Рөстәм Миңнеханов Татарстан Фәннәр академиясенең беренче президентына истәлек тактасы ачу тантанасында катнашты

Патриот, талант һәм акыл иясе. Казанда Татарстан Фәннәр академиясенең беренче президенты Мансур Хәсәновны әнә шул сүзләр белән искә алдылар. Аңа Фәннәр академиясенең төп бинасында истәлек тактасы ачылды.

Мансур Хәсәновның һөнәри эшчәнлеге гаять бай. Ул озак еллар фәнни-педагогик эшчәнлек алып барды, совет партиясе органнарында эшләде, милли мәгариф, сәламәтлек саклау, фән, мәдәният, физкультура һәм спорт, журналистика үсешенә зур өлеш кертте, – диде тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

Мансур Хәсәновның тырышлыгы үзе исән чакта дәүләт һәм фәнни бүләкләр белән бәяләнгән булса, истәлек тактасы ачу – исемен мәңгеләштерүгә бер адым булып тора. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, академия диварларындагы мемориаль такта – галимнең зур хезмәтләрен тануның тагын бер мөһим билгесе, башкарган эшләренә хөрмәт күрсәтү.

Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Мансур Хәсәновны киңкырлы шәхес буларак телгә алды.

– Ул үз эшенә һәм халыкка хезмәт итүенә тугры булды, мәдәният, фән һәм мәгариф өлкәсендә күп эшләр башкарды, – диде Минтимер Шәймиев. – Республикада беренчеләрдән булып Фәннәр академиясе барлыкка килде. Бу эштә Мансур Хәсәновның өлеше дә зур. Аның абруе безнең республикада гына түгел, ә Россия күләмендәге фәнни киңлектә дә зур роль уйнады.

Фәннәр академиясенең хәзерге җитәкчесе Рифкать Миңнеханов сүзләренчә, истәлек тактасын кую тарихи гаделлекне торгызу булып тора.

– Мансур Хәсәнов тырышлыгы, талант иясе, патриот булуы белән җәмәгатьчелекнең дә, коллегаларының да хөрмәтен яулый алды, – диде ул.

 

Белешмә өчен

Мансур Хәсәнов – 1992–2006 елларда Татарстан Фәннәр академиясенең беренче президенты. 1994–2010 елларда ул Академиянең татар энциклопедиясе институты директоры вазыйфасын башкарды. Мемориаль такта авторы – скульптор, Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы Тимофей Тюрин.


Фикер өстәү