Илгизәр Зарипов: “Бүләк бирү һәм алу контрольдә”

Коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан нинди эш алып барыла? Без шул хакта Татарстан Урман хуҗалыгы министры урынбасары Илгизәр Зарипов белән сөйләштек.

– Илгизәр Наилевич, буюнәлештә нинди эшләр башкардыгыз?

–Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгында коррупциягә каршы көрәш эшчәнлеге «2015-2024 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы һәм Министрлыкның коррупциягә каршы ведомство программасы нигезендә алып барыла. Башка ведомстволардагы кебек үк, коррупциягә каршы тору һәм дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәттә үз-үзләрен тоту таләпләрен үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссияләр эше оештырылган.

Мисал өчен, 2021 елда комиссияләрнең 6 утырышы үткәрелде. Аларда коррупциягә каршы сәясәт чараларын тормышка ашыру, коррупция күренешләрен кисәтү, коррупциягә каршы пропаганда алып бару мәсьәләләре каралды. Шунысы да бар, мондый утырышларда Министрлык хезмәткәрләре генә түгел, Иҗтимагый совет, фәнни, мәгариф һәм башка оешмаларның вәкилләре дә катнаша. Быел комиссияләрнең 4 утырышы уздырылды.

Керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләр турында дәүләт граждан хезмәткәрләре тарафыннан тапшырыла торган мәгълүматларны кабул итүгә һәм тикшерүгә аерым игътибар бирәбез. Мондый мәгълүматларны Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре генә түгел, ә тармак оешмалары җитәкчеләре – республика урманчылыклары җитәкчеләре һәм урман хуҗалыклары директорлары да бирә. Узган ел 56 дәүләт хезмәткәре һәм ведомствога караган оешмаларның 59 җитәкчесенең, быел 54 дәүләт хезмәткәре һәм 59 җитәкченең мәгълүматлары тикшерелде.

Шулай ук Министрлык тарафыннан дәүләт хезмәткәрләренең бүтән түләүле эш башкару фактлары да теркәлеп бара, коррупциягә каршы бәйсез экспертиза өчен Татарстан Республикасы рәсми порталында норматив хокукый актлар урнаштырыла. 2021 елда бүтән түләүле эш башкару турында 4 хәбәр бирелде, 49 норматив хокукый акт проекты урнаштырылды. 2022 елның 7 аена булган нәтиҗәләр: 3 хәбәр һәм 26 норматив хокукый акт проекты.

Моның белән бергә, Министрлыкта коррупция торышы турында онлайн-сораштыру, «ышаныч телефоны» һәм «хәбәрдарлык тартмасы» кебек чаралар да кулланыла. Узган ел, әйтик, онлайн-сораштыруда 1 меңнән артык кеше катнашты. Тулаем алганда, барча мәгълүмат Министрлык сайтында урнаштырыла, без гражданнар өчен мөмкин булганча ачык, алар Министрлык һәм аның ведомствога караган оешмалар белгечләре тарафыннан кылынган теләсә нинди хокук бозу очрагы турында уңайлы элемтә каналы буенча хәбәр итә алалар.

– Урман хуҗалыгында коррупциягә каршы тору эшенең үзенчәлеге нинди?

– Безнең белгечләр ерак торак пунктларда, зур шәһәрләрдән читтә яшиләр – урман тармагының үзенчәлеге шунда. Андый-мондый хәл була калса, тиз арада чаралар күрү өчен, урманга якынрак булу зарурлыгына бәйле ул. Әйтик янып китү очрагы яисә агачларны законсыз кисү турында хәбәр алынырга мөмкин.
Коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә без үз алдыбызга куя торган төп бурыч коррупциягә каршы тискәре мөнәсәбәт булдырудан гыйбарәт. Без системалы рәвештә Татарстан Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе, Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы, Татарстан буенча Федераль салым хезмәте вәкилләре катнашында төрле семинарлар, лекцияләр үткәрәбез, коррупциягә каршы законнарга кагылышлы методик тәкъдимнәр, пособиеләр, күзәтүләр һәм башка материаллар таратабыз һәм аларны стендларга урнаштырабыз. Бүләкләр бирү һәм алуга бәйле чикләүләрне үтәү кирәклегенә аерым басым ясала.

Дәүләт хезмәтенә яки Министрлыкның ведомство оешмасы җитәкчесе вазыйфасына керешкән һәр гражданин белән аны коррупциягә каршы тору өлкәсендә гамәлдәге законнар таләпләре белән таныштыру эше алып барыла.

– Сез законсыз кисүләр турында телгә алып үттегез, Сез мондый фактларны ничек кисәтәсез?

– Беренчедән, хәзер заман кискен үзгәрде, дип әйтәсем килә. Элек, мөгаен, мондый фактлар булгандыр, ләкин хәзерге вакытта юк диярлек. Мәгълүмат технологияләре безнең тормышны һәм эш принципларын сизелерлек үзгәртте.

Татарстанда урман фондының гео-мәгълүмат системасы һәм дистанцион зондлау белешмәләре нигезендә урман фонды торышын күзәтеп, тикшереп тору сервисы уңышлы гына эшләп килә. Бу чаралар урман ресурсларын исәпкә алу һәм алар белән идарә итү эшчәнлеген автоматлаштырырга, урман фонды территориясендә үзгәрешләр, шул исәптән урман утыртмаларын законсыз кисү, янган урман кишәрлекләрен, урман авырулары белән зарарланган урыннарны, законсыз төзелгән биналарны һәм корылмаларны вакытында ачыкларга мөмкинлек бирә. Барысы да теркәлә, һәм без урман белән бәйле теләсә нинди үзгәрешләр турында белеп торабыз, әгәр агачларны кисү Татарстан Республикасының Урман планында һәм урманчылыкның урман хуҗалыгы регламентында каралмаган булса, кирәкле чаралар күрелә.
Гомумән алганда, шунысын ассызыклап үтәм, 2011 елдан алып 2021 елга кадәр урман утыртмаларын законсыз кисү буенча күрсәткечләр динамикасы законсыз әзерләнгән агач күләменең кимүен күрсәтә (белешмә өчен: 980 куб. метрдан 538,8 куб. метрга кадәр кимегән). Татарстанда агач материалын законсыз рәвештә сәнәгать өчен әзерләү очраклары юк. Шулай ук, илебезнең көнчыгыш һәм башка урман төбәкләреннән аермалы буларак, республикада «кара урман кисүчеләр» юк. Законсыз агач кисү очраклары, нигездә, көнкүреш характерына ия, нигездә, гражданнарның урман законнарын белмәве, коры-сары агачларны кисүе аркасында барлыкка килә торган хокук бозу очракларына бәйле алар.

Агач материалын һәм аның белән алыш-бирешләрне исәпкә алу буенча автоматлаштырылган бердәм дәүләт системасы (ЛесЕГАИС) да законсыз агач әзерләүгә каршы көрәшнең нәтиҗәле коралы булып кала. Быелдан башлап агачны, бары тик ЛесЕГАИС системасында рәсмиләштерелгән электрон озату документы булган очракта гына, транспорт белән бер урыннан икенче урынга алып барып була. Әлбәттә, бу үз ихтыяҗлары, шул исәптән утын өчен агач сатып алган гражданнарга кагылмый, ләкин сатып алына торган агач күләме 10 куб метрдан артмаска тиеш.

Моннан тыш, Татарстанда барлык дәрәҗәдәге башкарма хакимият органнарының эшен килештерү һәм үзара хезмәттәшлеген тәэмин итү максатында, Татарстан Республикасында агач материалын әзерләү, ташу, эшкәртү, сату һәм экспортлауны кисәтү һәм булдырмау мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия эшли, тармаклар арасында «Агач ташучы машина» һәм «Чыршы» кебек оператив-профилактика чаралары үткәрелә, алар урман хокукларын бозуларны киметү һәм мондый очракларны ачыклау дәрәҗәсен арттыру өлешендә уңай нәтиҗәләр бирә.

Икенчедән, һичшиксез, без үзебезнең ведомство оешмалары эшчәнлеген тикшереп тотабыз, шул исәптән законсыз агач әзерләүне кисәтү өлешендә дә.

системалы рәвештә районнарга чыгалар, урманчылыкларга йөриләр, санитар-савыктыру чаралары үткәрелгән кишәрлекләрне тикшерәләр.

Урман законнарын бозу нәтиҗәсендә урманнарга китерелгән зыян һәм аны каплау күләмен исәпләп чыгару өлешендә Министрлык карамагындагы оешмалар эшенә тикшерүләр уздыру кебек башка чаралар да күрелә.

– Ә урманчылыкларда һәм урман хуҗалыкларында бюджет акчаларын максатчан тоту өлешендә ничек?
–Тармак оешмаларында бюджет акчаларын максатчан тотуны тикшереп тору Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының финанс, бухгалтерлык исәбе һәм контрольлек бүлегенә йөкләнгән. Алар шулай ук урманчылыкларга һәм урман хуҗалыкларына йөриләр һәм аларның эшчәнлеген тикшереп торалар. 2021 елда мондый хокук бозулар ачыкланмады.

– Коррупциягә каршы тору турындагы закон таләпләрен үтәү өлешендә Министрлык бүлекләре эшчәнлеген кем тикшерә?
–Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгында коррупциячел һәм башка хокук бозуларны профилактикалау өчен боерык нигезендә җаваплы зат билгеләнгән. Тулаем алганда, Министрлыкта дәүләт граждан хезмәткәрләренең гомуми штаты 51 кешедән тора, фактик исәбе – 56. Министрлыкның 2014 елның 20 маендагы 188-осн номерлы боерыгы нигезендә вазыйфа биләү коррупция куркынычына бәйле булган 11 дәүләт хезмәте вазыйфасы расланды (белешмә өчен: аренда мөнәсәбәтләре бүлеге, урман фондын саклау һәм яклау секторы, дәүләт урман реестры, урманнардан файдалану һәм урман корылышы бүлеге, дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге). Әлеге структур бүлекчәләр эшчәнлегенә аерым игътибар бирелә.
Кыскасы, безнең эшчәнлек мөмкин кадәр ачык һәм үтә күренмәле. Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 13 дәүләт хезмәте күрсәтелә, алардан Министрлыкка, күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп яки документларны дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең бердәм порталы яки Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталы аша тапшырып, һәр гражданин файдалана ала.
Шулай ук һәр кече һәм урта эшкуарлык субъекты урман утыртмаларын сату-алу шартнамәсен төзүгә хокук сату буенча аукционда катнаша ала, аукционнар электрон формада www.sale.zakazrf.ru электрон мәйданчыгында үткәрелә.

– Ведомствога караган оешмалар өчен техника сатып алуга конкурс процедуралары турында нәрсә әйтеп була?
– «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты һәм башка программалар буенча техника һәм җиһазлар сатып алу, контракт системасының барлык принципларын үтәп, «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә башкарыла.
Барлык сатып алулар да аукцион турында мәгълүматны сатып алуларның бердәм мәгълүмат системасына (zakupki.gov.ru) урнаштыру юлы белән башкарыла. Шулай итеп, сатуларның ачыклыгы һәм үтә күренмәлелеге, катнашучылар өчен тигез шартлар тәэмин ителә. Техника, җиһазлар белән тәэмин итүче яки җитештерүче затларның һәркайсы документлар белән таныша һәм сатуларда катнаша ала.

Башка товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) сатып алганда да нәкъ шулай ук, барысы да мәгълүмат системасы аша уза.

 

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү