Казан метеорологы әбиләр чуагы һәм алтын көзнең кайчан булачагын әйтте

Киләсе атнада Татарстанга әбиләр чуагы килер дип фаразлана. Бу хакта «Татар-информ»га Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«Хәзер кыска вакытлы салкыннар күзәтелә. Ул Россиянең Европа өлешенең төньяк циклон йогынтысында булуы белән бәйле. Арктика һавасы килде, атмосфера фронты активлашты, яңгыр яуды. Әмма тиздән һава торышы үзгәрәчәк», — диде ул.

Бу кыска вакытлы салкыннар. Якшәмбе-дүшәмбедән башлап Татарстан башкаласында һава температурасының күтәрелүе көтелә. Әлегә уртача тәүлеклек температура климатик нормадан түбән.

«Казанда көндез һава температурасы +14..+15 градус, төнлә +8..+10 градус. Киләсе атна башында без климатик нормага киләбез, мөгаен, әбиләр чуагы булыр», — диде Переведенцев.

Профессор искәрткәнчә, әбиләр чуагы – ул көзге яңгырларны алмаштыра торган коры, җылы һәм кояшлы һава торышы.

«Әбиләр чуагы салкын, яңгырлы һава торышынан соң килә. Хәзер без температура, явым-төшем буенча чын көзге һава торышын күзәтәбез. Төньяк агымнар, арктика һавасы… Әгәр бу кыска вакытлы салкыннардан соң җәйге һава торышы килә икән, бу әбиләр чуагы, яки аның беренче дулкыны була», — диде Переведенцев.

Казан федераль университеты профессоры билгеләп үткәнчә, киләсе атнаның аерым көннәрендә Казанда уртача һава торышы климатик нормадан 2-3 градуска югары була. Шулай итеп, шәһәргә әбиләр чуагы килә.

«Җәй – ул уртача һава торышы 15 градустан югары булган чор. Киләсе атнада берничә көн коры һава торышы урнашачак. Әбиләр чуагы гадәттә берничә көннән алып 1-2 атна дәвам итә ала», — диде ул.

Метеоролог искәрткәнчә, кайбер елларда Казанда әбиләр чуагы бөтенләй булмаган. Көзен коры һәм җылы чорның дәвамлылыгы тотрыклы антициклон белән билгеләнә.

«Антициклональ, кояшлы һава торышы, аяз күк йөзе. Әгәр мондый чор яфраклар саргайган вакытка, сентябрьнең икенче яртысына туры килә икән, димәк, алтын көз килә», – дип тәмамлады Переведенцев.

 


Фикер өстәү