Рөстәм Миңнеханов: «Бүген Татарстан – инновацияләрне җәлеп итү үзәге»

Бүген Казанда ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 инновацион идея» конкурсына йомгак ясау кысаларында Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының Күзәтүчеләр советының киңәйтелгән утырышы узды. Киңәшмә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узды. Анда Премьер-министр Алексей Песошин да катнашты.

Утырыш башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов ТР Инвестиция-венчур фонды инвестицияләгән уңышлы стартаплар күргәзмәсен карады. Барлыгы 10 проект тәкъдим ителгән. Алар арасында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге БПЛА төркемле очышларын дистанцион һәм ерактан контрольдә тоту өчен «Флайлабс» аппарат-программа комплексы да бар. «Роза цветов» компаниясе стабилизация технологиясен тәкъдим итте. Бу – чәчәкләрне «консервацияләү» ысулы, ул аларның шиңү процессын акрынайтырга мөмкинлек бирә. «Веса систем» профессиональ борт үлчәү системаларын, магистраль, юл-төзелеш, карьер һәм авыл хуҗалыгы техникасы өчен шиналарда басымны үлчәү системаларын тәкъдим итә. «Термоабразив Групп» газ торбаларын теләсә нинди пычранудан чистарту технологиясен уйлап тапкан. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов медицина җайланмалары, агросәнәгать комплексында логистик процессларны оптимальләштерү проектлары белән дә танышты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, уңышлы хезмәттәшлек нәтиҗәсендә Татарстан инновацияләрне җәлеп итү үзәге булып тора. Ел саен республика Россия венчур форумын, шулай ук «Татарстан Республикасының иң яхшы 50 инновацион идеясе» һәм «ИДЕЯ-1000» конкурсларын үткәрә. Иң өметле инновацион компанияләр акселерация программасын үтәләр.

«Бүген инновацияләр һәм технологияләр үсешенә ил җитәкчелеге аерым игътибар бирә. Россия Президенты Владимир Путин унъеллык фән һәм технологияләр үткәрү турында игълан итте. Ә Татарстанда 2024 ел Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде. Инвестиция-венчур фонды бу эштән читтә калырга тиеш түгел. Татарстан Фәннәр Академиясе һәм Татарстан Икътисад министрлыгы белән берлектә, ярдәм программаларын гамәлгә ашыруның яңа алымнарын кертергә, аларның сыйфатын арттырырга, республиканың фәнни җәмәгатьчелеге белән хезмәттәшлекне киңәйтергә кирәк. Шунысын да әйтергә кирәк, киләсе елда фонд үзенең 20 еллыгын билгеләп үтәчәк», – диде Татарстан Рәисе.

ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев «Идея-1000» инновацион проектларына ярдәм программасы нәтиҗәләре һәм киләчәккә планнар турында чыгыш ясады. Киләсе елда Фондның төп бурычларының берсе идарә итүне, инфраструктураны йөкләүне һәм финанслауны синхронлаштыру булачак. «Яшь проектларны тормышка ашыру һәм идеяләр арасындагы аерманы бетерер өчен, республикада университетлар, технопарклар, корпорацияләр, предприятиеләр белән бердәм экосистема һәм гомуми бизнес-киңлек формалаштыруны дәвам итү мөһим», – диде ул.

2006 елдан 2023 елга кадәр «Идея 1000» программасы кысаларында фонд 365 проектны финанслаган. 2023 елның беренче яртыеллыгында 17 венчур проектына инвестицияләр керткән. Дамир Галиев «Идея 1000» программасы кысаларында финансланган 119 компаниянең беренче сатуарны башлавын әйтте.

«Татарстан Республикасы өчен илле иң яхшы инновацион идея» конкурсы нәтиҗәләре турында Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты Айрат Абдуллин сөйләде. 2023 елда конкурста җиңүчеләренең төп номинацияләре өчен приз суммалары арткан. Быел катнашыр өчен стартаплардан, галимнәрдән һәм аспирантлардан, студентлардан һәм мәктәп укучыларыннан 2023 гариза килгән. Иң күп гаризалар «Инновацияләр старты» номинациясендә бирелгән – 768. Икенче урында «Социаль әһәмиятле инновацияләр» номинациясе – 329 гариза. Өченчесе – «Мәгарифтә инновацияләр» – 266 гариза.

Яшьләр проектларының иң популяр тармаклары арасында авыл хуҗалыгы, экология һәм азык-төлек сәнәгате (21%), мәгълүмати-телекоммуникация системалары (15%) һәм мәгариф (10%) бар. Гаризаларның күп өлеше Татарстан Республикасы уйлап табучыларыннан бирелгән. Конкурс уздырылган вакытта галимнәр һәм инноваторлар катнашу өчен 29 мең 465 гариза биргән, шуларның 2 мең 718е җиңүче булган.

Евразия инновацияләр үзәге башкарма директоры Гадел Гыйләҗиев 2023 елда инновацион проектларны акселерацияләү программасын үткәрү һәм 2024 елга планнар турында нотык белән чыгыш ясады. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында технологик эшкуарлар өчен акселерация программасы 2016 елдан бирле үткәрелә. Бу чорда 47 төбәк һәм 42 илдән 2 мең 873 проект игълан ителгән, шуларның 80се сайлап алынган, алар соңрак программада катнашучылар булган. 2017 елдан 2022 елга кадәр стартапларның гомуми кереме 1,2 млрд сумнан артык тәшкил итә, шул исәптән 2022 елда 600 млн сумга якын.

Венчур инвестицияләү ассоциациясе (РАВИ) башкарма директоры Альбина Никконен 2024 елда Россия венчур форумына әзерлек турында сөйләде. Алга таба форумны үткәрү турында Санкт-Петербургның Фәнни-техник үсеш төбәк фонды башкарма директоры Игорь Гладких сөйләде. 2024 елда РВФның төп темасы «Технологик эшкуарлык: югары компетенцияләр киңлеге» булачак. Форум программасы 3 тематик блокка бүленәчәк: венчур инвестицияләре һәм технологик эшкуарлык, базарлар, экосистема.

2024 елда венчур инвестицияләре базары турында нотык белән Россия туры инвестицияләр фонды генераль директорының беренче урынбасары, «Россия венчур компаниясе» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Анатолий Браверман чыгыш ясады.

Технологик эшкуарлык һәм социаль һәм экологик җаваплылык мәсьәләләре турында социаль һәм экологик җаваплылык, корпоратив идарә һәм тотрыклы үсеш мәсьәләләре буенча Милли Альянс генераль директоры Андрей Шаронов сөйләде.

Шулай ук «Университет технология эшкуарлыгына ярдәм итү механизмнары һәм аларны алга таба үстерү перспективалары турында»гы нотык белән РФ Фән һәм югары белем министрлыгының технология эшкуарлыгын үстерү һәм технологияләр трансферы департаменты директоры Олег Чурилов чыгыш ясады.


Фикер өстәү