«ВТ» укучылары: «Рәшит белән бер сөйләшеп утырыр идем…»

Күп кенә укучыларыбызның теләге бу. Сүз хезмәттәшебез Рәшит Фәтхрахманов турында бара. Аңлашыла да инде. Нигездә Россия, дөнья  вакыйгаларына анализ ясап, нинди генә темалар күтәрми бит ул. Дөресен генә әйткәндә, үзебез дә шундый теләктә без. Әмма бер коллективта эшләсәк тә, сирәк күрешәбез. Рәшит Арча районындагы туган авылы Ташкичүне ташлап китмәде.   Шунда торып кына  эшли.   Шулай да әңгәмә корырга   җай  чыкты. Рәшит Фәтхрахмановка 31 октябрь көнне 60 яшь тула. Шул уңайдан без хезмәттәшебез белән рәхәтләнеп фәлсәфә кордык. 

–  Укытучы һөнәре алган, укытучы булып эшләгән кеше кинәт кенә әйдәп баручы журналистка әйләнде. Бәлки, бу кинәт кенә булмагандыр?

– Кинәт кенә булмады, әлбәттә. Балачактан ук яза идем. Башта район газетасында шигырьләр бастырылды, байтак шигырь язылган 15-17 яшьлек чакларда. Сиксәненче елларда бер хикәя дә язып карадым. Аны танылган хикәяче, бик үзенчәлекле стиль иясе булган язучы Радик Фәизовка күрсәттем. «Рәшит, бүтән хикәя язма яме, шигырьләр генә яз, шигырьләрең бик яхшы синең», – дигән җавап алдым. Яшьлектә язган шигырьләрне кайвакыт социаль челтәрләрдә эләм. Сабакташ кызлар шуларны хәтерлиләр. «Мин бу шигырьне яттан беләм»,  – дип комментарий язучылар бар. Педагогика институтына укырга кергәч (филолог булам дип, укытучы булам дигән фикер бик юк әле ул вакытта), мин иҗат серләре белән кызыксына башладым. Болгар академигы Михаил Арнаудовның «Психология литературного творчества» дигән ике кирпеч калынлыгындагы китабын укыдым. Кулга бирмиләр иде ул китапны, китапханәдә укырга туры килде. Беренче курска укырга кергәнче үк, татар әдәби тәнкыйтен су кебек эчә идем. Кайсы тәнкыйтьченең нинди китаплары бар, аларда нинди фикерләр әйтелгән – барысын да яхшы хәтерли һәм белә идем. Әмма институтта укыганда берни дә язмадым диярлек. Ничәнчедер курста белем алып йөргәндә, факультет деканы булып эшләүче Фоат Галимуллин үзенә чакырып алды да, бер йомыш кушып, «Социалистик Татарстан» газетасы редакциясенә җибәрде. «Сиңа редакцияләрнең ишеген ачарга вакыт инде», – диде. Фоат Галимуллович мине ул чакта ук булачак редакция хезмәткәре итеп күргән, димәк. Газета редакциясенең җиденче каттагы коридорында беренче тапкыр атлап йөргәндә, кайчан булса да шуның «Җиденче каттан караш» дигән рубрикасына язмалар әзерләрмен дигән уй башка да килмәде. 1990 нчы елларда «Идел», «Казан утлары» журналларында шигырьләр, хикәяләр, әдәби тәнкыйть мәкаләләре бастыра идем. Күңелне борчыган мәсьәләләр турында публицистик язмалар бирергә теләк зур иде, тик ни сәбәпледер 2000 елга кадәр ул юнәлештә берни дә эшләнмәде. Яңа меңьеллыкка аяк баскач, «Татарстан яшьләре», «Мәгърифәт» газеталарында (бар иде шундый бик яхшы газета) күп язмалар бастыра башладым. Ул елларда мин мәктәптән тыш Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында өлкән фәнни хезмәткәр булып та эшли идем. Мәгариф министрлыгында «Мәктәп китапханәсе» сериясенең редакция советында әгъза идем. Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Хисам Камалов, Хәсән Сәрьян кебек классикларның томнарын мәктәп китапханәсе өчен  кереш сүз язып, төзеп бирдем. Бик күп кенә исән шагыйрьләр, язучыларның китапларына кереш сүз яздым. Фирая ханым Зиятдинова, китабына кереш сүз язып бастырганнан соң: «Ниһаять, минем иҗатымны бәяләүче пәйда булды», –  дигән иде. 2004 ел башында дип хәтерлим, Миңназыйм әфәнде Сәфәров «Ватаным Татарстан»га редактор булгач ук, газетага эшкә чакырды. Җиде елдан соң гына мин, ниһаять, мәктәптән хезмәт кенәгәмне алып, редакциягә китереп бирдем. Бу вакытта инде  чәчләрем яртылаш агарган, иллегә якынлашып килә идем. Шулай булгач, кинәттән түгел, бераз соңрак булмадымы икән газетага килү. 2008 елда Язучылар берлегеннән, китап итеп бастырырга тәкъдим итәргә дип, Татарстан китап нәшриятына кулъязма алып килүне сорадылар. Язылганнарның бер өлешен туплап, биш йөз битлек кулъязманы (чынлыкта 750 бит әле ул, мин юл араларын кыстым) күтәреп киттем. Нәшрият директоры, кулъязманың күләмен күреп, андый ук калынлыктагы китап бастырып булмаячагын әйтеп, баш чайкады. Нәшриятның күченеп йөргән чагы иде, кулъязма редакторга тапшырылды, редактор кинәт кенә үлеп китте, мин китап чыгару артыннан йөрмәдем, шулай итеп ул чыкмый калды. Иҗат серләре турында «Кальбеңдә ни сер бар, каләм?» дигән китабым бар минем. Тәкъдир шулай язылган, шул юл буйлап атлаганмын инде. Акрынлап, әзерләнеп килдем язу дигән эшкә. Ә теге әйдәп баручы дигән сүзләрне төшереп калдырыйк, әйдә. Журналистикадагы урыным турында мин бөтенләй уйламыйм, алай югары бәяләп тә мәшәкатьләнмим үземне. Бу мине бөтенләй кызыксындырмый.

–  Авылда яшәгәч, мәктәп тормышын, укучыларны бүген дә яхшы беләсеңдер, мөгаен?

– Мәктәпкә аяк басмаганыма ун ел булып килә. Редакциягә күчкәч, бер-ике ел ярты ставкага укытып йөрдем әле. Журналистка редакциядән тыш тагын кайда булса да ярты ставкага эшләргә кирәктер дип саныйм. Бер тармакны булса да эченнән яхшы белергә булыша. Мәктәптә эшләгән елларда мәгариф темасына күп яздым, чөнки проблемаларын яхшы белә идем. Үземнең улым белән кызым БДИ биргәндә, мин шул теманы еш күтәрдем, алар вузга кабул ителгәндә, шул процессны киң яктырттым. Хәзер, игътибар белән карасагыз, ул темаларны байтактан күтәргәнем юк. Яхшы итеп белмәгән нәрсә турында янып-көеп, укучыны да уйландыра торган итеп язып булмый чөнки.  Укучы балалар белән урамда сөйләшеп йөргәлим, мәктәп турында да сорашам. Укытучылардан да сорашам кайвакыт. Тик сорашып кына эшнең асылын төшенеп җитеп булмый, барыбер. Мәктәптә мотивация дигән нәрсә җитмәде беркайчан да. Югыйсә әллә ниләр эшләнер иде. Укырга теләмәгән укучыны укытудан да мәгънәсезрәк эш юк. Мәгариф өлкәсендә үзгәрешләрне менә шул мотивация булдырудан башларга кирәктер. Дәүләт сәясәтендә бик көчле борылыш таләп итә торган нәрсә бу. Приоритетлар, ориентирларны тамырдан үзгәртүне сорый. Хәзер бит приоритетта «силовик»лар, чиновниклар… Боларны әзерләү өчен әллә ни интеллект та, махсус методикалар да кирәкми. Ә болай хәзерге мәктәпнең матди-техник тәэмин ителеше начар түгелдер дип беләм. Белемгә сусаган укучы булмаса, мәгълүмати технологияләр белән дә, башка техник чаралар белән дә бик әллә ни кылана алмыйсың.

–  Хәтерлим әле. Бервакыт син кайбер алынма сүзләрне татарчалаштыру эше белән бик янып йөргән идең. Нәрсәгә булса да ирешеп булдымы? Бүген дә шундый фикерләр уянамы?

–  Туган тел турында язмалар бастыргаладым шул. 2005нче еллар тирәсендә дип хәтерлим. Ул темага шул өлкәнең бик көчле энтузиастлары тартып керткән иде. Арчада педколледжда укыткан Рафил Шәфигуллин дигән егет, зур акчалар табып, балалар бакчасыннан ук сабыйларны  бик җиңел генә укырга өйрәтә торган татарча шакмаклар эшләткән иде. Зайцев методикасы дигән методика бар бит әле. Методика авторы белән очрашып-аралашып, шуның татарча вариантын бездә кертеп җибәрмәк булды. Стенага килеп бәрелде, билгеле. Менә шул Рафил мине сез әйткән проблемаларны күтәрүче галимнәр белән очраштырды. Шул чакта активлык күрсәтеп алдым. Әмма ул юнәлештә даими эшләмәдем. Бар нәрсәгә дә өлгереп булмый. Авылда яшәү дә бераз комачаулады инде. Гел аралашып, көчләрне бер йодрыкка туплауны сорый андый киң проблемалар.

– Татар теленең киләчәге турында уйланасыңдыр?

– Мәккә шәһәренең уртасында саф татар телендә сөйләшүче кеше белән очраштым мин бервакыт. Ул үзен әфганлы үзбәк дип таныштырды, Мәккәдә төпләнеп яши, шунда бизнесы бар, Татарстанны да, Россияне дә күргәне юк, ләкин татарча, рус алынмалары кулланмыйча, бик чиста сөйләшә иде. Соңыннан ул үзе дә: «Безнең бабайлар татар булган», – диде. Татар теленең киләчәге дигәндә, менә шулар турында уйлыйм. Җир шарында татарча сөйләшә торган күпме кеше барлыгын да белмибез. Татарча гына белеп, Мәккәдә адашмыйсың. Бангладешта сөйләшә-аңлаша аласың. Төркиядә дә ач калмыйсың. Сүриядә төркиләр күп дип беләм. Урта Азия республикалары турында әйтеп тормыйм. Кытайда уйгурлар эзәрлекләнмәсә, туган телебез белән анда да югалмас идек. Социаль челтәрләрдә казахлар, үзбәкләр белән бик җиңел аңлашам. Якын киләчәктә татар теленә күтәрелү өчен, дөньякүләм мәйданга чыгу өчен, юллар ачылу ихтималлыгы зур дип уйлыйм. Бик тиз үзгәрә торган дөньяда яшибез.

– Күп вакытта дин өлкәсенә дә мөрәҗәгать итәсең. Сәбәбе?

– Бездә еш кына дин һәм тормыш икесе ике нәрсә дип уйлыйлар. Ялгыш фикер бу. Бөтен язганнарым асылда дин турында. Кеше яши икән, гыйбадәт кыла. Әйтик, өстәл артына ашарга утыру – ул гыйбадәт. Ризыкның хәләллеген кайгырту, Аллаһ исемен әйтеп ашый башлау, чаманы белү, исраф итмәү – болар барысы да асылда гыйбадәт. Шуларның киресен кылану – шулай ук гыйбадәт. Мәсәлән, ризыкның нинди юл белән булуы түгел, аның муллыгы борчый икән кешене, нәфескә гыйбадәт кыла. Теләкләрен ничек теләсә, шулай канәгатьләндергәндә, адәм баласы иблискә кыла гыйбадәтен. Хезмәт хакы алып газетада эшләү – шулай ук я Аллаһ, я иблис юлыннан атлау ул. Гаиләсен тәэмин итү, башкаларга йөк булмау максаты белән эшләп мал табу – Аллаһка гыйбадәтнең бер мисалы. Ә инде максат мал арттырып кешеләр алдында мактану икән, бу инде иблис юлында тырышлык күрсәтү. Пәйгамбәрнең (саллалаһу галәйһиссәләм) нәкъ шул хакта хәдисе бар. Хәзерге банк системасы һәм аның көтелә торган һәлакәте турында язганда, мин ислам дине күзлегеннән карап язам. Бүгенге глобаль капитализмның башланып килүче  катастрофасын Аллаһы Тәгалә «Бәкарә» сурәсенең 276 аятендә бик кыска гына итеп (мәгънәсе): «Аллаһ риба белән табылган малны һәлак итә…», – ди. Ул һәлакәттән ничек котылырга, ничек хәерле юл белән мал арттырырга, мәсәлән, корылык килсә, ни эшләргә – боларның барысының да җавабы Коръәндә һәм Аллаһ илчесенең хәдисләрендә бар. Тормышта нинди проблема бар, аның хәерле   чишелеш юллары исламда күрсәтелгән. Күбесен без белмибез, шуңа күп ялгышабыз, башыбызга сынау өстенә сынау килә. Минем барлык язганнарым шулар хакында. Бүгенге җәмгыятьнең фаҗигасе – исламнан йөз чөерүдә, аны өйрәнергә һәм кулланырга теләмәүдә. Ислам диненең кайбер аерым темаларын күтәреп чыгуымны гына дин турында язу дип аңларга кирәкми. Дин – тормыш ул, кешенең ниндидер принципларга нигезләнеп яшәве. Кемдер ислам принциплары белән яшәргә тырыша, кемдер коммунизмны үзенә ориентир итә, кемдер либераль идеологияне – ни кылансаң да ярый дигән кагыйдәне үз итә. Болар барысы да — диннәр. Берсе – Аллаһтан, калганнары –  иблистән.

– Авылдан шәһәргә күченү теләге булмадымы?

– Вуз тәмалаганда, диплом яклап коридорга аяк атлагач, имтихан комиссиясенең рәисе, Казан дәүләт университеты профессоры Вахит ага Хаков артымнан ук чыгып, миңа үзләренә аспирантурага килергә тәкъдим ясады. Шәһәрдә калырга шанс бирә иде бу миңа, әмма баш тарттым, авылга кайтам, дидем. Мәктәптә ике ел эшләгәннән соң, пединститутның кафедра мөдире Фәрит Миргалимович Хатипов, телеграмма сугып, Казанга чакырды, кафедрада эш тәкъдим итте. Хәтерлим әле: Фәрит абый белән аның Биектау урманындагы булачак дача кишәрлегендә утырып сөйләштек. Тәкъдимнең анысыннан да баш тартырга туры килде, ул вакытта инде Аллаһ үзенең тәкъдире белән мине авылга нык итеп беркетеп куйган иде, теләсәм дә китә алмаячак идем. Мин шул язылган тәкъдирдән бик риза булып яшим. Артка борылып карыйм да, аңлыйм: минем өчен иң яхшы юл шул булган. Шәһәрдә калсам, бик тиз тормыш төбенә төшкән, югалган булыр идем. Хәзерге авыл туксанынчы еллардагы авылдан нык аерыла. Авыр кул хезмәте юк диярлек, комфорт, кыскасы. Шуңа күрә авылдан шәһәргә күчү теләге юк. Казанга барсам да гадәттә кунып калмыйм, тәүлекнең кайсы вакыты булса да кайтып китәм. Әмма шулай да гомеремнең соңгы елларын бер шәһәрдә яшәп төгәлләр идем. Ул – Казан түгел, Мәскәү дә түгел. Гомумән, Россия шәһәре түгел. Мин анда өч кенә көн булдым, сәяхәтемнең соңгы этабы иде, бик алҗыган идем, чирли идем. Табиблар ясаган уколларның барысыннан да баш тарттым, чөнки Ватанга кайткач кына савыгачагымны белә идем. Хәзерге цивилизациянең бөтен казанышлары буенча төзелгән ул шәһәрне мин шәһәр булган өчен түгел, бөтенләй башка сәбәпләр аркасында яратам. Шуның туфрагында җирләнү – ул минем хыялым. Тормышка ашмаслык булып тоелса да, язмышның кискен борылышлары була ала дип уйлыйм.

– Ниләр белән шөгыльләнәсең, ничек тормыш алып барасың?

– «Бриллиантовая рука» дигән фильмда бугай, җинаятьче төшендә үзен хезмәт хакына яшәргә хөкем иткәннәрен күреп тиргә батып уяна. Хезмәт хакым белән, эшләгәнем белән яшәдем. Һәрвакыт диярлек ике сыер асрадым. Зур табыш бирмәсә дә, ит, сөт, майны чикләп кулланмыйсың. Аннан соң терлек тоту физик эш белән шөгыльләнергә мәҗбүр итә. Минем сәламәтлегем өчен бу кирәк. Аскет түгелмен, комфорт яратам, нәфеснең барлык омтылышлары да минем күңелгә дә сынау итеп бирелгән. Әмма ибн Тәймия дигән галимнең акча турындагы бер фикерен үземә язып алдым: «Акчага бәдрәфкә караган кебек карарга кирәк, аңа мохтаҗлык бар (ягъни аннан башка булмый), әмма ул йөрәктә урын алмый. Акча эшләргә омтылыш бәдрәфне ремонтларга булган омтылыш кебек булырга тиеш», – ди ул. Ниндидер төзелеш алып бара башласам, һәм ул минем яшәешем өчен һичшиксез кирәк булса, акча табу юллары ничектер кисәк ачыла. Кемнәрдер мин эшли алган эшләргә заказ бирә, яхшы итеп түли башлый. Туплаган акчаңны саныйсың да, әллә үрчи инде бу дип уйлыйсың. Мохтаҗлык бетүгә, ул юллар бикләнә. Гомеремдә бары тик бер тапкыр гына эшсез калдым. Ике айдан соң кыскартылачагым турында кәгазь кулда иде. Менә шул айлар иң күп акча эшләгән айларым булды да инде. Электрон почтама көтелмәгән тәкъдим килеп төште дә эшкә чумдым. Болай гадәти көндәлек тормышта мин акча кулланмыйм. Бөтен финанс мәсьәләләрен хатыным хәл итә. Хезмәт хакым керә торган карта шуның кулында, башка керемнәр шуңа тапшырыла. Ул өстәлгә ни куйса, шуны ашыйм, нинди кием алса, шуны киям. Ризыкны тәмле итеп ашауның иң җайлы ысулын беләм. Сирәк һәм аз ашарга кирәк. Мәшһүр имам Шамил ысулы бу. Ул: «Һәрвакыт иң тәмле ризык ашадым, һәрвакыт иң ләззәтле хатынны иркәләдем, һәрвакыт иң йомшак урында йокладым», – дигән. Җиһад юлында йөргәч, боларның барысы да аңа сирәк эләккән. Шуңа күрә, әйтик, йокы аз эләккәнлектән, каты таш өстенә ятып йокласа да, йомшак урында йоклаган кебек тойган. Без андый ук аскетлар була алмыйбыз, әлбәттә, әмма аңлы рәвештә кайбер нәрсәләрне чикләү аларны ләззәтле итә.

– Авыл яшәп калсын өчен бүген нишләргә кирәк?

– Казан тирәсендә төзелеш өчен җир участогы сатылган авылларда булганыгыз бармы? Алар кабарган камыр темплары белән үсәләр. Кешеләрдә җирдә яшәү омтылышы көчле. Алар еракка йөреп эшләргә дә риза, үз йорты булсын, ишеген ачуга, җиргә төшеп бассын. Авылларны шул омтылыш белән яшәтергә була. Артык каты чиләнеп эшлмичә, ял көннәрендә ял итеп, әмма яхшы хак алып эшли торган эш урыннары кирәк яшьләргә. Бу проблеманы ничек итеп чишәргәдер, анысын әйтү кыен. Аның катлаулылыгы турында  бер язган да идем.

– Язмаларыңны даими укучылар беләдер, синдә фаразлау бик көчле. Шулай булачак дигәнең иртәме-соңмы чынга аша. Бу тәҗрибәдән киләме, әллә инде …

– Күп вакыт арифметика дигән бик гади фән булыша. Федераль резерв системасы төп ставканы күтәрә икән, доллар кыйммәтләнә, фонд базары мәтәлчек ата. Бу – кагыйдә. Шуны беләсең икән, Уолл стритта нинди карарлар кабул ителгәнен карап барырга гына кирәк. Бу кагыйдә хәзерге Россиядә эшләми, чөнки аны халыкара финанс базарыннан өзделәр. Моннан биш-алты ел тирәсе элек Россия – Украина конфликты кискенләшеп, аның Көнбатыш – Россия бәрелешенә әверелү ихтималлыгы турында язган идем. Аллаһ илчесенең бу турыда әйтеп калдырган сүзләре бар. Шуларны өйрәнеп нәтиҗә генә ясадым. Ул сүзләрне Европа сәясәтчеләре беләләр, гыйбриләр белә. Социаль челтәрләрдә гыйбриләр белән аралашам кайчак. Алар ул хәлләр турында үз күзаллауларын язалар. 2021 елның декабрендә быелга фаразлар язганда:  «…2022 елда, мөгаен, төп халыкара вакыйгалар Көнбатыш — Россия, Көнбатыш — Кытай яссылыгында барыр… Учак безнең көнбатыш чикләрдә ягылса, бер дә яхшыга түгел», – дигән сүзләр әйткән идем. Боларны фаразлауның бер дә кыенлыгы юк иде, чөнки вакыйгалар өлгереп-пешеп җиткән иде. Халыкара сәясәтне күзәтеп барсагыз, сез дә әйтә алыр идегез ул сүзләрне. Төп эш коралым – телефоным. Җир шарының төрле почмакларыннан тәүлек эчендә йөзләгән хәбәр алам. Төнлә дә тынмый телефон. Тыныч йоклыйсы килсә, интернетны өзеп ятам. Шулай да төнгә берничә тапкыр уянып, хәбәрләрне күзәтеп чыгам. Шулай эшләгәндә, тарих сабакларын да белсәң, вакыйгаларның кай тарафка үсәсен чамалау кыен түгел. Ә болай үзем белән иртәгә ни буласын да белмим мин. Адәм баласына киләчәкне белү сәләте бирелмәгән.

– Анкеталардан күренгәнчә, укучылар язмаларыңны яратып укый. Югыйсә, сәясәткә бар кешенең дә теше үтмәскә дә мөмкин бит. Көче нәрсәдә дип уйлыйсың?

– Язганда, ихлас булырга кирәк. Син ялгышырга мөмкин, бу – кичерелә. Укучы фальшны кичерми бер дә, ул аны тиз тоя. Аннан соң Фоат абый Галимуллиннан «Лекторлык осталыгы» дигән фәннән дәресләр алдым яшь вакытта. Халык алдына чыгып, ун-унбиш минут аудиторияне үз авызыма каратып тота алам, алдан әзерләнсәм инде, билгеле. Аның берничә сере бар. Берсен – Фоат абый әйткәнен гомерлеккә хәтеремә салдым. Бөтенсоюз радиосының атаклы дикторларыннан дәресләр алган кеше ул безнең Фоат абый. Шуларның берсенә шундый сорау биргән: «Микрофонга килүгә, күңелгә мине бөтен халык тыңлый дигән уй килә дә, каушыйсың, моннан ничек котылырга?» – дигән. «Сез бер кешене күз алдында тотыгыз, шуңа сөйләгез, бөтен халык турында бөтенләй уйламагыз», – дигән аңа остазы. Язганда да булыша бу ысул. Үзеңә якын булган бер кешене күз алдында тотып, күңелеңнән шуның белән сөйләшеп язасың икән, аны яратып укучылар булмый калмаячак. Язу техникасының кайбер башка серләре дә бар инде, билгеле. Алар махсус сөйләшүне сорый.

– Укучыларның шәхсән үзеңә шалтыратып фикер алышканнары бармы?

– Газета укучылар шалтырата. Райондашлар, телефон кенәгәсенән номерны табып, өй телефонына шалтырата гадәттә. Башка районнарда яшәүчеләр телефон номерын редакциядән ала торганнардыр, мөгаен. Таныш булмаган номерларга сак карыйсың бит, реклама шалтыратуларыдыр дип уйлыйсың. Алмый да каласың кайберләрен. Иң яхшысы – ватсап яисә телеграм аша танышу. Газета укучыларның теләктәшлек белдерүе сөендерә. Уртак танышлар аша: «Сөйләшеп утырасы иде бер», – дип эндәшүчеләр дә булгалый. Контактка кергән газета укучыларга рәхмәтлемен.

– Татар журналистикасының киләчәге ничек булыр?

– Татар халкының киләчәге белән тыгыз бәйләнгән. Халкы бар икән, журналистикасы да булачак. Формалар үзгәрергә мөмкин.

– Авылда яшәп иҗат иткәч, аралашу мөмкинлеге азрак чикле. Бәлки, синең үзең эшләгән “Ватаным Татарстан” редакциясе коллективына да әйтәсе сүзләрең, җиткерәсе киңәшләрең бардыр?

– Мин хәзер шундый яшьтә: коллективта шаулап, аралашып яшәү еллары узган. Хезмәт коллективы үзгәреп, алышынып тора торган нәрсә бит ул. Өлкәннәр китә, яшьләр килә. Яшьләр безгә өстәнрәк тә карарга мөмкиннәр, уртак тел табылмаса да гаҗәп түгел. Туган авыл мәктәбенә кайтып эшли башаганда, яше пенсиягә якынлашып килүче Равил абый Габраупов директор иде. Коллективның яртысы ир-атлардан тора. Дәресләрдән соң  җыелышып, сөйләшеп утырабыз. Мәктәпкә кичен килеп сөйләшеп утыру гадәте дә бар иде ул елларда. Менә шул сөйләшүләр вакытында Равил абый, өлкән кеше буларак, безгә киңәшләр бирә. «Егетләр, – ди, – мөмкинлек чыкса, яхшылык эшләгез, начарлыкны баскан урында да эшләп була, яхшылык эшләргә җай чыкмый, җае чыкса, эшләми калмагыз». Бу сүзләрне онытканмын икән, әле күптән түгел генә сабакташым һәм хезмәттәшем, алтын куллы укытучы Рөстәм Камалиев белән минем йомышны йомышлап юлда йөрергә туры килде. Равил абыйның сүзләрен Рөстәм искә төшерде. Яшьләргә шул сүзләрне хәтерләренә салырга киңәш итәр идем. Яхшылык үзеңә кайта, бу – котылгысыз, начарлык та шулай ук. Димәк, кемгәдер риясыз яхшылык эшләгәндә, син аны үзеңә эшлисең, яманлык кылсаң да, үзеңә кыласың. Танылган мөселман галименең кыйммәтле бер фикере бар тагын: «Җимеш агачы кебек булыгыз, – ди ул. – Сиңа таш аталар, син җимеш ыргытып җавап бирәсең». Моңа ирешү кыен. Нәфесне бик нык өйрәтергә, чыныктырырга кирәк. Сирәкләр генә ирешә торган бәхет. Коръәндә андый бәхет турында аять бар.

Әңгәмәдәш – Фәния Әхмәтҗанова

 


«ВТ» укучылары: «Рәшит белән бер сөйләшеп утырыр идем…»” язмасына фикерләр

  1. Собханалла! Искиткеч белемле кеше. Ватаным Татарстан ны кулума алуга анын язмаларын укыйм. Шулкадэр тирэн фикерлэу, сокланам. Исэнлек телим!

Фикер өстәү