Владимир Путин биометрия мәгълүматларын эшкәртү кагыйдәләренә бәйле законга кул куйган

Россия Президенты Владимир Путин персональ биометрик мәгълүматларны законсыз эшкәрткән өчен җаваплылыкны көчәйтү турында законга кул куйган. Бу хакта хокукый мәгълүматлар рәсми порталында хәбәр ителә.

Шулай итеп, персональ мәгълүматлар хуҗасының язмача ризалыгыннан башка генә биометрик мәгълүматларны эшкәрткән һәм урнаштырган өчен 10 мең сумнан 15 мең сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк. Ә инде кагыйдәне кабат бозучыларга штраф күләме 15 меңнән 30 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.

Вазыйфаи затлар өчен штраф 100 меңнән 300 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен – 300 мең сумнан 700 мең сумга кадәр каралган. Кагыйдәне кабат бозган өчен вазыйфаи затларга иң зур штраф күләме – 500 мең сумга кадәр, хосусый эшмәкәрләр өчен – 1 миллион сумга кадәр, юридик затлар өчен – 1,5 миллион сумга кадәр.


Фикер өстәү