Республикада 22 апрельдән 12 майга кадәр янгынга каршы режим кертелә

Республикада 22 апрельдән 12 майга кадәр янгынга каршы режим кертелә. Урманнарга 15 апрельдән керү бөтенләй тыелган. Кайчанга кадәр дәвам итәсе әлегә билгеле түгел.

Республика янгын сүндерү үзәге җитәкчесе Айдар Гайфуллин әйтүенчә, әлеге һава торышы аларны сөендерә.

– Ел башыннан Татарстанда 18 термик нокта һәм үләнгә ут кабуның 15 очрагы теркәлде. Узган ел әлеге вакытта 578 термик нокта һәм үләнгә ут кабуның 476 очрагы теркәлгән булган. Урманчылар янгынга каршы торырга әзер. Урман-янгын станцияләре эшли, — ди ул.

Мобиль төркемнәр әзер тора икән.Айдар Гайфуллин янгын үзеннән-үзе чыкмый, ди.

— Урманнарны бергәләп сакласак иде. Кипкән үләнгә шырпы сызарга ашыкмыйк. Урманчылар әзер булса да, янгынның булмаганы хәерле, — ди ул.

Кагыйдә бозучыларга штраф салачаклар.

Әгәр махсус режим кертелгән вакытта таләпләргә туры килмичә учак ягучылар, ризык әзерләүчеләргә 10 меңнән 20 меңгә кдаәр штраф каралган. Вазыйфаи затлар 30 меңнән 60 меңгә, шәхси эшмәкәрләр 60 меңнән-80 меңгә кадәр акчасыннан колак кагарга мөмкин. Юридик затлар өчен штраф тагын да зуррак. Алар өчен ул 400 меңнән-800 мең сум.

Янгын куркынычсызлыгы режимы кертелгән вакытта урманнарда кагыйдә бозган кешеләргә 40 меңнән 50 меңгә кадәр, вазыйфаи затларга – 60 меңнән 90 мең сумга кадәр, юридик затларга 600 меңнән 1 миллион сумга кадәр штраф салыначак.


Фикер өстәү