ЭКСКЛЮЗИВ | Марат Кәбиров белән зур әңгәмә: «Бер карасаң, артык үкенечле гомер түгел бит инде бу»

«Иң яхшы әсәрләр авылда языла», – дип әйтә иде Туфан абый Миңнуллин. Марат КӘБИРОВ та соңгы елларда авылда яшәүне сайлады бугай. Мөгаен, аның да иң яхшы әсәрләре авылда языладыр. Газета укучыларыбызны авыл тормышы белән дә таныштырып бара ул. Без аның белән сала тормышы, иҗат, китап һәм ил-көндәге хәлләр турында сөйләштек.

– Марат абый, соңгы елларда күбрәк авылда яшисең. Авылда иҗат итәргә уңайлыракмы әллә?

– Авылда еш булуның сәбәбе гади генә: туган нигезне тәртипкә китереп куярга кирәк. Анда гел яшәргә туры киләме, юкмы – ансын әлегә әйтәлмим. Авылда иреклерәк инде, табигатькә якынрак. Төрле интригалардан, кирәксез игътибардан  читтәрәк. Гади кеше тормышы белән яшисең. Миңа шунысы ошый.

–  Иң яхшы әсәрләр авылда языла алайса?

– Языла инде монда. Яхшымы-яманмы икәнен генә бик чамалап булмый. Бераз чагыштырмача төшенчә бит инде ул.

– Ничек яши соң авыл?

– Булдыра алганча.

– Үлеп бара, дип әйтүләре дөресме?

– Алай дип әйтәсе килми… Элеккедәй гөрләп тә тормый инде. Тик барыбер яшәгән кеше яшәргә тырыша. Кемнәрдер читтә вахта ысулы белән эшли, кемнәрдер балта остасы булып йөри, кемдер мал асрап, кош-корт үрчетеп, умарта тотып, акча юнәтә. Һәркем кулыннан килгәнчә тырыша. Йорт-кураларга карап, начар яшиләр, бик интегеп торалар дип әйтерлек түгел. Тормышлары җитеш. Безнең халык тырыш бит инде ул. Булдырырга тырышып яши. Тик яшьләр юк. Авылда калырга атлыгып тормыйлар.

Марат Кәбиров: «Акыл да бар. Тик уйларга безнең вакыт юк…»

– Авылның төп 5 проблемасын билгеләп карыйк әле.

– Эш урыннары юк, мәктәп юк, балалар бакчасы юк. Эш урыннары җитмәгәч, яшьләр кала алмый, яшьләр калмагач, балалар тумый, сабыйлар күп булмагач, балалар бакчасы һәм мәктәп эшләми. Авырып китсәң, кая барып бәрелергә дә белмисең. Нәни бала үстергән кешегә бу бик авыр. Өлкән яшьтәге әти-әнисен караучыга да шулай. Кибетләр, ял итү, күңел ачу урыннары турында сүз дә юк инде.

Аларны ничек хәл итеп була?

– Белмим. Беркем дә хәл итә алмый бит. Белүчеләр калмагандыр да инде хәзер.

Авылдашларың синең әсәрләреңне беләме? Кайсы да булса әсәрең буенча фикер алышканнары бармы?

– Җырларны беләләр. Җырлыйлар да бугай кайчагында. Гәзит-журналларда басылган кыска язмаларны укучылар күп шикелле. Күләмле әсәрләрне беләләр микән? Кызыксынганым юк бит. Калын китапларның кәгазь вариантын күргәннәре юктыр сыман тоела. Башкортстан бит инде бу… Минем Казанда чыккан китаплар монда кадәр килеп җитәлми инде, сатылып бетә. Интернеттан укыйлар бугай. Сиздереп-сиздереп куйганнары бар.

Авыл кешесе китап укуын бик күрсәтеп барырга тырышмый. Ул күбрәк физик эш эшләве турында сөйләшә, печән әзерләү, мал карау, бакча үстерү ише нәрсәләрне. Шуларны сөйләгәч, башкалар күзендә бик эшлекле, уңган булып күренгән кебек тоела. Ә китап уку… Уттай эш өстендә китап укып утыру ялкаулык билгесе сыман. 

– Мин синнән күбрәкне көткән идем, дип әйтмиләрме соң?

– Әлегә әйткәннәре юк. Бәлки, артыгын көтмәгәннәрдер дә инде.

Җырларымда — сезнең язмышлар | Марат Кәбиров шигырьләре

 – Бер язучы, хәзерге заманга кагылышлы әсәр язылмый, дигән иде. Бәлки, син хәзерге заман турында әсәр язасыңдыр?

– Язучы да хаталана инде кайчагында… «Үсмерләр турында язучы юк», – дип әйтүчеләр дә бар әле ул. Ун еллар тирәсе элек мин дә шулайрак дип чыгыш ясаган идем.  Шул чыгыштан соң гына игътибар иттем: үз әсәрләремнең күп өлеше үсмерләр турында булган икән. «Үсмерләр турында язучы юк, мин генә язам», – дип һаваланган, игътибар даулаган кебегрәк килеп чыкты. Гаепләүче булмады. Булса да, берни әйтәлмәс идем. Әле болай дип тиргәп ташларга да мөмкиннәр иде: «Нәрсә зарланасың? Үзең язучы бит, үз кулыңда бит, юк икән, булуын телисең икән – яз. В чем проблема?!»

Язуын яздым инде мин, башкалар да язды. Тик бүген дә кайбер язучылар һәртөрле мөнбәрләрдән: «Үсмерләр өчен язучылар юк», – дип сөйләнеп йөри. Юк дип әйтү һәр очракта да нәрсәнеңдер булмавын аңлатмый, кайчагында ул шулай дип әйтүченең чүт кенә надан кеше икәнлеген дә күрсәтә.

Бүгенге заман вакыйгаларына турыдан-туры кагылышлы әсәрләр миндә бар.  «Тик син генә» – Казандагы 175 нче гимназия фаҗигасенә бәйле повесть, «Пандемия» – коронавирус матавыклары белән. Мин гел бүгенге чор турында язам бугай. Үткәннәр яки киләчәк сурәтләнгән әсәрләрдә дә – бүгенге заман чагылышы.

Бездә хәзер әдәби конкурслар бик матур традициягә әйләнеп бара. Шунда җиңгән әсәрләрнең дә күп өлеше бүгенге чорны чагылдыра. «Казан утлары»нда хәзерге заман турында әсәрләр күп чыга. Айгөл Әхмәтгалиева хәтта Хәния Фәрхи турында бик матур роман да язып бастырды. Татар әдәбиятында хәзерге заманга игътибар юк дип әйтеп булмый инде.

– Басылмаган китаплары басылганнарыннан күбрәк һәм популяррак булган бердәнбер язучыдыр син, мөгаен. Ничек уйлыйсың, киләчәктә электрон китаплар гына калачакмы?

– Икесе дә булыр. Һәрхәлдә, якын киләчәктә. Ә соңыннан электронга калыр. Бу инде безнең теләк-ихтыярга буйсына торган күренеш түгел. Аны берничек тә туктатып булмый. Бәлки, кирәкмидер дә. Электрон китапларның уңай яклары да, мөмкинлекләре дә күбрәк бит. Ул язучыны ирекле итә. Укучыны да. «Без бит Татарстаннан читтә яшибез, шуңа татар әдәбиятын белмибез», – дип әйтү хәзер наданлык кына түгел, аз гына ахмаклык та булып ишетелә. Әйтик, сез тәүлекнең теләсә кайсы вакытында минем теләсә кайсы электрон китапны сатып ала аласыз. Бүген язып бетерәм икән, аны сез иртәгә укый аласыз. Минекен генә түгел, бу өлкәдә эшләгән һәрбер язучыныкын. Шулай итәләр дә. Алалар, укыйлар. Электрон китаплар кешегә теләсә нинди әсәрне мизгел эчендә табып уку мөмкинлеге бирә. Бу – зур нәрсә. Элек мин, кирәкле китап эзләп, бер кибеттән икенчесенә чаба торган идем. Аннан китапханәләргә… Бу атналарга сузыла. Ә хәзер барысы да җайлы.

Марат Кәбиров: «Язучы өч айда эшләгән акчаны шабашник өч көндә эшли! Кайсының дәрәҗәсе зуррак?»

«Электрон китапны кабул итә алмыйм, кәгазь китапның исен яратам», – дигән кешеләрне бик аңлап җитәлмим бугай. Әдәбиятны ярату – бер нәрсә, токсикомания – бөтенләй бүтән. Минем кәгазь форматта чыккан бик күп китаплар кыска вакыт эчендә сатылып бетеп бара. Тик укучылардан күп очракта фикер ишетелми. Шуңа күрә мин: «Укыр өчен аласызмы соң сез аны, таба астына куяр өченме?» – дип сорый идем. Кара әле, бәлки, аларны укырга дип түгел, ә иснәп ятарга дип алалардыр? Бәлки, әле берәр җирдә китап иснәүчеләр җәмгыяте дә бардыр… «Марат Кәбиров китапларын иснәүчеләр җәмгыяте», мәсәлән…

– Алай да… Бу ясалма акыл дигәннәре тормышыбызга үтеп керсә, язучыга да эш калмас, мөгаен.

– Ясалма акыл тормышка үтеп керде инде ул. Калганы – вакыт эше генә. Әлегә калькулятор хәлендәрәк. Бухгалтерлар калькулятор кулланган шикелле бер зыянсыз файдаланып була торган. Тик аның мөмкинлекләре бик зур. Күз иярмәс тизлек белән үсә, камилләшә. Котылгысыз рәвештә үсә, чөнки кеше инде аннан берничек тә баш тарта алмаячак. Ясалма акылдан баш тартырга табигый ахмаклык комачаулый. Ә ясалма акылның нәрсәләргә сәләтле икәнен беркем дә, хәтта аны барлыкка китергән галимнәр үзләре дә төгәл әйтә алмый. Әгәр ул әдәби әсәрләр язарга өйрәнсә, чынлап та, язучыга эш бетә. Ялгышрак юнәлеш алса, кешенең үзен дә кысрыклап чыгарырга мөмкин, диләр. Беркем дә, бернәрсә дә мәңгелек түгел. Мин алай ук коточкыч булырына бик ышанмыйм инде. Язучы эшсез калыр дип тә уйламыйм. Әлбәттә, төрле сайтлар, интернет-кибетләр, социаль челтәрләр өчен текстлар язучыларны ул бүген үк алыштыра ала. Тик әдәбият – катлаулы өлкә, сюжет төзү, текст яза белү белән генә чикләнми, ул аз гына бүтән үлчәмдә.

– Чит ил әдәбиятыннан нинди әсәр сиңа яңалык булды? Шундый әсәр бездә языла алыр идеме?

– Исемләп санап тормыйм инде, күп кенә… Юк, андый әсәрләр бездә языла алмас иде. Шул бүтән җирдә языла алмаганы өчен яңалык бит инде алар. Бөтен җирдә дә языла ала торган әсәрләр яңалык була алмый, чөнки ул темага барыбер кемдер алына, кемдер яза. Я Европада, я Азиядә, я икесендә дә берьюлы. Я уңышлырак, я хөртирәк итеп. Төрле әдәбиятларда бер үк теманы күтәреп, бер үк сюжетка корылган әсәрләр шунлыктан да хасил була торгандыр. Тапталган темаларны да яңача яңгырата алучылар бар. Барысы да авторның талантыннан, үзенчәлегеннән тора. Ә язучыны үзе яшәгән мохит формалаштыра – җирлек, дәвер, даирә. Нинди генә даһи булмасын, әйтик, гарәп язучысы «Собор Парижской богоматери» дигән роман яза алмый бит инде… Ниндидер әсәрнең тууы, нинди дәрәҗәдә булуы идарә итеп булмый торган бик күп төрле факторлардан тора. Ләкин иң беренче урында – авторның шәхесе һәм мохит.

– Язучылык һәм гаилә. Иҗат тормыш алып барудан, бала  тәрбияләүдән читләштерә, диләр. Синдә ничек булды? Тагын хатын аңласа һәм ярдәм итсә генә, яхшы әсәр языла дип әйтәләр…

– Алай түгел инде ул. Хатының аңласа, ярдәм итсә әйбәт, әлбәттә, ул вакытта күңелең тыныч була, нәрсә эшләсәң дә уңышлы килеп чыгарга мөмкин. Килеп чыкмаска да мөмкин. Тик барыбер рәхәтрәк була, уңышсызлыгыңны уртаклашырлык таянычың бар. Яхшы гаилә – ярты бәхет бит инде ул.

Тик иҗат – һәрвакыт иҗат урынында. Гаиләсеннән уңмаган кешеләр арасында да бик әйбәт язучылар бар бит. Аннан соң, язучы бертуктаусыз язып кына утырмый ич инде. Язу сәнгате, гомумән, күп эшләүне, күп һөнәрләр белүне, күп халәтләр кичерүне таләп итә. Язучы берьюлы берничә кеше язмышы белән яши һәм үзе булып кала белергә тиеш. Соңгысы аеруча мөһим, үзлегеңне саклый алмасаң, акылдан шаштым дигән сүз бит инде. Бу, бер яктан, бик четерекле, икенче яктан, файдалы: башкаларны аңлый алырга мөмкинлек бирә.

Иҗат мине гаиләдән, балалардан читләштерде дип әйтәлмим. Алар – минем мәхәббәтем, өметем, тормышымның мәгънәсе бит инде. Мин берсен дә читкә куймаска тырыштым. Икесе дә һәрвакыт үзенә тартып торды. Әлбәттә, гел теләгәнчә килеп чыкмагандыр инде.  Тик бу мәсьәләдә мин бик бәхетле булдым. Яраткан эшең һәм яраткан кешең белән яшәү – зур бәхет ул.

– Иң зур теләгең нинди?

– Теләкләр күп, кайсы зуррак, кайсы кечкенәрәк икәнен генә әйтәлмим – кем чагыштырып утырган инде аларны. Тормышка ашканчы һәр теләк зур булып тоела. Мин халкымның хөр булуын телим, дәүләтле булуын. Бу дежур сүз түгел: зур һәм көчле милләтнең язучысы гына зур мәйданга чыга ала. Авылда гына түгел, дөнья аренасында да кем баласы булуыңа карыйлар. Аз гына күренә башладыңмы, шундыйрак сорау калкып чыга: «Кем баласы бу, кайсы дәүләт, кайсы милләтнеке?» Мин мәктәпләрдә татар балаларын үз телендә укытуларын телим. Язган әсәрләремнең әйбәт булуын, аларны укучылар күп булуын телим. Илгә-көнгә тынычлык телим. Яуга киткән солдатларны күз алдына китерсәм дә, аларны көткән ата-аналарын, гаиләләрен уйласам да, җан чымырдап куя. Монысын Россияне генә түгел, бөтен дөньяны күзаллап әйтәм: Ходай ахмак хакимнәргә акыл бирсен, акыл кермәстәйләреннән азат итсен.  Теләкләр бетәсе түгел… Кайсы зуррак соң? Үзегезгә ошаганын сайлап алыгыз да сез дә кушылыгыз, бәлки, кабул булыр.

– Мөмкинлек бирелсә, тормышыңда нәрсәне үзгәртер идең?

– Белмим. И-и-и, мин әллә нәрсәләрне үзгәртеп карадым инде, бер файдасы да тимәде. Хәзер, бәлки, кирәкмидер дә инде. Барсы да шул хәлдә калсындыр. Бер карасаң, артык үкенечле гомер түгел бит инде бу.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү