Баш инфекционист: “Пирчәткә киеп йөрү – коронавирус йоктыру куркынычын арттыра”

Сеченов университеты профессоры Владимир Чуланов фикеренчә, пирчәткә кию нәтиҗәле чара булудан туктаган – аны антисептикка алыштырырга кирәк.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты, Сеченов университеты профессоры Владимир Чуланов, пирчәткә киеп йөрү коронавирус таралуны кисәтүдә нәтиҗәле чара булудан туктады, чөнки аны күпләр дөрес кими, дигән фикер әйткән.
Аның әйтүенчә, коронавирус 90% очракта – һава-төкерек тамчылары аша һәм нибары 10 процент очракта гына – өслекләр аша (кеше башта вируслы өслеккә, аннан күзләре һәм авызына орынса) йога. Белгеч фикеренчә, антисептиклар куллану нәтиҗәлерәк булачак. “Һәркайсыбыз транспортка кергәндә-чыкканда кулларын антисептик белән юып алса, пирчәткә киюгә караганда әйбәтрәк булыр иде. Пирчәткәне дөрес итеп салырга һәм шундук чүплеккә ташларга кирәк. Ә безнең халык аны кесәсенә салып куя да яңадан кия. Шулай итеп, чирдән саклану урынына, киересенчә, аны йоктыру ихтималы арта”, – дигән Чуланов.
Профессор күпләрнең тукымадан тегелгән пирчәткәне көн дәвамында киеп-салып йөрүләрен дә билгеләп үткән. Коронавирус йоктырудан коткармый, бәлки аны йоктыру куркынычын арттыра гына бу, дигән ул.
Шул ук вакытта Чуланов битлекнең бик мөһим әйбер булып торуын һәм аны барлык кешеләрнең киеп йөрергә тиешлеген әйткән. “Битлекләр кию һәм кулларны антисептик белән юу инфекция таралуны киметүгә, димәк, эпидемиологик хәлләрне контрольдә тотуга ярдәм итәчәк”, – дигән баш инфекционист.


Фикер өстәү