«Апуш» театр студиясенә кастингта 80ләп бала катнашкан

Сентябрь аенда Казан Мэры патронажы астында Ленин исемендәге мәдәният сарае һәм «Чулпан» мәдәният үзәгендә яңа «Апуш» татар балалар театр студияләре ачылачак. Шул уңайдан, 4 сентябрьдә Ленин исемендәге мәдәният сараенда «Апуш» татар балалар театр студиясенә кастинг узды. Анда Казан шәһәреннән, Балтач, Биектау, Арча, Саба районнарыннан 9-15 яшьлек 80ләп укучы катнашты. Бу хакта мэрия хәбәр итә.

Укучылар төрле юнәлешләрдәге (вокал, уен коралында уйнау, әдәби әсәр уку, хореография) сәләтләрен күрсәтте. Моннан тыш, барлык укучылар да жюри әгъзаларының биремнәрен үтәде. Сүз уңаеннан, укучыларга Татарстанның халык артисты, К.Тинчурин исемендәге театр актрисасы Зөлфия Вәлиева, Татарстанның атказанган артистлары, Г.Камал исемендәге театр актерлары Миләүшә Шәйхетдинова һәм Алмаз Сабирҗанов, «Апуш» студиясе җитәкчесе, актерлык осталыгы буенча студия остазы Алия Фәйзрахманова бәя бирде.

Алты сәгатькә сузылган кастинг нәтиҗәләре буенча катнашучыларның якынча исемлеге билгеле булды. Бу укучылар ике атна дәвамында театр студиясе дәресләренә йөриячәк. Аларның нәтиҗәләре буенча 38 кешедән бары тик 30 укучы сайлап алыначак, һәм алар Ленин исемендәге мәдәният сарае базасындагы «Апуш» балалар студиясенең тулы канлы шәкертләре булачак. Искәртеп узыйк, студиягә йөрү бушлай.

Тагын бер кастинг 11 сентябрьдә 12.00-18.00 аралыгында «Чулпан» мәдәният үзәгендә узачак. Кастингка гаризалар teatrstudio_kzn@mail.ru адресы буенча кабул ителә. Анда фамилия, исем, әтисенең исеме, яшь, элемтә өчен телефонны күрсәтергә кирәк. Искәртеп үтик, «Чулпан» мәдәният үзәгендә узачак кастинг – шушы учреждение базасында ачылачак студиянең сайлап алу туры.

Исегезгә төшерәбез, быелның февраль аенда Казан Мэры патронажы астында ачылган «Апуш» балалар татар театр студиясе «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә уңышлы эшләп килә. Аның төп максаты – укучыларда татар теленә кызыксыну уяту, яшьләргә иҗади сәләтләрен ачарга ярдәм итү, милли мәдәниятне үстерү. Февраль кастингларында 9-15 яшьлек 100гә якын укучы катнашты. Нәтиҗәдә, 30 укучы сайлап алынды. Алар атнага өч тапкыр «Сәйдәш» мәдәният үзәгенә актерлык осталыгы, вокал, сәхнә теле, сәхнә хәрәкәте дәресләренә йөри. Студиянең үзенчәлеге – дәресләрнең татар телендә узуында.

Укучылар укытучылар белән бергә бер ай дәвамында татар телендә Тукай иҗатына багышланган «Апушның тылсымлы төшләре» спектаклен әзерләде.

Студия премьерасы июньдә узды. Аны Казан шәһәре Мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов тамаша кылды. Казан Мэры киләчәктә студияне Казан районнарындагы мәдәният йортларында җәелдерергә кирәклеген әйтте.


Фикер өстәү