Казанда II «Гәүһәр» балалар фестивале узды

Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Гәүһәр» балалар фестиваленең йомгаклау чарасы узды. Татар мәдәниятенең берничә сәнгать төрен берләштергән проектта 1000нән артык кеше катнашкан.

Дүрт ай дәвамында Казан мәктәпләренең 1000нән артык укучысы һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүче 250гә якын бала татар биюе хәрәкәтләренә, сөйләм осталыгына һәм татар милли уен коралларында уйнарга һәм җырларга өйрәнгән. Проектта Казанның 46 мәктәбе, 20 балалар бакчасы, 53 остаз катнашкан. Һәр белем учреждениесендә 15-20шәр укучы шөгыльләнгән.

«Төп теләгебез — мәдәният аша татар теленә кызыксыну уяту». Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова бәйрәм концертында шулай диде.

— Казан мэриясе 3 ел дәвамында телне саклау һәм үстерү буенча төрле проектлар тормышка ашыра. Шуларның берсе — «Гәүһәр» фестивале. Без аны өченче ел үткәрәбез. Беренче елында 180 нче мәктәптә үткәреп, нәтиҗәләрен күргәч, «Бу бит чын фестиваль» дип, үстерергә булдык. Шулай ул инде икенче ел «Гәүһәр» фестивале булып уза, — дип сөйләде ул. — Әлбәттә, безнең «Хәрәкәттә-бәрәкәт», «Апуш» балалар татар театры студиясе, Әминә видеороликлар героинясы белән җырлар өйрәнү, «Сау бул, Казан» һәм тагын бик күп проектларыбыз бар. «Гәүһәр» фестивале шушы исемлекне тагын да баета. Остазлардан башка фестивальне күз алдына китереп булмый. Аларга зур рәхмәт. Бүген сәхнәдә гадәти балалар бакчалары, мәктәпләрдә укучы, күбесе сәхнәгә беренче адымнарын ясаучы балалар чыгыш ясый. Төп теләгебез — шушы җырлар, биюләр аша татар теленә кызыксыну уяту. Ике атна элек укытучылар семинарында полиглот Дмитрий Петров: «Туган телләрне саклауның төп сере — гаилә һәм мәдәният. Шушы ике фактор булмый икән, тел сакланмаячак», — диде. Бүген без мәдәният аша төп максатка бер адым ясадык.


Фикер өстәү