21 декабрьдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән томан төшүе көтелә. Шулай ук көндез һәм кич юлларда бозлавык барлыкка киләчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Татар-информ» агентлыгы элегрәк Татарстанда -30 градуска кадәр суытачак дип хәбәр иткән иде. 21 декабрьдә көндез -15, -21 градус салкын булачак.
Якынча белешмә буенча, 22 декабрьдә республикада һава шартларында сизелерлек үзгәрешләр көтелми. Төнлә -18.. -23, урыны белән -28 градуска кадәр суытачак. Көндез -12.. -17 градус салкын булачак.