Лилия Фәттахова: «Һәркем үз эшен эшләсен инде ул, үзенең кулыннан килгәнне»

Язасым килә икән – язачакмын! Язучы Лилия Фәттахованың сүз уңаеннан гына әйткән бу сүзләре аның бөтен асылын ача да сала. Усал шигырьләре, тирән мәсәлләре (сүз уңаеннан, татар әдәбиятында бу жанрга бүтән алынучы да юк бугай инде), тормышчан хикәяләре белән дә, балалар өчен язылган әсәрләре белән дә күптән телгә керде инде ул. Ә бу әңгәмә – ирек һәм хөрлек турында.

– «Мәгърур басып кына исем килә, җисеме әле килеп җитмәгән…» дигән юлларның авторы усалдыр. Һәрхәлдә шулай тоела. Дөресе шулмы?

– Усал түгел. Җәмгыятьтәге җитешсезлекләрне кайвакыт көлемсерәп, кайвакыт әрнеп, ачынып күзәтүче тәнкыйтьче утыра минем күңелдә. Бик нечкә, йомшак күңелле ул үзе. Менә бу шигырь мин Яңа Чишмәдә мәктәптә эшләгән чакта язылган иде. Кайдандыр, Казаннан булса кирәк, бер «ревизор»ны көтәләр: баганалар агартыла, юл кырыйлары чабыла, ауганы торгызыла… Ә нишләп шул бер кеше өчен эшләнергә тиеш соң бу эшләр? Ә нигә шул җирдәге йөзләгән кешене шундый матурлык, төзеклектә яшәтмәскә?

Мәктәптә эшләгәндә, Укытучылар көненә балалар газета чыгарган иде. Шунда һәрбер укытучының фотографиясе, исем-фамилиясе язылган да аста буш урын калдырылган: теләгән укучы үзенең бәясен бирә ала. Минем өчен «кырыс, ләкин иң гадел укытучы» дигән бәя бик кадерле булды. Хәзер уйлыйм: минем ул кырыслык та битлек кенә иде бит. Йомшак булып кара мәктәптә, шунда ук җилкәңә менеп утыралар. Ә мин бит әле – бик җаваплы, таләпчән укытучы кызы да: минем дәрестән бала нинди дә булса белем алып китәргә тиеш, дип саныйм. Балаларның тормышка карашларын билгели торган тарих белән җәмгыять белеме фәннәре бит!

– Шулай да Чаллы язучылары усалрак, кыюрак, иреклерәк, дигән фикер дә бар бит әле.

– Әйбәт фикер бу! Язучы шулай усал, кыю, ирекле булырга тиеш инде ул. Иң беренче чиратта – ирекле. Ләкин мин, зурдан кубып, алай чагыштыра алмам. Чагыштырыр өчен Казан язучыларын, төрле төбәк язучыларын әйбәт белү кирәк. Әйе, бездә легендар Айдар абый Хәлим бар! Әйе, бездә теләсә нинди милли мәсьәләдә үзенең кыю, анык фикере булган Лилия Гыйбадуллина бар. Әйе, бездә ир-ат язучыларның күбесеннән кыюрак, көчлерәк рухлы Фәүзия апа Бәйрәмова бар. Иң ирекле язучы – улдыр, мөгаен. Ләкин… Тукай премиясен бирделәрме? Китаплары дәүләт нәшриятларында басыламы? Мәктәпләргә очрашуларга йөри аламы? Нәтиҗәне үзегез ясыйсыз инде. Безнең ирек хакимият ясаган калыпка кертеп утыртылган күләмдә генә ул: гомуми кабул ителгән фикердән үзгәрәк фикерләрең белән газета-журнал битләренә чыгу, радио-телевидениегә, ягъни халык белән аралашуга чыгу мөмкинлегең юк диярлек.

Мин якташым, детективлар язучы Шамил Шәйдуллинның хатыны Фиалка ханым белән аралашам. Ул еш кына: «О, Шамилләр вакыты! Фаяз Дунайлар, Игәнәйләр вакыты! Чаллы гөрләп торды! Бөтенләй башка рух иде ул вакытта. Хәзер алай түгел», – ди. Мин ул еллардагы Чаллыны белмим. Ләкин безне, беренче курс студентларын, Ирек мәйданына алып баралар иде. Ә анда  безнең яңа тарих язылып ята. Дистәләгән автобус белән чаллылылар килә: алар шундый гаярьләр, кыюлар кебек тоела иде. Туксанынчы елларга яраган хәзер ярамый инде ул. Хәзер каш ясыйм дип күз чыгарырга мөмкинсең ул кыюлык белән.

Мин белгән Чаллы язучылары тату, бердәм, ярдәмчел. Бүгенге вазгыятьне аңлаган хәлдә телне саклау өчен тырышалар: очрашуларга йөриләр, кичәләр үткәрәләр, яңа проектлар белән яшьләрне җәлеп итәргә омтылалар. Биредә әле «Көмеш кыңгырау» республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы да бар. Татарча язган һәр баланың кечкенә генә уңышына да бергә куанабыз, аларны сакларга, үстерергә тырышабыз.

– Нәрсә ул ирек?

– Ирек ул – үзеңнең вөҗданың кушмаганны эшләмәү мөмкинлеге. Кешеләр бит бик төрле: яшәү рәвешләре, уйлау рәвешләре, дөньяны кабул итү рәвешләре белән төрле. Яралтучы шулай төрле итеп яралткан безне. Минем өчен менә шул төрлелекне саклау мөмкинлеге ул ирек.

– Лилия Фәттахова дигән язучы бүген үзен ирекле дип саныймы? Юк икән, ирекле булыр өчен ни кирәк?

– «Юк, әлбәттә!», – димәкче идем дә, «Әйе, ирекле», – диеп тә була икән. Киң төшенчә бит ул. Бүгенге вазгыятьтән бәйсез түгел мин. Үз уемны Эзоп теле аша җиткерсәм генә. Үзеңне ирекле сизәр өчен, финанс ягыннан да шактый бәйсез булуың кирәк. Ул яктан Телләр комиссиясе үткәргән бәйгедә җиңүем миңа кечкенә булса да финанс мендәре булдырырга ярдәм итте. Бүген үземнең туган ягымда яшим. «Үземә җәй бүләк иттем». Кызыксынучыларга шулай җавап бирәм. «Мәйдан» журналының баш мөхәррире вазыйфасыннан киттем. Ул да минем үзем ирекле рәвештә кабул иткән җитди карарым иде. Хәзер менә татар язучысы профессиональ язучы буларак кына, беркайда да рәсми эшләмичә, үзен тәэмин итә аламы икән – шуны ачыклап карарга исәп. Әдәби-иҗади отпускны бер елга озайтырга булдым әле, җәйге ирегем ошап китте. Әгәр карарларны үзем тиеш санаганча кабул итә алам икән, димәк, мин чагыштырмача ирекле. Әгәр газета-журналларга язып, конкурсларда катнашып кына яшәү мөмкин икән, димәк, бу минем ирегемне арттыра дигән сүз.

Әле бу җәйдә иҗатның «тәрҗемә» дигән тармагы белән дә танышырга туры килде. Ркаил абый Зәйдулла, узып барышлый гына күреп алды да: «Син бит –  профессиональ язучы хәзер, вакытың күп, әйдә, Рәсүл Гамзатовның «Мой Дагестан»ын тәрҗемә ит әле», – ди. «Укыганың бармы бу әсәрне?» – ди. Юк, минәйтәм. «Ничек инде язучы башың белән «Мой Дагестан»ны да укыганың юк?» – ди. «Менә шулай инде», – дим. Ә ул: «Ярар, тәрҗемә итә-итә укырсың», – ди. Бер көн уйладым да алындым бу эшкә. Миндә шундыйрак сыйфат бар: ниндидер яңалык белергә, өйрәнергә мөмкинлек туган икән, димәк, аны сиңа Аллаһ алга таба үсеш өчен биргән, дим дә тәвәккәллим. Җәемнең тулы бер ае шуңа багышланса да, үкенмим: мин ул әсәрне, ул әсәрне язучыны, шундый милли рухы булган халыкны нык яраттым. Бездә ул рух – куян шулпасының шулпасы гына. Бер генә мисал китерәм. Атаклы Шамилнең улы Җамалетдинне сигез яшеннән тотык итеп алып китәләр. Ул егерме дүрт яшендә, рус офицеры булып, «Патша бөек, бай һәм көчле; ни өчен без бу тауларның фәкыйрьлеген, караңгылыкны якларга тиеш? Россиядә бөек әдәбият, бөек музыка, бөек тел бар. Дагыстан Россиягә кушылса, отачак кына» дигән уйлар белән кайта. Офицер киемнәрен суга ташлатып, үз халкының киемнәрен кидертсә дә, башына кереп утырган ул уйларны куып чыгара алмый инде атасы… Менә шундый фаҗига. Бу – уналты ел чит тәрбия алу нәтиҗәсе. Ә безнең фаҗиганең уналтынчы гасырдан башланып йөз елларга сузылуын исәпкә алсак, әле дә исән әле без! Безнең «Җамалетдин»нәребез дә меңләгән бит инде хәзер. Һәм бу табигый да.

– Ә менә укытучы булу тормышта ярдәм итәме, комачаулыймы?

– Егерме ел мәгариф системасында эшләү эзсез югалмас инде ул. Баштарак, укытучылыгың йөзеңә чыккан, диючеләр дә бар иде. Аннары редакциядә, башка даирәдә эшли башлагач, ул бетә төште бугай инде. Укытучының үзе дә сизмәстән бар нәрсәне контрольдә тотарга омтылуы, белгәнен өйрәтергә тырышуы – үзенә дә, башкаларга да комачаулаучы сыйфатлары шулардыр. Үземне өйрәткәннәрен (сорамаганда), басым ясаганны, контрольдә тотканны, ягъни ирекне кысканны яратмыйм бит, шуңа бу һөнәри чирдән тизрәк савыгуың яхшырак. Ә мөгаллимнәрдә булган кызыксынучанлык, белемгә омтылу кебек яхшы сыйфатлар, әлбәттә, ярдәм итә.

– Мәгърифәттән әдәбиятка күчү ничек булды?

– Югары категорияле укытучы. «Татарстанның иң яхшы укытучысы», «Педагог-остаз» грантлары иясе. Укучыларым олимпиада, БДИларда яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Бер карасаң, тагын ни кирәк инде. Ә миндә – эмоциональ яну. Инде элеккеге кебек рәхәтлек, канәгатьлек бирми бу хезмәт. Өстәвенә мин бу вакытта рус мәктәбендә тарих, җәмгыять белеме, хокук дәресләре укытам. Гаделсезлекне бик нечкә сиземләүче күңелемә нидер җитмәвен тоям. Тәвәккәлләп, 2017 елда Чаллыга күчеп килгәч, биредәге әдәби мохиткә эләккәч, урыным нәкъ шул иҗади мохит булуын аңладым бугай. Чаллыга килгәндә, «Идел»гә аналитик мәкаләләр яза идем инде мин, «Ялкын» өчен фантастик хикәяләр язам. Республика матбугатында инде шигырь, мәкалә, хикәяләрем күренә башлаган иде. Инде үзем өчен чиксез зур биеклек кебек тоелган «Казан утлары»нда шигырьләрем басылып чыккан иде. Бу уңайдан мин ул вакытта журналда җаваплы сәркатип булып эшләгән Рамил Ханнановка рәхмәтле. Ул социаль челтәрләрдә минем язганнарны күзәтеп барган булып чыкты, «Шигырьләрегездә тормышны фәлсәфи аңларга омтылыш бар, безгә җибәрегез әле», – дип соратып алды. Ул вакыттагы баш мөхәррир Илфак абый Ибраһимовка да рәхмәтләрем чиксез. Минем шигырьләрне укып, һәрберсе янына шәрехләрен язып («шәп», «йомшаграк», «бик шәп», «бераз үзгәртергә була», «җыр тексты өчен әйбәт» һ.б.), «Шигырь бар, шагыйрь бар», – дип фатихасын биргән иде. Бу – минем өчен уйламаган-көтмәгән ачыш булды: димәк, бөтенләй үк пүчтәк әйберләр язмыйм икән. 2016 ел иде бу.

Аңа кадәр, 2015 елда үзем откан бер грант акчасына «Танырсыңмы?» дип аталган шигырьләр китабымны бастырып чыгардым. Төп максатым – әнине сөендерү. Кереш сүздә Рәниф абый Шәриповның: «Талантың бар икән, язарга хакың бар; яз, Лилия», – дип биргән хәер-фатихасы да канатландырды, әлбәттә. Ләкин үземә үземнең ышанычым юк иде әле, киңәш бирерлек остазлар кирәк иде ул чакта. Социаль челтәрләр аша Марат Кәбировка, Ркаил абыйга чыктым. Марат, мәсәлләрне сүтеп бетереп: «Нинди зоопарк бу?!» – дип бәясен куйды ул вакытта. Соңрак үзенең яңа әсәрләре хакында минем дә фикеремне сораган чаклары булды. «Үстем», димәк. Ркаил абый шактый озак җавап бирми торды. Ул арада инде мин аңа багышлап берничә мәсәл, берничә төртмәле шигырь дә язып өлгергән идем. («Тәпи басып килгән песи баласына/Мәгърур Арысланны күрсәткәннәр…» һ.б.). Җавап хатында Ркаил абый минем шигырьләрнең яхшы ягын да, кимчелеген дә күрсәтеп, поэзиядә җиңел юл эзләмәскә, традицион шәкелдән аерылмаска киңәш иткән иде. «Шигъриятнең бөтен ләззәте, дөресрәге, ләззәтле газабы да шунда», – дигән иде.

Чаллыда яши башлагач, шигырьләр китабымны тотып, Факил абый Сафин янына (ул «Көмеш кыңгырау»да баш мөхәррир иде бу вакытта) киттем. Ул исә бераз актарды да күктән җиргә төшерде дә куйды: «Укырлык бер шигырь дә юк монда», – диде. Бер атна аңга килә алмыйча йөргәч, инде бүтән язмыйм, дигән уйларга килеп беткәч (начар икән, димәк, кирәкми!), үҗәтлекме, нидер уянды: язасым килә икән – язачакмын!

Менә шундый «чыныктыру сынавын» үткәргәннән соң, Факил абый Чаллыдагы барлык әдәби чараларга мине дә үзе белән йөртә башлады; аннары ике китабымның дөнья күрүенә, Язучылар берлегенә кабул ителүемә сәбәпче булды – рәхмәт аңа. Аннары туган авылым Чаллы Башына бер төркем Чаллы язучылары иҗат кичәмә кайттык: авылдашларым каләм әһелләрен беренче тапкыр шулай якыннан күрде.

Әдәби Чаллы мине шулай үз итеп, якын итеп каршы алды, бик тиз үз арасына кертте. Мин бу елларда аралашкан барлык кешегә дә рәхмәтлемен. Айдар Хәлим, Фәүзия Бәйрәмова, Данис Хәйруллин, Рәшит Бәшәр, Сирень Якупова, Әлфия Ситдыйкова, Айгөл Әхмәтгалиева, Айрат Суфиянов, Марс Яһүдин, Лилия Гыйбадуллина… Санап китә башласам, барыбер кемне дә булса төшереп калдырачакмын. Аларның һәрберсе уникум. Кайберләре танылу һәм лаек бәяне алган, кайберләренең иҗатларына әле һаман тиешле игътибар җитеп бетми кебек.

– Әсәр язгач, укучыга җиткерәсе килә. Бүген аның нинди юллары бар?

– Аның бүген иң җиңел юлы – интернет. Әсәр язылуга, укучысына барып ирешә, бәясен ала (Ул бәя лаеклы «лайкмы»? Анысы – башка мәсьәлә). Әгәр Марат Кәбиров шикелле осталыгың булса, интернет-сайт ачып, китапларыңны укучыга җиткерә аласың. Социаль челтәрләр аша китапларын тәкъдим итүчеләрне дә беләм. Язучы аккаунтын даими алып бара икән, аның үзенең даими укучысы да була.

Китапханәләр белән актив эшләүче язучыларны беләм. Китапханәчеләр – китап белән укучы арасында иң якын арадашчы һәм аларның әдәби зәвыгы шулай ук нинди китапларга сорау буласына йогынты ясый.

– Тапталган сорау инде: китап чыгару язучыны бәхетле итәдер, әмма китап укучы бармы бүген?

– Кешелекнең аңлы чоры Сүздән киткән һәм Сүз белән төгәлләнер дә инде ул, димәк, бөтенләй китап укымауга барып җитә икән, юкка чыгуга да ерак калмаган дигән сүз. Китап укучы даирәсе бүген кечерәя бара, ләкин ул татарның азаюына пропорциональ дип уйлыйм.

– Тагын биш елдан китап укучы булырмы?

– Биш елдан әле хәлләр танымаслык дәрәҗәдә үзгәрмәс кебек. Укый торган урта һәм өлкән буын бар бит. Егерме-утыз елдан соң, аларның күбесе бакыйлыкка күчкәч, бушлык ачыграк күренер дип уйлыйм. 2017 елгы мәктәпләрдәге «тел белән эксперимент»ның аяныч нәтиҗәсе – әдәби әсәрләр укып ләззәт алырлык, тәэсирләнерлек яшьләрнең коточкыч дәрәҗәдә азлыгы күренәчәк. Караңгырак минем фараз. Татар тарихы укытылмавы да оптимизм өстәми. Балаларга төп фәннәр, шул исәптән тарих, җәмгыять белеме туган телләрендә укытылмый икән, аларның үз телләрендә мантыйкый фикерләве мөмкин түгел. Мин инде милли үзаң үстерү турында әйтмим дә. Нәрсәгә нигезләнеп, үз-үзләрен хөрмәт итәрлек дәрәҗәдә яратсыннар соң әле алар ата-баба тарихын, аның кыйммәтләрен?! Беренчедән, алар аны өйрәнмиләр, икенчедән, алар бар да – бүгенге көн «Җамалетдиннәре» бит. Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың. Ә әлегә безнең балаларның безнеке булуы өчен мәгариф системасында милли җанлы ата-аналар да, шундый ук фидакарь укытучылар гына тырыша. Соңгы елларда радио-телевидение, газета-журналларда милли проектлар артты, бик хуп. Ләкин алар гаилә белән мәктәпкә өстәмә ярдәмче генә була ала.

Туксанынчы елларда үзем эшләгән мәктәптә булган бер хәл искә төште. Бер укытучы, татарларга карата тискәре мөнәсәбәтен күрсәтеп, ниндидер ямьсез сүз әйткәч, Илназ исемле малай, төркемдәге бөтен татарларны җыеп, дәрестән алып чыгып киткән иде. Укытучы, хатасын танып, гафу үтенгән иде. Менә шундый рухлы балалар елдан-ел азая бара. Вазгыять кискен үзгәреп, яңа шартлар туса гына, хәлләр уңайга үзгәрер кебек. Ул вакытта инде «Татар әдәбиятының укучысы булырмы?» – дип борчыласы калмас. Татар – мәгърифәтле халык ул, үз-үзенә реанимацияне тиз ясар.

– Сезнең иҗатта кулланыштан төшеп баручы «мәсәл» дигән жанр да бар. Бу да бит хәзерге заманга бик килешеп бетмәгән туры сүзлелекне, кыюлык һәм усаллык таләп итә…

– Алдарак әйткәнемчә, бу – ваемсыз, гамьсез булмыйча, җәмгыятьтәге гаделсезлекләрне күрү һәм башкаларга да күрсәтергә тырышу. Мин үземне кыю дип санамыйм. Бөтенләй юаш, куркак булмасам да, көчле көрәшче дә түгелмен. Минем мәсәл язуым, яки башкаларның шундый тәнкыйдирәк әсәрләр язуы  ул – пар чыгарып алу гына. Шуның белән шул.

Аларның тәэсир көче бүген юк дәрәҗәсендә тоела миңа. Ак белән кара буталып беткән заман. Кеше үзенә Аллаһтан бирелгән иң зур бүләкне – уйлау сәләтен кулланса гына, үзе һәм иле өчен җаваплылыкны үз өстенә алса гына, мондый мәсәлләрнең дә җәмгыятьне яхшыртуда өлеше булыр, дип өметләнәм. Ләкин яхшы заманнарны көтеп кенә яхшы заманнар килми инде ул, моның өчен барыбер кулдан килгәнчә тырышырга кирәк. Сүз беләнме, гамәл беләнме Җирдә яхшылыкны арттырасы бар. Мин хәзер «коллектив аң, уңай корылышлы энергия» дип әллә нинди темаларга кереп китмәм инде, шуңа гына инанам бүген: сүгеп кенә җәмгыятьне үзгәртеп булмый (шулай ук кешене дә), булдыра алган кадәренчә игелекле гамәлләр кылырга кирәк.

– Язучыны түрә итсәләр (мәсәлән, сезне), тормышта нәрсәне үзгәртер иде?

– Һәркем үз эшен эшләсен инде ул, үзенең кулыннан килгәнне. Системада бер шөреп кенә бит ул түрә, язучымы-түгелме – барыбер. Язучы, әлбәттә, ул системага барып эләгә икән, тел-әдәбият белән бәйле проектларга керешер иде. Керешеп карар иде.

– Әле кичә генә республика көне иде. Нинди хисләр калдырды быелгы бәйрәм?

– Минем өчен абсурд бәйрәм ул. Нәрсәне бәйрәм итәбез соң без, кайсы уңышыбызны? Балаларга бер риваять сөйли идем. Сталин үзенең ярдәмчеләренә ничек идарә итәргә кирәклеген өйрәтмәкче була. Бер тавык тотып китерергә куша. Аннары аның йонын йолкырга куша. «Карагыз хәзер!» – ди. Мескен тавык, кая барырга белмичә, салкыннан дер-дер калтырап басып тора да тиранның күн итегенә килеп елыша. Сталин аны этеп җибәрә, тавык һаман саен аның аягына килеп чүмәшә. Аяк тирәсендә аз булса да ышыграк, җылырак бит.

Кыскасы, минем өчен бәйрәм түгел бу. Урам тутырып, татар балалары татарча сөйләшеп йөрсә, татарча җырлар яңгырап торса, татар кинофильмнары аншлаг белән барса, авылларда эш урыннары булдырылып, мәктәпләр сакланып калса һ.б. – бәйрәм көн шуннан соң башланыр иде.

– Иң зур теләгегез нинди?

– Менә алда әйткән бәйрәм көнен күрү. Дөньяның акылына килеп, дошманнар түгел, дуслар эзләгән көнен күрү.

Блиц-сораштыру

– Нинди темага алынмас идегез?

– Педофилия. Балаларга карата җәбер-золым темасына.

– Яраткан афоризмыгыз бармы?

– Үзе башкаларны хөрмәт иткән кеше генә хөрмәткә лаек.

– Адәм баласы тормыш девизлары уйлап таба. Сезнең бармы?

– Юк.

– Яраткан шөгылегез?

– Табигатькә чыгып, фотога төшерү.

– Яратмаган шөгылегез?

– Сәхнәдә чыгыш ясау (интроверт мин).

Гөлинә Гыймадова

 

 


Лилия Фәттахова: «Һәркем үз эшен эшләсен инде ул, үзенең кулыннан килгәнне»” язмасына фикерләр

Фикер өстәү