Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Беларусь Республикасына килде

Рөстәм Миңнеханов ике көнлек эш сәфәре белән Беларусьта. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Минск халыкара аэропортында кунакны Беларусь вице-премьеры Петр Пархомчик һәм Россиянең республикадагы Илчесе Борис Грызлов каршы алды.

Ике көн эчендә Рөстәм Миңнеханов татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашырга, берничә сәнәгать предприятиесен карарга, шулай ук эшлекле һәм рәсми очрашулар уздырырга ниятли.

 


Фикер өстәү