Балтач районында кечкенә мәктәпләрдә укучылар арасында шашка ярышы узды

Балтач районының Кенәбаш мәктәбендә аз укучылы мәктәпләр арасында  төбәкара шашка турниры үткән. Анда Мари Эль Республикасы, Арча, Балтач районнары укучылары зирәклектә ярышкан. Кечкенә мәктәпләрнең өч, биш, җиде бала укыганнары да бар.

– Арча районындагы Ашытбаш мәктәбенең башлангыч сыйныфларында 12 бала укый. Мин ярышның хөкемдары идем. Бәйге шарты буенча безнең укучылар катнашырга тиеш тә түгел иде. Әмма шашка-шахмат ярышлары уздыру тәҗрибәбезне балтачлыларга күрсәтәсебез килде. Шуңа күрә безнекеләр «зачет»тан тыш көч сынашты. Барлыгы 12 команда иде, – ди бәйгенең хөкемдары Сөләйман Галиуллин.

Сөләйман Галиуллин белдергәнчә, кечкенә мәктәпләрдәге укучылар да күләгәдә калырга тиеш түгел. Шуңа күрә мондый чараларны уздыру бик әһәмиятле. 11 балалы Кенәбаш мәктәбендә шундый зур ярыш уздыру – үзе бер вакыйга. Тренер Азат Галиәхмәтов балаларны дәрестән соң шашка серләренә өйрәтә.

– Кенәбаш мәктәбе укучылары җырлый, бии. Өстәвенә һәрберсе курайчы да әле. Өч укытучы гына белем бирсә дә, балаларны иҗади яктан үстерүгә зур игътибар бирә. Түгәрәкләре гөрләп тора. Авыл мәктәбендә дә балаларга менә дигән мөмкинлекләр тудырылган, – ди баш хөкемдар.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү