Татарстанда коронавируcның 94 яңа очрагы ачыкланган

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 94 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Ике кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. 36 кеше хастаханәгә озатылган, 58 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 60-70 яшь (32 кеше), 50-60 яшь (19 кеше) һәм 30-50 яшь (18 кеше) аралыгында ачыкланган. 12 пациент — 70-80, алтысы — 18-30, дүртесе — 80-90 яшьтәгеләр, өчесе — балигъ булмаган бала.

Казанда — 60, Чаллыда — 7, Түбән Кама районында — 6, Яшел Үзән районында — 4, Биектау һәм Саба районнарында — өчәр, Кама Тамагы, Лениногорск һәм Нурлат районнарында — икешәр, Аксубай, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан һәм Яңа Чишмә районнарында берәр очрак ачыкланган.

Эпидемия башланганнан бирле республикада коронавирус инфекциясенең 14 092 очрагы теркәлгән, 10 903 кеше (шуларның 20се — узган тәүлектә) терелгән.


Фикер өстәү