Татарстан Рәисе – яшь галимнәргә: «Фәннең уңышын һәм киләчәген сез билгелисез»

Бүген Казанда ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 инновацион идея» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. «Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 инновацион идея» конкурсының финалына 125 кеше чыкты. Конкурсның гомуми приз фонды 7 млн сумнан артык тәшкил итә.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, үз тарихының 19 елында конкурс республика тормышында мөһим вакыйга һәм Татарстанның инновацион потенциалын арттыруның әһәмиятле факторы булды. Ел саен конкурска кызыксыну арта һәм катнашучыларның географиясе киңәя. Республика Рәисе  конкурсантлар остазларының  зур хезмәтен билгеләп үтте.

«Бүген әлеге бәйгесе – яшь талантның танылуын һәм ярдәм таба торган мәйданчык. Нәкъ менә сез – кыю һәм дәртле яшьләр – фәннең уңышын һәм киләчәген билгелисез. Шуңа күрә сезнең бу эшкә актив катнашуыгыз һәм медицина, экология, энергетика, авыл хуҗалыгы, төзелеш һәм башка өлкәләрдә алдынгы технологияләр булдыруга өлеш кертүегез бик мөһим», – диде Рөстәм Миңнеханов чарада катнашучыларга.

Татарстан Рәисе сүзләренчә, фән һәм аның традицияләре республика үсешендә һәрвакыт мөһим роль уйный. Ул искәрткәнчә, 2024 ел Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде, ә Россиядә фән һәм технологияләр унъеллыгы дәвам итә. «Татарстан илебезнең 45 югары уку йортын, 129 фәнни, тикшеренү һәм конструкторлык оешмаларын үз эченә алган фәнни үзәкләренең берсе булып кала. Фәннең һәм техниканың төрле тармакларында 17,5 мең кеше эшләнмәләр белән мәшгуль. Соңгы елларда технологик эшкуарлыкка ярдәм итүнең яңа механизмнары барлыкка килде. Мәсәлән, «Студентлар стартапы» федераль конкурсы. Быел Татарстаннан 442 проект әлеге конкурста җиңүче булды, үз эшләнмәләренә 1 млн. сум финанслау алды. Бу юнәлештә республика — илебез лидерларының берсе», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Яшьләр эшкуарлыгын үстерүнең тагын бер коралы – университет стартап-студияләре челтәрен булдыру. Әйтик, әлеге проект кысаларында КФУда Инвестиция-венчур фонды, инфраструктура һәм мәгариф программалары фонды һәм «КАМАЗ» ГАҖ ярдәме белән стартап-студия булдырылган. «Бу бизнес-идеяләрне тиз арада тикшерергә һәм яңа компанияләрнең массакүләм «җитештерүен» тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Республикада булдырылган фәнни база һәм инновацион проектларга ярдәм чаралары ил Президенты Владимир Путин куйган колачлы фәнни-технологик алгарыш һәм илнең технологик суверенитетына ирешү буенча бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк», – диде Татарстан Рәисе.

Аннары Рөстәм Миңнеханов «Перспектива» номинациясендә 10 җиңүчене бүләкләде – бу 11 яшьтән 19 яшькә кадәрге укучылар һәм студентлар.

«Инновацияләр старты» номинациясендә җиңүчеләргә бүләкләрне Алексей Песошин тапшырды. ТР Хөкүмәте башлыгы ассызыклаганча,«Инновацияләр старты» традицион рәвештә күп санлы гаризалар җыя. Быел аларның саны 788гә җиткән, шуларның 20се иң яхшылары дип билгеләнгән. «Бу проектлар төрле тармакларда фәнни-техник характердагы проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән. Республикада аларны гамәлгә ашыру өчен потенциал зур», — диде Татарстан Премьер-министры.

Инновацион стартаплар һәм студентлар проектлары 9 номинация буенча бүләкләнде: «Перспектива», «Мәгарифтә инновацияләр», «Инновацияләр старты», «Наноимпульс», «Цифрлы икътисад», «Ел патенты», «Яшьләр инновацион проекты», «Илкүләм технологик инициатива проектлары», «Социаль әһәмиятле инновацияләр».

 


Фикер өстәү