Арча районында сугыш хәрәкәтендә катнашучылар истәлегенә шахмат ярышлары уздырганнар

Яңа Кенәр авыл җирлегендә хәрби операциягә киткән егетләрне онытмыйлар. Бергәләшеп мичләр ясап, җылы киемнәр, көрәк, пычкы кебек барлык кирәк-яракларны туплап озатуларын беләбез. Соңгы вакытта махсус операция барган зонага машинада эшләнгән махсус мунчалар илткәннәр. Бу эшне әфганчы Рашат Салихҗанов, Ленар Гариповлар оештырган.

Кичә Пөшәнгәр авылында әфганчы Васыйл Әһлиуллин истәлегенә Арча тарихында беренче тапкыр 3-5 балалы мәктәп укучыларын җыеп, төбәкара шашка ярышы үткәргәннәр. Малайлар арасында – Мари иле республикасы, кызлар арасында Балтач районы укучысы җиңгән. Командалардан Пөшәнгәр командасы иң көчлесе дип табылган.

Тиздән Мари иле, Киров, республиканың барлык районнарындагы укучыларны чакырып, “Арча хәбәрләре” газетасы призына зур шахмат ярышлары уздырырга җыенала икән. Яшьләре чикле түгел. Анда 1-11 сыйныфта белем алучы теләгән укучылар катнаша ала.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү