Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы узды

Бүген Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында республика Министрлар Кабинетының 2022 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап каралды. Моннан тыш, парламентарийлар берничә федераль закон проектын да тикшерде. Утырышны Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов үткәрде, утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

Комитет утырышында хөкүмәт эше турындагы хисапны республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Адгамова тәкъдим итте. Парламентарийлар мәгарифне, фәнне, мәдәниятне үстерү, милли сәясәтне гамәлгә ашыру мәсьәләләренә җентекләп тукталдылар.

Илсур Һадиуллин билгеләп үткәнчә, Хөкүмәт хисабын әзерләгәндә белем бирүнең барлык дәрәҗәләренә анализ ясалган. Хәзерге вакытта Татарстанда 1,9 меңнән артык мәктәпкәчә белем бирү оешмасы эшли, аларда 210 меңнән артык бала тәрбияләнә. «2022 елда без барлык яшь категорияләрендәге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү  мөмкинлеген 100% тәэмин итә алдык, – дип басым ясады Илсур Һадиуллин, — узган ел 485 урынга 3 балалар бакчасы төзелде, 7 218 урынга 9 мәктәп сафка бастырылды». Мәгариф оешмаларына капиталь ремонт программасы кысаларында 23 муниципаль һәм 29 дәүләт мәктәбендә, 22 мәктәпкәчә белем бирү оешмасында эшләр башкарылды. Шулай ук мәктәпләрне ремонтлау федераль программасы кысаларында 67 гомуми белем бирү оешмасы бинасы ремонтланган.

Илсур Һадиуллин әйтүенчә, узган ел мәктәп укучыларын тукландыруга аерым игътибар бирелгән. 167 мәктәп азык-төлек блогы ремонтланган (җиһазлар сатып алынган).

Профильле министрлык башлыгы «Мәгариф» илкүләм проектын тормышка ашыру мәсьәләләренә дә җентекләп тукталды. Проектларны гамәлгә ашыруга акчаларның гомуми суммасы 2,8 млрд.сум тәшкил иткән, шул исәптән федераль бюджеттан 2,3 млрд. сум. Бу акчага мәгариф оешмаларының матди-техник базасы яңартыла, мәктәп кванториумнары һәм «IT-куб» цифрлы белем бирү үзәкләре төзелә, «Авыл укытучысы» программасы гамәлгә ашырыла.

Татарстан БДИ нәтиҗәләре һәм фән олимпиадалары нәтиҗәләре буенча илдә алдынгы позициядә тора, шулай ук күп еллар дәвамында мәгарифтә мәгълүмати технологияләр кертү буенча лидер төбәкләрнең берсе булып тора, «Мәгариф» илкүләм проектының «цифрлы белем бирү мохите» федераль проектын гамәлгә ашыруда актив катнаша. Проект кысаларында мәгариф оешмалары мәгълүмати-коммуникацион җиһазлар белән җиһазландырыла. Узган ел мәктәп укытучылары 24 мең ноутбук алынган тагын 12 меңе быел гомуми белем бирү оешмаларына җибәреләчәк.

2016 елдан Татарстанда авыл җирлеге өчен укытучылар әзерләүгә стипендия ярдәме проекты гамәлгә ашырыла. Узган ел әлеге проектта КФУ һәм Чаллы дәүләт педагогия университеты базасында әзерләнүче 745 студент катнашкан, шуларның 50% (372 студент) күп телле (полилингваль) белем бирү мохитендә эшләү программасы буенча белем ала.  «Студентларның эшкә урнашуы 85%, –  дип билгеләп үтте Илсур Һадиуллин, – безнең төп бурыч — бюджет урыннарына килүче булачак укытучыларны мәктәпләргә кайтару».

Гамәлдәге программаларга карамастан, профильле сыйныфлар ачу, максатчан укытуны оештыру, кадрлар белән тәэмин итү, рус теле, физика, математика, чит тел укытучылар җитмәү, Илсур Һадиуллин фикеренчә, тармак проблемасы һәм якын киләчәктә министрлык эшчәнлегенең мөһим юнәлеше булып кала.

Комитет утырышында гражданнарны патриотик тәрбияләү мәсьәләләренә аерым тукталдылар. Профильле министрлык башлыгы әйтүенчә, үсеп килүче буынны гражданлык-патриотик тәрбияләүдә балалар хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте «Юнармия», шулай ук «Беренчеләр хәрәкәте» мөһим роль уйный.

Узган ел Казан федераль университеты, Милли тикшеренү технология университеты һәм Иннополис университеты югары технологияле компанияләр белән партнерлыкта алдынгы инженерлык мәктәпләре булдыру хокукына ия булганнар. Ил буенча бары тик 30 югары уку йорты гына конкурста җиңгән. Федераль бюджеттан грант күләме 84,56 млн. сум тәшкил иткән.

ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова республика мәдәният министрлыгының 2022 елдагы эшчәнлеге турындагы хисап белән чыгыш ясады. Ул төп басымны «Мәдәният» илкүләм  проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә ясады. 2022 елда республикада бу нисбәттән 1,1 млрд.сумнан артык акча юнәлтелгән.

Республикада быелгы ел Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде. Юлия Әдһәмова билгеләп үткәнчә, республика планы кысаларында 70тән артык чара планлаштырылган. Чаралар республика муниципалитетларында да планлаштырылган. Казанда исә республика муниципаль районнарының мәдәният көннәре узачак.

Бүген комитет утырышында депутатлар Мәгариф турындагы Федераль законга үзгәрешләр кертү турындагы Федераль закон проектын хупладылар. Документ мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарның һәм махсус хәрби операциядә катнашучы гражданнарның балаларын укытуга аерым хокукларны билгели.

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова билгеләп үткәнчә, закон проекты урта һөнәри һәм югары белем бирү программалары буенча түләүле укудан бушлай укуга күчү гарантияләрен бирә. Әлеге күчү бюджет финанславы белән тәэмин ителгән студентларның расланган саны чикләрендә башкарылачак.


Фикер өстәү