Татарстанда соңгы тәүлектә 182 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 182 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бер кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«50 кеше хастаханәгә озатылган, 132 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда — 127, Чаллыда — 27, Питрәч һәм Лениногорск районнарында — дүртәр, Актаныш, Бөгелмә һәм Спас районнарында — өчәр, Яшел Үзән, Лаеш һәм Тукай районнарында — икешәр, Арча, Буа, Биектау, Алабуга һәм Сарман районнарында берәр очрак ачыкланган.

Шул рәвешле, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 31 326 очрагы теркәлгән, 25 624 кеше (шуларның 127се — узган тәүлектә) сәламәтләнгән.

«Республикада барлыгы 1 629 703 кеше (шуларның 25 730ы — узган тәүлектә) коронавируска каршы прививка ясаткан. 1 043 687 кеше икенче дозаны да алган», — дип өстәделәр Сәламәтлек саклау министрлыгында.


Фикер өстәү