Татарстанда коронавирус йоктыруның 101 очрагы ачыкланган

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 101 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Алты кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. 25 кеше хастаханәгә озатылган, 76 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 яшь аралыгында (27 кеше) һәм 60-70 яшь аралыгында (26 кеше) булуы билгеле. 9 пациент 18-30 яшь аралыгында, унтугызы 50-60 яшьтәгеләр. 70-80 һәм 80-90 яшьтәгеләр арасында тугызар очрак теркәлгән. Чир йоктыручылар арасында балигъ булмаган ике бала да бар.

География:
1. Казан — 50
2. Яр Чаллы — 12
3. Әгерҗе — 4
4. Актаныш — 2
5. Әлки районы — 1
6. Әлмәт — 1
7. Балтач — 2
8. Бөгелмә — 1
9. Югары Ослан — 2
10. Биектау районы — 1
11. Чүпрәле — 2
12. Алабуга — 1
13. Зәй — 1
14. Яшел Үзән — 5
15. Кайбыч районы — 1
16. Кукмара — 1
17. Лаеш — 1
18. Лениногорск — 2
19. Мамадыш — 1
20. Түбән Кама — 6
21. Питрәч — 1
22. Балык Бистәсе — 1
23. Тукай — 2

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 12 174 очрагы теркәлгән, 10 488 кеше (шуларның 22се — узган тәүлектә) терелгән.


Фикер өстәү