Россиянең Европа өлешендәге бөтен төбәкләрендә әбиләр чуагы булачак дип фаразлыйлар

Быел әбиләр чуагы Россиянең Европа өлешендәге барлык төбәкләргә киләчәк. Бу хакта Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд белдерде. ТАСС шул хакта яза.

«Россиянең бөтен Европа территориясендә әбиләр чуагы фаразлана, шул исәптән Идел буе федераль округында да», — дигән ул.

Җылы һава торышы башланыр алдыннан Россиядә яшәүчеләргә «туңып алырга» туры киләчәк, диде белгеч.

«Россиясенең Европа өлешендәге бөтен территориядә явым-төшем чоры да һәм әбиләр чуагы да була. Әмма төгәл көннәрне якынча өч тәүлек эчендә фаразларга мөмкин», — дип йомгаклады ул.

Казан федераль университеты профессоры сөйләвенчә, Татарстанда әбиләр чуагы сентябрьнең икенче декадасыннан да иртәрәк булмаячак.

 


Фикер өстәү