Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус йоктыруның 100 очрагы теркәлгән

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 51 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән Татар-информ хәбәр итә.

«Ике кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. 18 кеше хастаханәгә озатылган, 82 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 яшь (35 кеше) аралыгында ачыкланган.

Коронавирус йоктыручылар саны буенча Казан шәһәре (60 очрак) әйдәп бара. Чаллыда – 11, Яшел Үзән һәм Алабуга районнарында – дүртәр, Түбән Кама районында – 3, Аксубай, Югары Ослан һәм Тукай районнарында – икешәр, Алексеевск, Балтач, Буа, Зәй, Кайбыч, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Менделеевск, Яңа Чишмә, Нурлат һәм Питрәч районнарында берәр очрак теркәлгән.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 13 095 очрагы ачыкланган, 10 678 кеше (шуларның 20се – узган тәүлектә) терелгән.

 


Фикер өстәү