Татарстанда коронавирус инфекциясенең тагын 252 яңа очрагы ачыкланган

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 252 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, алты кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«46 кеше хастаханәгә озатылган, 206 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда – 167, Чаллыда – 16, Чистай районында – 10, Бөгелмә һәм Түбән Кама районнарында – җидешәр, Әлмәт, Биектау һәм Тәтеш районнарында – бишәр, Яшел Үзән районында – дүрт, Зәй, Лаеш һәм Тукай районнарында – өчәр, Әгерҗе, Буа, Питрәч һәм Саба районнарында – икешәр, Апас, Балтач, Алабуга, Кайбыч, Кукмара, Лениногорск, Минзәлә, Нурлат һәм Чирмешән районнарында берәр очрак ачыкланган.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 32 656 очрагы теркәлгән, 26 076 кеше (шуларның 128е – узган тәүлектә) терелгән.

Республикада барлыгы 1 710 821 кеше коронавируска каршы прививка ясаткан. 1 137 552 кеше икенче дозаны да алган.


Фикер өстәү