3 ай эчендә Республикада су коенганда 53 кеше батып үлгән

1 июньнән республикада су коенганда 53 кеше, шул исәптән 6 бала батып үлгән. Ел башыннан исә сулардагы 89 һәлакәт очрагында барлыгы 66 кешенең (8 бала) гомере өзелгән. Кешеләрнең харап булуының төп сәбәбе тиешсез урыннарда су керүгә бәйле. Нәкъ менә шуның аркасында 8 баланың гомере өзелгән. Җәй башыннан бирле Татарстанда тиешсез урыннарда коенган 64 кешегә штраф салынган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре 65 кешене, шул исәптән 12 баланы үлемнән коткарып калган. Быел 23 районда суларда куркыныч очраклар булган. Шул ук вакытта һәлак булучыларның елдан-ел кимүе күзәтелә. Мәсәлән, 2012 елда суларда 198 кешенең гомере өзелсә, 2022 елда бу күрсәткеч 86га калган.

 

 

 


Фикер өстәү