2024 елда кискән һәм утыртылган агачларның саны тәңгәлләшәчәк

Кискән һәр агач урынына яңасы утыртылсын. Татарстан урманчыларына шундый бурыч куела. Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров әйтүенчә, күрсәткечләрне 2024 елда тигезләргә ниятлиләр: кискән һәм утыртылган агачларның саны бер булачак. Журналистлар белән очрашуда орлык әзерләү, урман техникалары сатып алу, янгынга каршы тору турында да сөйләштеләр.

Министр аңлатуынча, урман хуҗалыгындагы бар эшләр дә «Экология» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты буенча башкарыла.

– Быел федераль бюджеттан 111 миллион 500 мең сум акча бүлеп бирелде. Шуның 89 миллион 500 меңе урман утырту эшләренә тотылды, 22 миллион сумга урман техникасы алдык. 3 мең 619 гектарда урман утыртылды. Агачларның черегән, корыганнары ел саен яңартылып тора, – диде министр. Сүз уңаеннан, 2023 ел өчен «Урманнарны саклау» төбәк проектына 96 миллион 200 мең сум акча бирелә.

Быелга орлык әзерләү тәмамланган. Урманчылар агач орлыкларын җыеп, аннары аларны питомникларда үстерә. Шунысы да бар – быел имән чикләвеге аз булган. Аның каравы ылыслы һәм яфраклы агач орлыкларын күп итеп хәстәрләгәннәр. Җыйдың да бетте түгел. Иң элек ул орлыклар әллә ничә кат тикшерү уза икән. Белгечләр аларның гөмбәчекләр белән зарарлану-зарарланмавын тикшерә. Орлык сыйфатлы икән, аңа махсус сертификат бирелә. Шул рәвешле быел 11 мең 460 килограмм орлык әзерләнгән. Министр бу эштә иң тырышлар арасында Нурлат, Саба, Арча, Мамадыш урманчылыкларын телгә алды.

– Кәлшәләрне республикада эшләүче 51 питомникта әзерлибез. Шулай ук Саба селекция-орлыкчылык үзәгендә елына 12 миллион данә ябык тамырлы үсентеләр җитештерелә, – ди министр. – Быел 33 миллион 950 мең данә үсенте әзерләдек. Аларның 25 миллионнан артыгы – ылыслы, 7 миллионы – яфраклы агачлар, 500 меңе – куак.

Утырткан агач утта әрәм булмасын өчен, урманчылар яз-җәй айларында аеруча җиң сызганып эшли. Көннәр кызу торганда алар тәүлек буе уяу тора. Урманнарны күктән дә күзәтәләр. Министр быел урманнар өстеннән 52 тапкыр самолетта очуларын әйтте.

– Җәяү дә йөрибез. Янгын куркынычы югары булган вакытта 18,2 мең тапкыр патрульгә чыктык. Иң авыры – июль-август айларындагы эсселек, – диде министр. – Шунысы сөендерә: быел урман янгыннары күзәтелмәде.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү