Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны 500дән арткан

Татарстанда Covid-19 белән авыручылар саны арта. Узган тәүлектә авыру йоктыруның 514 очрагы теркәлгән. 35 пациент хастаханәгә озатылган, дип хәбәр итә стопкоронавирус.рф порталы. 

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус йоктыруның 159 682 очрагы ачыклынган. 151 223 кеше терелгән, узган тәүлектә – 78 кеше.

Әлеге чирдән үлүчеләр саны үзгәрешсез кала: 2001 очрак.

«Татар-информ»


Фикер өстәү