«Шундый матур, кояшлы көнне җир астына кереп ят инде, җә!»

Күптән түгел сабакташыбыз, язучы, шагыйрь, журналист Рашат Низамиевны җирләдек. Арабыздан көтмәгәндә китеп барды ул, бакчасында эшләп йөргән җирдән үлеп киткән. Документларны барлаганда васыятьнамәсен тапканнар. «Хатынымның авылы – Бәрәзәдә җирләгез, Нәсирәм белән каберләребез дә янәшә булыр», – дип язып калдырган.

Гаҗәп тынгысыз кеше иде Рашат, баскан җирендә биеп торыр иде, шуңа күрә без аны үзара «терекөмеш» дип йөрттек. Бернәрсәдән дә зарланмады, соңгы сулышына хәтле эшләде дә эшләде ул.

Тагын бер сабакташым, Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров белән Бәрәзәгә барып җиткәнче, Рашат дусны җир куенына куйганчы вафатына ышанмадык без аның. Зиннур әледән-әле: «Шундый матур, кояшлы көнне җир астына кереп ят инде, җә!» – дип кабатлый, кулы белән йөрәк тирәсен капшап куя.

Зират эченә кергәнче Рашат яткан колашаны җиргә куйдылар да хәзрәт укый башлады. Без йоласын китереп, рәт-рәт басып, имамга оеп торабыз. Шулвакыт минем янга аклы-сарылы кечкенә генә бер эт килеп басты. Моңсу күзләрен күтәреп миңа карап алды да, хәзрәткә текәлеп, тынып калды.

Хәзрәт укып бетерде, хатын-кызларны койманың тышкы ягында калдырып, зират эченә атладык. Эт тә башын иеп безгә иярде. Тегендә-монда йөгереп йөрмәде, тавыш чыгармады. Рашатны җирләгәндә этне беравык күздән югалтып тордым. Инде яңадан дога укырга әзерләнгәч, минеке кебек аяклары авыртканнар өчен куелган эскәмия  янына килеп арт аякларына утырды бу. Хәзрәт укый башлагач, кешенеке кебек акыллы, моңлы күзләре белән янә миңа карап алды да, гафу үтенгәндәй кыяфәт чыгарып, үләнгә сузылып ятты да әкрен генә күзләрен йомды.

Сәер иде аның үз-үзен тотышы. Әйтерсең лә имамга оеп, безнең белән дога укыды. Хәзрәт укып бетергәнче тынын да чыгармады. Дога тәмамланып, без бераз кыймылдаша башлагач, әкрен генә күзләрен ачты, аннан торып утырды һәм безгә ияреп зираттан чыкты. Акыллы, мәгънәле карашы белән безне озатып калды.

Соңгы вакытларда мин мистикага тартым хәлләргә еш очрый башладым. Бәрәзәнең бу сәер эте белән очрашу да шундый хәлләрнең берседер дип кабул иттем. Өйгә кайткач та күңелем тынычлык тапмый интекте. Аптырагач сабакташым Зиннурга шалтыраттым. Эткә ул да игътибар иткән икән. «Язарга уйласаң, сиңа бер гыйбрәтле язма җибәрәм, кирәк тапсаң, файдаланырсың», – диде. 1947 елда язылган хат иде ул, Зиннур архивтан аның күчермәсен алган булган. Кыскача эчтәлеге мондыйрак. Себергә сөрелгән дин әһелләрен Воркутага шахта төзергә җибәрәләр. Алар арасында абыйлы-энеле ике мулла да була. Җомга көнне намаз укыганнары өчен лагерь хуҗасы сакчыларга әйтеп аларны гел кыйната торган була. Инде муллалардан тәмам котылырга теләп, бер җомга көнне боларны этләрдән талаттырырга ниятли. Махсус ач тотканга, тәмам ерткычка әйләнгән алты этне бәйдән ычкындырырга куша. Үзләренә таба чабып килгән этләрне күргәч, муллалар аларга каршы борылып баса да, кулларын югары күтәреп, дога укый башлыйлар. Шунда көтелмәгән хәл була: ике бертуган янына килеп җиткәч, этләр өрүдән туктый, койрыкларын болгап, чиный-чиный муллалар тирәсендә әйләнеп йөриләр дә, аларның аякларын ялый башлыйлар. Бу хәлне күргәч, тоткыннар гына түгел, сакчылар да елап җибәрә.

Хаттагы соңгы җөмләләрне үзгәртми-нитми генә күчереп язарга булдым. «Бөек көч бар! Тырыша-тырыша Аның юклыгын исбатларга омтылсалар да, Ул бар!»

Хатның авторы билгесез. Күрәсең, атеизм котырган заманда, хат язучы үзенең исемен куярга базмагандыр. Мин дә, Зиннур да илаһи көч барлыгына ышанабыз. Җомга көнне бакыйлыкка күчкән кеше турында «бәхетле үлем белән үлгән» диюләренә дә ышанабыз. Үлем турында «бәхетле» дип әйтү сәер тоелса да, җомга көнне вафат булган Рашат рухына, укылган догаларыбызның барып җитәсенә, авыр туфракларын җиңел итәчәгенә, дустыбызның урыны җәннәт бакчаларының түрендә булачагына да ышанабыз.

Ә Бәрәзә маэмаена килгәндә, аның үз-үзен шулай тотуы минем өчен һаман да сер булып кала әле. Аның белән нинди илаһи көч идарә иткән икән дип уйлап куям.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү