Дельта-штамм коронавирус антитәнчекләренә бирешмәскә мөмкинлеген әйттеләр

Коронавирусның дельта-штаммы нейтральләштерә торган антитәнчекләр тәэсиренә бирешмәскә һәм авыруның катлаулырак формасына китерергә сәләтле.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар буенча штаттан тыш белгече Владимир Чуланов сүзләренчә, әлеге мутация үзенең сыйфатлары буенча коронавирусның гадәти төреннән бик нык аерылып тора.

«Ул бер кешедән икенче кешегә тизрәк күчәргә сәләтле һәм вакцинадан соң яки авырудан соң барлыкка килгән антитәнчекләрнең нейтральләштерү тәэсиренә бирешми. Шулай ук авыруның катлаулырак формасын китереп чыгарырга һәм начар нәтиҗәләрнең ихтималын арттырырга да сәләтле», — диде белгеч «Молекуляр диагностика — 2021» Халыкара фәнни-гамәли конференциядә.


Фикер өстәү