Радик Гайзатуллин: «Бюджет ноябрь ахырында өлгерәчәк»

Әле күптән түгел генә Татарстан Президенты      Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына бюджет юлламасын кертте. 2021 елга һәм планда каралган 2022, 2023 елларга республика төп финанс документының нинди үзенчәлекләре бар? Без нинди керемнәргә өметләнә алабыз һәм киләчәктәге өч елга төзелгән бюджетның социаль юнәлешлелеген саклап калып булырмы? Яңа коронавирус инфекциясенә бәйле хәлләр республика бюджетын төзүгә ничегрәк йогынты ясаган? Үзебезне кызыксындырган шундыйрак сорау­ларга җавап табу йөзеннән, Татарстан финанс        министры Радик Гайзатуллинга мөрәҗәгать иттек.

 

:: Радик Рәүфович, әле моннан бер ел элегрәк кенә – 2020 елга бюджет төзегәндә, җәмгыятебезнең нинди хәлдә калачагын күз алдына да китереп булмый иде. Шөкер, бу сынауларны лаеклы төстә уздырабыз кебек: предприятиеләргә, оешмаларга, халыкка үз вакытында ярдәм күрсәтелә. Мондый шартларда киләсе чорга бюджет формалаштыру бик кыен булгандыр,мөгаен.

– Сез хаклы: агымдагы бюджетны үтәү кризислы шартларда алып барыла. 9 ай йомгаклары буенча салым керемнәре һәм салым булмаган керемнәр күләме узган елдагыга караганда 16 процентка кимеде. Шулай да бюджетка алынган керемнәр, ел башына тотылмыйча калган бюджет средстволары калдыклары, федераль бюджеттан күрсәтелгән финанс ярдәме һәм оптимальләштерү чаралары бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә хезмәт хакын, индексацияләнгән социаль түләүләр һәм пособиеләрне, бюджет оешмаларының коммуналь хезмәтләренә үз вакытында түләү, илкүләм проектларны финанслау мөмкинлеге бирде. Киләсе елга һәм планда каралган чорга бюджетны формалаштыруда төрле мәсьәләләр алдында калдык, әмма аларның барысы да уңай хәл ителде. Мәсәлән, моңа кадәр без һәрвакыт предприятиеләр һәм оешмалар, министрлык­лар һәм ведомстволар, муниципаль берәмлекләр вәкилләре белән очрашып сөйләшә, фикер алыша идек. Быел бу эш видеоэлемтә аша алып барылды, мәгълүматлар электрон почта аша җибәрелде. Мондый чикләүләргә карамастан, безнең үз­ара тыгыз хезмәттәшлек тукталып калмыйча, үзенең әйбәт кенә нәтиҗәләрен бирде.

:: Теләсә кайсы бюджетны – респуб­лика һәм хәтта гаилә бюджетын төзегәндә, иң элек аның керем өлеше исәпләнелә. Республика бюджетының керем чыганакларын булдырганда, бик күп мәгълүмат эшкәртергә, бихисап факторларны исәпкә алырга кирәк. Бюджет нинди мәгълүматларга нигезләнә? Мәгълүматлар ничек җыела? Җитмәсә, әле очрашулар һәм сәфәрләр дә чикләнелде, дисез бит.

– Республика Президенты Дәүләт Советына керткән 2021 елга һәм планда каралган 2022-2023 елларга бюджет     8 айдагы бюджетның үтәлешенә һәм закондагы үзгәрешләргә нигезләнгән. Быелгы кризис шартларында керемнәрне фаразлау аерым игътибар таләп итте. Бу урында республика бөтен финанс системасының, министрлыклар, ведомстволарның эшен аерым билгеләп үтәргә кирәк. Мәсәлән, табышка салым буенча керемнәрне фаразлауда республика зур һәм уртача оешмаларның бизнес-проектларыннан, Икътисад министрлыгы фара­зыннан, Салым федераль хезмәте исәп-хисапларыннан файдаланылды. Ә инде оешмалар милкенә салымны планлаштыруда төп капиталга инвес­тицияләр фаразы, салымчылар мәгълүматлары исәпкә алынды. Һәр салым буенча тәфсилле эш алып барыла. Салым түләүчеләр белән кат-кат киңәшмәләр һәм консультацияләр үткәрелде. Аларның фаразлары бик җентекләп анализланды һәм чагыштырылды. Гомумән, керемнәрне формалаштыру процессы асылда 4 ай дәвам итте. Август ахырында Татарстан Президенты республиканың төп салым түләүчеләре белән йомгаклау киңәшмәсе үткәрде. Анда киләсе елда керемнәрне формалаштыру һәм җыю буенча төп бурычлар куелып, шуның белән керемнәрне фаразлау процессы төгәлләнде.

Шулай итеп, 2021 елга тупланма бюджетта салым һәм салым булмаган керемнәрнең гомуми күләме 271,9 миллиард сум, 2022 елга – 283,0, 2023 елга – 294,1 миллиард сум күләмендә фаразланыла.

:: Гаилә бюджеты белән чагыштыруны дәвам итеп, шуны әйтергә мөмкин: акча эшләү аны тотуга караганда күпкә авыр. Ә акчаны һәрвакыт күбрәк тотасы килә. Рес­публика бюджетында кирәкле барлык чыгымнарга акча җитәрме? Киләсе елга һәм планда каралган чорга чыгымнар фаразы ниндирәк?

– Бюджетның чыгым өлешен формалаштыру буенча эш барышында киңәшмәләр үткәрелде. Аларда рес­публика министрлыклары һәм ведомстволарының, шулай ук муниципаль районнар һәм шәһәр округ­ларының чыгымнар буенча тәкъдимнәре каралды. Керемнәр, шулай ук чыгымнарның барысы да җентекләп анализланды. Кайбер төбәкләр сценарий шартларында каралганнан күбрәк дәрәҗәдәге чыгымнар турында тәкъдимнәр белән чыкты. Без бу тәкъдимнәрне дә игътибарсыз калдырмадык: аларны гомумиләштереп, өстәмә рәвештә алынган керемнәр, бюджеттан тыш эшчәнлек керемнәре, чыгымнарны бик кирәгенчә генә хәл кылу хисабына, бюджетны үтәү барышында аларны тормышка ашыру мөмкинлеге турында карар кабул ителде.

Шуны басым ясап әйтәсем килә: өч ел дәвамында беренче чиратта кирәкле, социаль әһәмиятле һәм агымдагы чыгымнар күләме үсәчәк. 2021 ел өчен төзелгән бюджетта аларның күләме чыгымнарның гомуми күләменең 77 проценты чамасын тәшкил итә.

Чыгымнар өлешендә бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең аерым бер категорияләренең хезмәт хакын үстерүгә средстволар каралган, шулай ук хезмәткә түләүнең минималь күләмен арттыру исәпкә алынган. 2021 ел бюджетында агымдагы кайбер чыгымнар, барлык социаль түләүләр индексацияләнелә һәм яңа чыгым бурычларын өстәмә финанслау кертелә. Бу исә чыгымнар буенча бюджетны агымдагы елдагы белән чагыштырганда шактый ук саллыракка әйләндерә. Гомумән алганда, чыгымнар 11,6 миллиард сум күләмендә арта.

Чыгымнар, алдагы еллардагы кебек үк, дәүләт программалары буенча бүленә. Дәүләт программалары составында илкүләм һәм федераль проектлар чагылыш табачак. 2021 елда алдагы елларда башлап җибәрелгән социаль-мәдәни өлкә һәм иҗтимагый инфраструктура объектларын төзү һәм капиталь ремонтлауны дәвам итү тәкъдим ителә.

Бюджетта берничә ел дәвамында хәл ителеп килүче республика күләмендәге социаль әһәмиятле чараларны финанслау (ассигнование­ләрнең гомуми күләме – 6,5 миллиард сум) күздә тотылган.

Бюджетта шулай ук федераль программаларны финанслашуга, яңа бюджет учреждениеләрен файдалануга тапшыруга, резерв фондларын булдыруга һәм бюджет учреждениеләре мөлкәтенә салым түләүгә средстволар күздә тотылган. Гражданнарның үзара салым средстволары ярдәмендә җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл кылуга бюджетара трансфертлар бүлеп бирүне күздә тоту тәкъдим ителә.

2021 елга, федераль средстволарны исәпкә алмыйча, тупланма бюджетның чыгым өлеше 274,8 миллиард сум, 2022 елга – 286,1, 2023 елга – 297,3 миллиард сум күләмендә фаразланыла.

:: Кыенлыкларга карамастан, финансистлар үз бурычларын үтәүгә ирешеп, бюджетны формалаштырды. Татарстан Президенты бюджет юлламасын Дәүләт Советына кертте. Татарстан Республикасы депутатлар республиканың төп финанс документын кабул иткәнче, ул әле тагын нинди этаплар узарга тиеш?

– Республика бюджеты буенча өзлексез эш алып барыла. Яңа бюджет эшләнелә, кабул ителгәне үтәлә, кирәк булганда, үзгәрешләр кертелә, бюджетның агымдагы үтәлеше турында хисаплар даими әзерләнелә. Дәүләт Советы тарафыннан бюджет проектын карап тикшерүнең билгеләнгән тәртибе бар. Бюджет проекты җәмәгатьчелекне, төрле дәрәҗәдәге һәм төрле профильдәге идарәи структураларны, социаль-мәдәни өлкә һәм сәнәгатьнең төрле тармакларыннан белгечләр җәлеп итү нигезендә киңәшмәләрдә карап тикшерелә.

Соңыннан бюджет проекты Дәүләт Советы комитетлары утырышларында каралачак, ә 15 октябрьдә парламент тыңлауларында аның буенча фикер алышу булачак. Профильле комитет депутатлары   21 октябрьдә комитет утырышында бюджет буенча үз фикерләрен әйтәчәк. 2021 елга һәм планда каралган 2022, 2023 елларга Татарстан Республикасы бюджеты проекты   29 октябрь көнне беренче укылышта карап тикшереләчәк. Шулай итеп, бюджетны ноябрь ахырында тулаем кабул итү күздә тотыла.

 

 

 


Фикер өстәү