Рөстәм Миңнеханов Сеченов университеты ректорына ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә медаль тапшырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов И.М. Сеченов исемендәге Беренче Мәскәү дәүләт медицина университеты (Сеченов университеты) ректоры Петр Глыбочко белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Әңгәмәдәшләр югары уку йортлары һәм Татарстан сәламәтлек саклау системасының Сеченов университеты белән мәгариф, фәнни-техник һәм инновацион өлкәләрдә хезмәттәшлегенең перспектив юнәлешләре турында фикер алыштылар.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Петр Глыбочкога ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә медаль тапшырды.

Сеченов университеты делегациясе Казанга Россия урологлар җәмгыятенең XXIII Конгрессында катнашу өчен килгән. Конгресс 14-16 сентябрьдә уза. Катнашучылар инновацион технологияләр һәм яңа тикшеренүләр нәтиҗәләре белән танышалар, тармак лидерлары тупланган тәҗрибә һәм соңгы күзәтүләр белән уртаклашалар. Казанда узган конгресста 1600дән артык катнашучы теркәлгән, шул исәптән чит илләрдән дә.

Белешмә өчен:

И.М. Сеченов исемендәге Беренче Мәскәү дәүләт медицина университеты — Россиянең иң борынгы, иң эре һәм әйдәп баручы медицина югары уку йорты, 1758 елда нигезләнгән. Хәзерге вакытта Сеченов университетында Россиядән һәм дөньяның башка илләреннән (Малайзия, КХР, Сүрия, Һиндстан, Иран, Бразилия, шулай ук Азия, Африка һәм Көньяк Американың башка илләреннән) 18 меңнән артык студент белем ала. Югары уку йортында медицина һәм фармацевтика буенча белем бирүнең күп дәрәҗәле системасы гамәлгә ашырыла: югары уку йортына кадәрге (урта гомуми), урта һөнәри, югары, югары уку йортыннан соңгы һөнәри, өстәмә һөнәри һәм өзлексез һөнәри белем дә. Студентлар белән 2 меңнән артык укытучы шөгыльләнә, аларның 85%ы фәнни дәрәҗәгә ия. Укулар 120 кафедра базасында үткәрелә.


Фикер өстәү