Йокысызлыктан бөтнек белән мәтрүшкәле мендәрләр коткара

– Мендәрне бөтнек, мәтрүшкә, абага, яран гөл, чикләвек, дәфнә яфраклары, нарат ылысы, роза аерчаклары белән тутырыгыз.

– Йомшак тукымадан бәләкәй капчык-төенчек әзерләп, шуңа ике аш кашыгы төелгән колмак салырга һәм тегеп, мендәр астына куярга кирәк.

– Ылыслы ванна яки тырнак гөл, мәтрүшкә, бөтнек, мелисса (һәр үлән 50 г) төнәтмәсе ваннасы керегез. 5–7 тапкыр, көнаралаш унар минут кабул итегез.

– Кич белән йоклар алдыннан 1 сәгать кала бер стакан кайнар сөт яки суга 1 кашык бал туглап эчкәндә тиз йокыга кителә.

– Төнгә каршы аякларны кайнар суда тоту да арганлыкны бетерә, нерв системасын тынычландыра.

– 1 кашык дарулы песи үләнен 1 стакан кайнар суда пешерергә, 15 минут сүрән утта кайнатырга һәм 45 минут төнәтеп, сөзәргә кирәк. Өлкәннәргә көнгә 3 тапкыр берәр аш кашыгы, балаларга берәр бал кашыгы эчәргә киңәш ителә.


Фикер өстәү