеге буенча белгечләр әзерләячәкләр. Яңа системага күчү өчен мәгариф һәм хезмәт базарына кагылышлы законнарга күп төзәтмәләр кертергә кирәк булачак, дип тә искәртте Илбашы. Шул ук вакытта, бу – хәзерге программалар буенча белем алучыларга яки элегрәк диплом алучыларга кагылмаячак.

Көнүзәк мәсьәләгә әйләнеп кайтып, Владимир Путин СНВ-3, стратегик һөҗүм итү корраллары турындагы килешүдә (Россия белән АКШ арасында 2010 елдан бирле гамәлдә булган килешү. – Ред.) катнашуны туктатып тору турында белдерде.

– Без әлеге килешүдән чыкмыйбыз, бары тик әлеге эшне туктатып кына торабыз, – диде Илбашы. – АКШ атом-төш коралын сыный башласа, без дә җавап бирәчәкбез. Махсус хәрби операциядә төрле милләт һәм дин вәкилләре бердәм булып катнаша, аларның догалары төрле телләрдә яңгырый. Без – бер ил, бердәм халык. Дөреслек безнең якта!

Әлеге сүзләр яңгыраганда залда утыручылар торып баскан иде инде.

Зилә Вәлиева, Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе:

– Президент Юлламада махсус хәрби операция турында күп мәгълүмат бирде. Бу теманың мөһимлеген аңлап, хәрбиләребезне кайгырту турында да әйтте. Аларның гаиләләрен аерым игътибарга алу турында да сүз булды. Президент моны кат-кат әйтте. Бу эштә бюрократия булмаска тиеш, диде. Ул моны Президент кына түгел, иң элек кеше буларак әйтте.
Махсус операция зонасыннан килеп торган хәбәрләрне һәркем акылы белән дә, йөрәге белән дә кабул итә. Борчылу һәммәбездә бар. Президент Путин халыкның бердәм булуына да басым ясады һәм һәркемнең җиңүгә үз өлешен кертергә тырышуын әйтте. Мин аның фикере белән тулысынча килешәм. Бу эштә аз һәм күп дигән сүз була алмый. Зур эшмәкәрләр ярдәм күрсәтәме, әллә пенсиясеннән өлеш чыгаручы апа-абыйлармы, ихлас хатлар язган мәктәп балаларымы – безнең халык чынлап та ярдәмчел ул. Кайда гына, нинди генә фондлар ачылмасын, ул фондлар булышырга теләк белдерүчеләр белән шул ук көнне тула. Кем ничек булдыра, шулай булыша. Ул ярдәмне үлчәүгә салып булмый. Юлламада Президентның җәмгыятькә рәхмәте дә яңгырады. Бу һәр оешмага, һәр кешегә әйтелгән рәхмәт.

Сәрия Сабурская, Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил:
– Президент, иң беренче чиратта, илебезнең көче, аның чикләрен саклаучы кешеләр, Украинада барган вакыйгаларда якыннарын югалтучыларга мөнәсәбәт турында сөйләде. Бу – бик мөһим. Егетләребезнең махсус хәрби операциядә никадәр күп көч, егәр куеп көрәшүен күреп торабыз. Президент Юлламасында алар белән чиксез горурлану чагыла иде. Владимир Путин бүген яу кырында көрәшкән каһарман егетләребез, гуманитар ярдәм җыю, хәйриячелек кебек изге гамәлләр аша аларга ярдәм итеп торучылар турында бик җылы итеп сөйләде. Алардан килгән бер генә мөрәҗәгатьнең дә игътибардан читтә калмаска тиешлеген искәртте ул. Оборона министрлыгына бу уңайдан җитди күрсәтмә бирде. Владимир Путин социаль ярдәм чараларына да аерым тукталды. Бигрәк тә гаиләләргә, балаларга, яшьләргә ярдәм итәргә кирәклеген искәртте ул. Президентның Юлламада әйткән сүзләре бик зур хөрмәт һәм иң мөһиме – иртәгесе көнгә ышаныч уята.

Тимур Сөләйманов, Татарстан Рәисе ярдәмчесе, «Беренчеләр хәрәкәте» бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең республикадагы бүлеге житәкчесе:

– Президент юлламасында яшьләргә, бигрәк тә көллияттә, вузда укучы студентларга зур игътибар бирелде. Тезисларның күпчелеге яшьләрне тәрбияләү, алар өчен мохит булдыру турында, традицион кыйммәтләргә бәйле иде. Ул бүген безнең республикада алып барылган сәясәткә бик тә туры килә. Татарстанда яңа хәрәкәт булдырылды. Без хәзерге вакытта мәктәпләрдә, көллиятләрдә, яшүсмерләр клубларында шул хәрәкәтнең пулларын булдыра башладык. Яшьләрнең, укытучы, директорларның, ата-аналарның шул инициативага мөнәсәбәте куандыра. Бу хакта шундый зур трибунадан – илебез лидерыннан ишетү, миңа калса, тәрбия эше белән шөгыльләнгән кешеләргә өстәмә көч, дәрт бирә.

Эльвира Вәлиева


Фикер өстәү