Казанда Гадел Кутуйга яңартылган истәлек тактасы ачтылар

Аны скульптор, «Россия рәссамнар берлеге» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге «Татарстан рәссамнары берлеге» әгъзасы Рөстәм Габбасов эшләгән.

Бүген, 28 ноябрьдә язучы Гадел Кутуйның тууына 120 ел тулды. Шул уңайдан ул 1929-1942 елларда яшәгән йортта яңартылган истәлек тактасы ачылды. Рөстәм Габбасов элек куелган тактага барильеф ясаган.

Истәлек тактасын ачу һәм Гадел Кутуйны искә алу чарасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, язучының туганнары, әдипләр, мәдәният әһелләре, шәһәр хакимияте вәкилләре һәм башкалар катнашты.


Фикер өстәү