Казанда аномаль җылы һава торышы көтелә

Алдагы биш көн Казанда аномаль җылы булачак. Бу хакта КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире – профессор, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«Бу җылылык аномалиясе. Уртача тәүлеклек температура климатик нормадан өч градуска югарырак. Хәзер норма буенча  Казанда тәүлеклек уртача температура -3 градус булырга тиеш , —  дигән ул.

Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү буенча федераль хезмәтнең Татарстан идарәсе мәгълүматларына караганда, шимбә көнне шәһәрдә 8,5 мм кар явуы көтелә. Тик киләсе атна башында шәһәргә суытачак, уртача тәүлеклек температура нормада булачак.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразына караганда, 18 ноябрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кар явуы ихтимал. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Төнлә һаваның минималь температурасы 4-9 градус, көнчыгыш районнарда 12-17 градус салкын булачак. Көндез максималь һава температурасы 1-4 градус тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык саклана.

19 ноябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы, урыны белән бераз кар явачак. Җил көньяк-көнбатыштан, урыны белән тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр була. Төнлә һаваның минималь температурасы 2-7 градус салкын, ә көндез максималь һава температурасы -5 градус булачак.


Фикер өстәү