Татарстанда 1241 кеше коронавирус йоктырган

Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 коронавирусын йоктыруның 1241 очрагы ачыкланган. Ике кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калганнары авыру кеше белән аралашканда эләктергән.

«230 кеше хастаханәгә салынган, 1011 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Авырулар арасында 18 яше тулмаган 216 кеше бар. Иң күп авыру очраклары Казанда теркәлгән, анда 630 кеше ковид йоктырган. Чаллыда шундый 178 очрак теркәлгән. Районнарда иң күп авыручылар Зәй (82), Алабуга (50), Алексеевск (44), Яшел Үзән (33), Актаныш (30), Түбән Кама һәм Апаста (29ар очрак) расланган.

Шулай итеп, пандемия башланганнан бирле, республикада «коронавирус инфекциясе» диагнозы 57 250 тапкыр куелган. Татарстанда 41 024 кеше (узган тәүлектә — 565 кеше) коронавирустан терелгән.

Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 2 420 812 кеше коронавирустан вакцинация узган. Республикада яшәүче 1 894 126 кеше вакцинаның икенче дозасын, ә бер көндә 4400 кеше ковидка каршы прививка ясаткан. 205 835 кеше ревакцинация узган.

Узган тәүлектә Татарстанда алты кеше коронавирус корбаны булган. Шулай итеп, 1940 елда туган ир-ат, 1932, 1937, 1946, 1944 һәм 1955 елларда туган биш хатын-кыз ковидтан үлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирустан соң сәламәтлек какшау аркасында 1633 кеше үлгән.


Фикер өстәү