Рөстәм Миңнеханов Иранга эш сәфәренә килде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Иранга килде. Тәһран халыкара аэропортында аны Россия Федерациясенең ислам республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Алексей Дедов, Иранның сәнәгать, рудниклар һәм сәүдә министры урынбасары Мехди Зейгами һәм башка рәсми затлар каршы алды, дип яза «Татар-информ».

«Аның сәфәре программасында Тәһран башкаласында һәм Исфахан шәһәрендә рәсми очрашулар һәм эшлекле сөйләшүләр планлаштырылган», — дип сөйләделәр республика җитәкчесе матбугат хезмәтендә.

Иртәгә, сәфәренең беренче көнендә, Рөстәм Миңнеханов Тәһранда ил хөкүмәтенең рәсми затлары белән сөйләшүләр уздырырга планлаштыра. Аерым алганда, ул Иранның нефть министры, Сәүдә-икътисади хезмәттәшлек буенча Россия-Иран комиссиясе даими рәистәше Җәүдәт Оуҗи, Иранның сәнәгать, шахталар һәм сәүдә министры Аббас Алиабади, тышкы эшләр министры урынбасары, Иранның БРИКСтагы ышанычлы кешесе (шерпа) Мәһди Сәфәри белән очрашачак.

Эш сәфәре программасының икенче көнендә Исфахан шәһәрендә Исфахан провинциясе Губернаторы Реза Мортазави белән очрашу планлаштырылган. Исфаханның Сәүдә-сәнәгать палатасында «Исфахан-Татарстан» төбәкара эшлекле форумы узачак, анда ике ил — Иран һәм Россиянең алдынгы төбәкләренең дәүләт структуралары һәм эшлекле даирәләре вәкилләре бер-берсенә сәүдә-икътисади һәм сәнәгать потенциалын һәм гуманитар өлкәләрдә хезмәттәшлек итү мөмкинлекләрен тәкъдим итәчәк. Иран ягы Көнбатыш илләр санкциясе шартларында эшкә уңышлы яраклашкан Иранның кайбер предприятиеләре эшчәнлеге белән танышу да каралган.

2022 елда Россия һәм Иран арасында тышкы сәүдә әйләнеше 15 процентка арткан һәм рекордлы күрсәткечләргә җитеп, 4,6 млрд АКШ доллары тәшкил иткән. 2023 елның 11 ае нәтиҗәләре буенча илләр арасында товар әйләнеше 3,6 млрд АКШ доллары дип бәяләнә. Узган ел нәтиҗәләре буенча Россия Иранның төп инвесторы һәм төп тышкы сәүдә партнеры булып тора. Россиянең Ирандагы илчесе Алексей Дедов сүзләренчә, Россия белән Иран арасындагы ике яклы партнерлык турында килешү хәзерге вакытта килештерүнең соңгы стадиясендә.

Россия белән Иран арасындагы хезмәттәшлеккә Татарстан Республикасы да үз өлешен кертә. Узган елның 9 ае нәтиҗәләре буенча товар әйләнеше 2022 ел белән чагыштырганда 1,5 тапкырга арткан һәм 162 млн АКШ доллары тәшкил иткән. Татарстан һәм Иран сәүдә-икътисади хезмәттәшлеге үсеше зур потенциалга ия. Безнең республика «КАМАЗ» йөк автомобильләре, вертолетлар, йөк-пассажир суднолары, нефть химиясе продукциясе һәм минераль ашламалар, нефть-газ чыгару җайланмалары һәм компрессорлар, суыткыч техника, азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы товарлары, медицина һәм фармацевтика продукциясе белән тәэмин итү белән кызыксына.

  • 2022 елның сентябрендә Рөстәм Миңнехановның Иранда эш сәфәрендә булган иде, анда ул Көнчыгыш Азәрбайҗан, Гөлестан һәм башкала Тәһран провинцияләрендә булды. Ул вакытта губернаторлар белән очрашулар, эшлекле даирәләр белән түгәрәк өстәлләр, әйдәп баручы сәнәгать предприятиеләренә һәм эшкәртү җитештерүләренә барулар үзара сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекнең үсешен тәэмин итте.

 


Фикер өстәү