Кайту

(Хикәя)

Казан аэропорты хаҗиларның соңгы төркемен каршыларга әзерләнә иде. Инде диктор «Төрек авиалинияләре» очкычының, Истанбул – Казан рейсын төгәлләп, ярты сәгатьтән төшеп утырачагын игълан итте. Шул чакта кайтучы пассажирларны кабул итәчәк терминал каршына килеп туктаган таксидан ашыгып бер ир төште. Чәчләре кыска итеп алынган башына ак челтәр түбәтәй кигән, сакалы чаларган бу ир чамасыз дулкынлана һәм ашыга иде. Каршы алучылар төркеменә килеп кушылгач та ул никтер тынычлана, бер урында тик кенә тора алмады. Әллә инде һава аланына килгән кешеләр арасында аның якын бер танышы булырга тиешме, әллә гадәте шундыймы: тынгысыз күзләр бер йөздән икенчесенә сикереп, һәр чалымны кызу гына тикшереп уздылар. Танышлар очрамады шикелле. Ир, уң кулын йөрәге өстенә куеп, үзен тынычландырырга тырышты. Иреннәре нидер пышылдады. Карап торышка түбәтәй астындагы башта барысы да тәртиптә түгел микән әллә дигән фикер дә туарга ихтимал иде. Әмма халык төркеме алай кеше тикшереп мәшәкатьләнмәде. Һәркем үзенең якынын көтә, барысы да аз гына дулкынланган. Мондый чакта кемнең кемдә эше булсын? Узгынчы йөзләр, бу гомернең кыска бер мизгелендә чалынып кына китә торган карашлар беркемне дә кызыксындырмый. Әнә инде мөсафирларның паспорт контроле уза башлавы мәгълүм булды. Әнә хаҗдан кайтучыларның тулы тикшерүне үтеп, юл сумкасын тәгәрмәчләре өстенә утыртып тартып чыгып килүче беренче төркеме күренде. Тынгысыз ир алга ук чыгып баскан, алай гына да түгел, күкрәге белән килүчеләргә таба атлыккан иде. Кинәт кенә ул үзенең көткәнен күреп алды шикелле. Ап-ак түгәрәк йөзен генә ачык калдырып яулык бөркәнгән егерме яшьләр тирәсендәге кызга омтылып: «Сәрбиназ!!!» – дип йөрәк түреннән үк чыккан тавыш белән кычкырып җибәрде. Кыз исә үзенә турылап килүче чал ирне күреп, сискәнеп артка чикте – ул Сәрбиназ түгел иде…
1995 елның җәендә Ташлыярда үлем күп булды. Әҗәл үзенә генә билгеле сәбәп белән әле бер ирне тотып ала, әле икенчесе яман чирдән тернәкләнә алмый иде. Илле яшьне яңа гына узган ирләр байтак кырылгач, чират хатын-кызга да җитте: кырык тугыз яшьлек Галия, инсульт тотып, атна-ун көннәр тирәсе генә ятты да җир куенына кереп урнашты. Әнисенең җеназасын озатканда, Сәрбиназ үксеп-үксеп елады да соң! Үлем үкенечсез булмый, дисәләр дә, Галиянең кинәт кенә мәңгелеккә күчүе икеләтә-өчләтә авыр булды. Әле унбиш көн элек кенә гомер буе ашлама катыш тузан сулап кырда эшләгән тракторчы Фатихны – Сәрбиназның әтисен җирләделәр. Фатихның үлемен хатыны авыр кичерде. Әллә шул ярамадымы, бала табу йортына барудан башка хастаханә күрмәгән Галия сулып китте һәм тиз өзелде. Йортның болай да мәшәкатьле чагы – туйга әзерләнгән вакытлар иде. Фатихның инде туйны көтеп ала алмаячагы мәгълүм булгач, никахны алга күчергәннәр, мулла чакыртып, әтидән фатиха сүзен әйттереп, яшьләрне кавыштырып куйганнар, әмма рәсми язылышу һәм туй мәҗлесе булмаган иде әле. Үләренә бер көнләп вакыт калгач, Фатих гаиләдәгеләрне сөендерде: аңсыз яткан җиреннән кинәт кенә торып утырды да берни дә булмагандай сөйләшә башлады. Уйнап-көлеп үткәннәрне искә алды, якыннары ул саташып урын өстендә яткан чагындагы хәлләрне әйтеп, үзара көлештеләр. Барысына да авыр чак артта калган шикелле, гаилә башы бүтән урынга егылмас төсле тоелды. Табибларның, үлем карары чыгарып, Фатихны өч ай элек хастаханәдән кайтарулары онытылып торды, күңелләр могҗиза буласына ихлас ышана башлады. Фатихның күрше өйдә яшәүче апасы Сәлимә генә эшне аңлады: әҗәлнең соңгы сулыш алдыннан бәхилләшү мөмкинлеген генә бирүе бу. Өйгә инде күптән мәет исе сеңгән, кергән-чыкканнар ул исне сизәләр иде. Яман чир үңәченнән тотып алган Фатих исә кичен, берни булмагандай, бер чынаяк чәй эчте, ярты сынык ипи ашады да дөньялыкта ашыйсы ризыгы шуның белән төгәлләнүен аңлатып сузылып ятты. Төн уртасында Сәрбиназ Сәлимә апасының тәрәзәсен какты. Хатын ул кичне йокламый ятты, тәрәзәдә Сәрбиназ шәүләсе күренүгә үк, энесенең сулышы өзелгәнен аңлады. Фатихның каберенә өелгән кызыл балчыклар тыгызланып та өлгермәде, янәшәдә хатыны Галиягә ләхет алдылар. Галия үлгәннән соң, авылның йөзьяшәр карчыгы Маясма әби, аптырап, гаиләсендәгеләргә эндәште: «Сез барыгыз да үлеп беткәч, мин ялгызым нишләрмен икән?» – диде. Сорау бик мәзәк яңгыраса да, карчыкны аңлап була иде: авылда гел урта яшьтәгеләр кырыла, аның улы белән килене – быел җир куенына күчкәннәрнең яшьтәшләре, әҗәл исә адәм баласына аңлашылмаган ниндидер сәбәп белән сугыштан соң туып җиргә басканнарны сайлый быел. Әби исә тәнгә таза, зиһенгә нык һәм чын күңелдән үлем үзен онытты дип уйлый башлаган иде инде. Әҗәл туктарга җыенмас кебек, һаман да шул илле-алтмыш яшьләр тирәсендәгеләрне алып китеп торыр төсле тоелды. Шундый чаклар булды: атнасына ике кабер казылды. Бары тик ноябрь урталарында, җиргә эремәслек итеп кар яткан көннәрдә генә кискен борылыш булды. Ноябрьнең ялкау таңы теләр-теләмәс кенә сызылырга җыенган бер сәгатьтә Ташлыярның күршесендәге Каенсарның мал табибы Хәйдәр атна буе сакалы кырылмаган йөзен ялт итеп чистартып кырды, хатыныннан якасы керләнмәгән чиста күлмәк сорап алды, пөхтә итеп киенде. Хатынының: «Гомер булмаганны болай көязләнеп кая җыендың әле?» – дигән соравына: «Ташлыярдан Газраилне алып менәм, җитәр инде, анда күп йөрде», – дип бер генә җөмлә әйтте дә, толыбын киеп, дарулы сумкасын иңенә асып чыгып китте. Кичке сәгать алтылар тирәсендә Хәйдәрнең инде суынып беткән гәүдәсен ике авыл арасындагы карлы юлдан табып алдылар.
Адәм балалары, тәкъдирләрендә язылган сәгать җиткәч, дөнья белән бәхилләшүдән туктамадылар. Ташлыярда да, Каенсарда да шомлы ул елдан соң вакыт-вакыт каберләр өстенә кызыл балчыклар өелеп торды. Туксан бишенче ел исә хәтерләргә Маясма карчыкның курку катыш борчылып әйткән сүзләре, мал табибы Хәйдәрнең кырыс җөмләсе белән кереп калды. Дөнья куып тупасланган күңелләр әтисе белән әнисен озатканнан соң, Сәрбиназның кайгысын уртаклашкандай итеп, берничә тапкыр ашка җыелдылар да үз мәшәкатьләренә кереп чумдылар. Болын кадәр өйдә ялгыз калган кыз ваемы берәүдә дә юк, һәркем үз гаме белән яшәвен дәвам итте. Сәрбиназ исә ул көннәрдә сулышы саен ут йотты. Туй вәгъдәсе биргән Бәхтияр вахта белән Себергә эшкә киткән җиреннән кайтып күренмәде. Югыйсә инде загска гариза бирергә, туй көнен билгеләргә дә, хәсрәтләрне онытып, гаиләле тормышны башларга вакыт күптән җитте. Хәбәр көтеп зарыккан һәм ут йотып яшәгән Сәрбиназ берничә атнаны хәвефле сагышта үткәрде. Өметләр өзелде дигәндә генә, көннәрдән бер көнне Сәрбиназның капкасы төбенә Бәхтиярнең машинасы килеп туктады. Ап-ак «Волга»ны тәрәзәдән үк күреп, әллә каян танып алган иде: ашкынып тибә башлаган йөрәге җилкенгән хәлендә яшь хатын урамга атылды.
Машина ишеге бик авыр ачылды. Сөенечтән күзләрен яшь элпәсе каплаган Сәрбиназ башта шәйләми һәм аңышмый торды – тимер аттан төшүче Бәхтияр түгел, аның әтисе Гафур – Сәрбиназга каената булырга тиешле Балтач ире иде. Каената киленнең эчке халәтен сүзсез дә аңлады. Башы аска иелде, хәсрәтле күзләрне яшь хатыннан яшерәсе килде, әмма барып ук чыкмады: хыянәтчел рәвештә бер тамчы яшь ирнең бите буйлап акрын гына агып төште.
– Килен, – диде Гафур, тавышын бар көченә ягымлы итәргә тырышып, – Бәхтияр югалды бит әле безнең. Эшкә киткән җиреннән кайтмады.
Ни әйтергә дә белми тынсыз калган хатынның агарган йөзенә карап өстәп куясы итте:
– Инде эзләүгә дә бирдек. Эш урыныннан кайту юлына чыгып киткән икән дә үзе… Күренмәде.
Сәрбиназ эчтә нәрсәнеңдер авырттырып өзелгәнен, башка шаулап кайнар кан менгәнен тойды. Гафурга берни дип тә эндәшә алмады. Йөрәк зур бәла булганын төшенде. Аякларның көче югалып, акрын гына җиргә чүкте. Каената ярдәм эзләп як-ягына каранды. Урам буш, тирә-юньдә беркем дә күренмәде.
Медпункттагы кушеткада аңына килде ул. Күзләрен ачканда, өстенә иелгән авыл фельдшеры Миңсылуның кайгыртучан йөзен күрде. Фельдшер венадан укол энәсен тартып чыгарды да: «Я, кайттыңмы бу дөньяга?» – дип елмаеп җибәрде. Нәкъ шул минутта дөньяга киләчәк җан, үзе турында белдертеп, карында селкенеп куйды.
Тормыш дәвам итте. Син хәсрәтләнә дип кенә вакыйгалар агышын туктатмадылар. Бәхтиярдән һаман да бер хәбәр дә ишетелмәде. Тәкъдир белән килешми булмый дип, Сәрбиназ иртән, әти-әнисеннән калган сыерын савып, көн дә мәктәпкә эшкә йөрде. Карындагы йөк кенә көннән-көн авырайды да, йөздәге элекке елмаю гына аны ташлап китте. Авылдашлар бәхетсез бу җанның бәласен төрлесе төрлечә кабул итте. Аңа теләктәшлек белдереп, кызганып караучы карашлар да җитәрлек булды. «Аласын алган да качкан моның егете», – дип арттан гайбәт сөйләүчеләр дә табылды. Кара фантазияләр эшкә җигелде. Имештер, Бәхтияр баеп киткән, Урал ягында кайсыдыр бер шәһәрдә эш йөртә, инде өйләнгән икән дип сүз таратучылар чыкты. Ул авызларны беркем дә тыймады. Уз хыялларына үзләре ышанучыларның гайбәте кар йомарламы сыман үсте. Шунысы яхшы иде: Сәрбиназ үз итен ашаучыларны ишетмәде. Бары тик бер тапкыр, ишеге ярымачык калган директор кабинеты яныннан үткәндә, хезмәттәше Гөлүсәнең ярсулы сүзләрен ишетеп шаккатырга туры килде аңа. Алдагы көнне генә директор Рәүф абыйсының өстәленә декрет ялына китү өчен кирәкле кәгазьләрне кертеп салган иде. Күрәсең, Сәрбиназ укыткан сәгатьләрне бүлә башлаганнар да директор Гөлүсәне чакырткан.
– Әллә шул уйнаштан бала табучы хатынны бала тапканнан соң кабат эшкә чыгарырга җыенасыңмы, Рәүф абый? – дигән сүзләрне ап-ачык ишетеп, Сәрбиназның сыны катты, йөрәге туктап калгандай булды. Аллаһ белә: беркайчан зина кылганы булмады кызның. Никахтан соң бары тик бер кич Бәхтияр белән булып калдылар, шул кичнең истәлеген йөртә карынында. Күрәсең, Гөлүсә аның урынын тулысынча биләргә тели торгандыр. Мәктәптә хезмәт хаклары аз, сәгатьләр җитми иде. Сәрбиназ стенага куллары белән тотынып, көч-хәл белән кабинетына кереп ауды. Үзен кулга алырга кирәк икәнен аңлады ул, чөнки туачак бала өчен җаваплылык хисе барлыкка килгән – яшь кыз йөрәге ана йөрәгенә әверелеп бара иде. Һәрвакыт янда кайгыртучанлык күрсәткән булып йөргән Гөлүсәнең икейөзлелеге аны таң калдырды калдыруын. Ә бит дуслар иделәр, вузда бергә укыдылар, бер бүлмәдә яшәделәр… Соңыннан, гомернең еллары үткән саен, йөзләрдәге битлекнең тиз алышынуын тагын да кат-кат күрергә туры килде. Телләрдәге сүзләр белән калебләрдәге уйларның төрле булуына күнекте Сәрбиназ, адәм балаларының зәгыйфьлеген аңлады, аларны кичерергә өйрәнде.
Көн артыннан көн тагылып килде. Бала табар чак тиз җитте. «Бала табу йортына кем илтер, аннан кем алып кайтыр» – дигән уйлар башка тынгылык бирмәде. Бәхтияр исеме йөрәктә көнгә мең кат, миллион кат төрләнде. Исән булса, Сәрбиназның тарту көче егетне әллә кайлардан тартып кайтарырлык булып тоелды. Күңелгә вәсвәсә артыннан вәсвәсә килде. Әллә, чынлап та, егет аны ошатмыйча ташладымы, эз яшерү түгелме, дигән фикерләр кайнады. Әллә берәр җирдә үтереп ыргыттылармы, дигән куркыныч уйлар да туктаусыз бөтерелделәр.
Төннәрең берсендә Сәрбиназ вакыт җиткәнен аңлады. Исәпләүләр буенча да бәбинең дөньяга чыгар вакыты тулган иде. Чын тулгак башланып, билдән авырту тотып алды. Ыңгырашып караватында торып утырды да хатын, кыйбла якка таба борылып, бөтен йөрәгеннән чыккаен «аһ» белән Аллаһы Тәгаләгә эндәште: «Раббым, – диде, – исән булса, Бәхтиярны минем янга кайтарып күрсәтмичә, җанымны алма!» Аннан торып авыр гына киенде дә, алдан әзерләнгән төенчекне кулына тотып, күршедәге Сәлимә апасының ишеген какты.
Берне көткән иде – дөньяга берьюлы ике җан килде. Берсе – малай, берсе кыз булган ике нарасыйны шәфкать туташы күкрәгенә китереп салгач, ана назы уянган яшь хатынны сөенеч тойгысы белән ачы көенеч хисе бергә биләделәр. Хисләрнең беренчесе өстенлек алды: хатын назлы итеп елмаеп җибәрде, күкрәгеннән сулышы җиңел чыга башлады. Бары тик палатага чыгарып салгач кына, мул булып күздән яшь акты. Дөньяга таң яралып килә, тәрәзәдән акрын гына яктылык керә башлаган. Яктылык белән бергә күңелдә өмет хисе дә уянды, Бәхтияр исәндер, сабыйларны өйгә алып кайтыр көн җиткәнче, килеп тә җитәр шикелле тоелды. Шул уйга суга батучы саламга тотынган төсле тотынды ул. Юанычлы уйдан башка яшәү авыр, күтәрә алмаслык авыр иде.
Бала табу йортында көннәр тиз узды. Өйгә кайтыр көн якынлашкан саен, Сәрбиназның йөрәге елады. Ул күрә иде: башкаларны чәчәкләр һәм бүләкләр күтәреп алырга киләләр дә машинага утыртып алып кайтып китәләр. Ул ничек кайтыр? Шәфкать туташларына бирергә дигән тыйнак бүләген Сәлимә апасына алдан ук биреп куйган иде куюын. Әтисенең апасы көн дә янына килде, аның белән кәгазьгә язып кына аралаштылар. Иртәгә өйгә дигән көнне үзен чыгарачаклары турында язды да мендәр читен тешләп кайнар яшь түкте Сәрбиназ. Иртәгесен тәрәзәдән бала табу йорты ишегалдында таныш ак «Волга»ны күреп, йөрәге урыныннан купты. Әллә Бәхтияр кайтканмы?! Аллаһы Тәгалә, яшь хатынның елап-ялварып кылган догаларын кабул итеп, бүген аны бәхет белән бүләкләргә булганмы?!
Бәбиләрне алып кайтырга дип, йортка килен төшерми генә каената белән каенанага әверелгән Гафур белән Нәфисә килгәннәр икән. Сәрбиназ, тагын аякларында көч югалганын тоеп, машинага утырырга ашыкты. Бу юлы үзен кулда тота алды ул, бары тик йөрәк әрни иде… аһ, әрни иде! Машина Балтач чатына борылгач, башта югалып калды. «Кызым, – диде йомшак кына итеп Нәфисә. – Бәхтиярнең, сине килен итеп төшерергә дип, махсус алган машинасы бу. Үзебезгә кайтабыз». Сәрбиназ эндәшмәде. Хыянәтчел төстә күздән яшьләр генә актылар да актылар. Хәер, руль тоткан Гафурның да кул арты белән йөзен еш сөрткәне күренде.
2017 елның көзендә Гарәфә тау янәдән бөтен дөньядан хаҗиларны үз итәгенә җыйды. Рәхмәт тавын, умарта күче саргандай, ак ихрамга кергән ирләр сарып алган иде. Россиялеләргә бирелгән махсус урында шималь яктан килгән меңләгән хаҗи эссе Мәккә кояш астында чатырларга урнашты. Ирләр һәм хатын-кызлар Аллаһы Тәгаләгә ялварып кыйблага карап бастылар. Бер мизгелгә дә өзелмичә миллионлаган авыздан пышылдап дога сүзләре чыкты. Нинди генә язмышлар юк монда! Уралдан килгән Борис Неизвестный да шуларның берсе бит. Борисның үз мәшәкате, йөрәгендә йөрткән татлы үз хыялы бар. Аллаһтан үзен кичерүне сорап, җәһәннәмнән саклавын, җәннәттән мәхрүм итмәвен үтенгәч, шул теләге белән дә уртаклашты. Юк, Раббысыннан дөнья малы да, бер мизгеллек ләззәтләр дә теләмәде ул. Алтын куллы бу ир дөнья малын җитәрлек тапты: үз йортын төзеде, дөнья буйлап сәяхәт кылырлык акча эшләде. Быел, ниһаять, изге җирләргә аяк басты. Хаҗ сәфәренә күптән ниятләгән иде, инде фарыз гамәлнең югары ноктасына – Гарәфә көненә килеп җитте. Гарәфәдә кылынган ихлас догалар кире кайтарылмый дип, Борис үзенең бер догасына бу дөньяда ук җавап көтте. «Раббым, – диде ул бөтен кальбе белән Галәмнәр хуҗасына юнәлеп, – шөкер, мине малсыз итмәдең, аяк-кулларым да таза-сау, бу дөньяның иң зур нигъмәтен – иман байлыгын да бирдең миңа. Инде югалган хәтеремне үземә кайтар: кем икәнемне белдер. Онытылган гөнаһларымнан тәүбә итәргә, хаталарымны төзәтергә насыйп ит». Кояш баюга таба якынлашканчы, тәүбә-истигфар артыннан шушы сүзләрне мең кат кабатлады. Мәккәнең кызу кояшы биек тау артына төшеп югалырга җыенганда, Борис, госел коенырга дип, юыну урынына юнәлде. Чатырлар артына чыгуга, кыйблага карап догада кулларын күтәргән йөзләгән хатыннан торган төркемгә юлыкты. Күңел нечкәрде, күзләрдән яшь килде.
Мөздәлифәдә эссе җиргә тәгәрәшкән хаҗилар изрәп йоклаганда, Борисның күзенә йокы эленмәде. Иртәнге якта авыр көн көтелүе мәгълүм булса да, тәненә ял бирә алмады. Бары тик таң алдыннан ярты сәгатьлек кыска йокыга талды. Шунда гаҗәеп төш күрде Борис. Яланаяклы балачак икән, имеш. Ул Казаннан кайтып килүче әнисен каршы алырга автобус тукталышына йөгерә. Аяклары җиргә тими дә диярлек. Менә очып диярлек әнисенең кочагына килеп керде. Ана улын кысып кочаклады да, башыннан сыйпап: «Улым, бүтән бер дә онытма: исемең – Бәхтияр синең», – диде һәм улының кулына бизәкле матур туп тоттырды. Күзләр шул минутта ачылдылар, колакта әнисенең сүзләре чыңлап тора иде. Акрынлап тормышның үткән мизгелләре хәтердә яңара башлады. Менә ул – Казан авиация институтын тәмамлаган яшь инженер – вахта белән Себергә барып, нефть чыгару җиһазларын көйләп йөри. Соңгы вахтадан, поездга утырып Екатеринбургка кайтканда, вагонда сугыш чыкты. Юлда еш йөреп, Уралга кадәр поезд вагонындагы исерекләр туена ияләшкән иде Бәхтияр. Гадәттә бернигә дә игътибар итми үз сәндерәңдә йоклап ятсаң, сиңа кагылмый алар. Соңгы тапкыр кайтуда, яшь бер кызны үзенә бәйләнгән исеректән аралап аласы итте. Кыз бик инәлеп ярдәм сорый иде, Бәхтияр түзмәде: кызга сузылган кулдан тотты. Оятсыз кулның иясе ялгыз түгел иде, әшнәләре ярдәмгә тиз килеп җиттеләр. Башына төшкән тукмаклардан аңын югалтып егылган егеткә ярдәм күрсәтергә теләүче дә табылмады. Поезд Екатеринбург вокзалына туктаганда, Бәхтияр хәтерен югалткан, кем икәнен оныткан, кесәдә документлар да, акча да юк иде. Вокзалда каңгырып ярты көн йөрде ул. Аптырагач, милициягә мөрәҗәгать итеп карады. Милиция бүлекчәсендә сорау алдылар, фотога төшерделәр, ун бармакны да буяуга манып бастырдылар да: «Надо меньше пить», – дип чыгарып җибәрделәр. Егет аракы эчкәне бармы, юкмы икәнен белми иде. Һәрхәлдә, аракылы витриналар аны үзенә тартмады. Хәер, кесәдә җилләр уйнаганда, исерткеч турында түгел, бер кабымлык икмәк турында хыялланасың икән ул. Бик ашыйсы килгәч, сукбайлар белән чүплектә дә актарынырга туры килде аңа. Михнәт чигеп, шәһәрдә өч-дүрт көн йөрелде. Шәһәр читендәге бистәләрнең берсендә агачтан җиһазлар ясау цехы янына килеп чыкканчы, тормыштан өмет өзелгән, егылып үләсе генә килә башлаган иде инде. Цех койма белән әйләндереп алынмаган, ике эшче станоклар янына такта ташый иде. Хәтерсез егет, ярдәм сорап, шуларга мөрәҗәгать итеп карарга теләде. Соңгы көннәрдә кемнәр генә бусагадан кумады да кемнәр генә мыскыллап көлмәде аннан. Көтмәгәндә цех янына өр-яңа «Тойота» килеп туктады. Машинадан чалымнары Азия кешесенә охшаган бер ир төште һәм эшчеләр белән ярым аңлаешлы телдә сөйләшә башлады. Киемнәре керләнгән, яңагын сакал баса башлаган егеткә машина хуҗасы болай да игътибар итеп өлгергән иде инде. Сөйләмнәрендә җанга якын авазлар ишетеп, Бәхтияр ниндидер бер тартылу белән аларга якынайды да, татарчалап: «Кардәш, бер сынык булса да ипи бир, бик ашыйсым килә», – диде һәм оялып башын аска иде. Машина хуҗасы аңа сынап, текәлеп карады. Егетнең бомж түгел икәнлеге аңлашыла, чөнки чыраенда ниндидер затлы чалымнар бетеп үк җитмәгән. Аннан соң киемнәре дә әле күптән түгел генә аның юньле эш белән шөгыльләнүен искәртәләр. Таушалган булса да, киемнәр яшь тәнгә ятып торалар, сукбайлар болай киенми. Берсе татарча, берсе үзбәкчә әйтешә торгач аңлаштылар: егет вакытлыча шушында тамак ялына эшләп торачак. Аннан күз күрер. Фәрхәд (цех хуҗасының исеме шундый иде) – дөньяны күп күргән кеше, аңлады: сукбай егет, чынлап та, бәлагә тарыган. Күңелнең ниндидер бер почмагы икмәк сорап башын иеп торган оялчан егетне үз итте. Йөзе әлегә таушалмаган, күптән кырынмаган булса да, мөлаемлыгын югалтмаган.
Эшне яратып, ихлас бирелеп тотынды Бәхтияр. Берничә атна эшләүгә, үзен чын оста итеп күрсәтте. Үзбәк Фәрхәд цехына, ул килүгә, бәрәкәт иңде: шәһәрнең төрле почмакларыннан заказлар ява башлады. Бәхтияр тырышлыгы белән затлы мебель ясарга өйрәнделәр, яңа җиһазлар кайтарттылар. Эшләр тауга күтәрелгән саен, Фәрхәд бер нәрсә турында ешрак уйланды: егеткә документлар юнәлтмәсәң, эш харап. Урта Азиядән килгәннәрне болай да гел тикшереп кенә торалар. Табышның байтак өлеше ментларга ришвәт бирүгә китә, «түбә» булырга теләүчеләр погонлылардан башка да җитәрлек. Көндәшләрнең бизнесны тартып алырга омтылулары да сер түгел. Хәтерсез егетне озак бикләп асрау мөмкинлеге юк. Фәрхәд уйлады-уйлады да үткәнен югалткан егетне таныш яһүд табибы Назар Наумовичка күрсәтеп карарга булды. Назар Наумович Ташкентта болганчык чор башлангач, Екатеринбургка күчеп, Россия гражданлыгын алып калган яһүдләрдән иде. Үзбәкчә дә бик яхшы сөйләшүче бу карт белән Фәрхәдләр гаиләсе Ташкентта ук әшнә булып яшәде. Россиягә күчеп бизнес ясаганда да хәйләкәр яһүднең ярдәме аз тимәде. Бәхтиярне клиникаларга йөртеп мәшәкатьләнмәделәр. Фәрхәднең шәһәр читендәге затлы коттеджында өстәл артында тирләп чәй эчтеләр. Назар Наумович, күзлеген маңгайга күтәреп куеп, хәтерсез егетне тыңлап карады, сораулар бирде. Егетне озатып икәүдән-икәү калгач кына: «Мәскәүдә дәвалап карарга мөмкин. Тик файдасы булуына өмет аз, – диде. Аннан хәйләкәр елмаеп: «Кара әле, Фәрхәд. Алтын йомырка сала торган тавыктан котылу нигә кирәк сиңа? Егет таза-сау, эшкә яраклы. Иң яхшысы: психиатрия институтыннан егетнең хәтерен югалтуы турында белешмә алабыз да яңа документлар тутыртабыз».
Назар Наумович әйтте дә, сүзендә дә торды. Ике айдан Бәхтиярнең Сербский исемендәге психиатрия институтында дәваланып та савыга алмавы турында белешмә кулга керде. Аннан аңа Борис Неизвестный исеменә яңа паспорт әзерләделәр, тора-бара хәтта төзүче-инженер дипломына да ия булды. Барысы өчен дә акча кирәк булды, билгеле. Соңыннан үзенә тоткан акчаны Бәхтияр меңе белән кайтарды. Уралда яһүд Назарның Борис Неизвестный исеменә теркәлгән төзелеш фирмасы барлыкка килде. Чын хуҗа булмаса да, Борис эшне уңышлы йөртте, фирма табышка эшләде. Бәхтиярга үз тормышын корырлык мал түләнә иде: тормыштан зарланмады. Татьяна исемле кызга өйләнде, йортлы-җирле булды. Тормышы түгәрәк булса да, егет үткәннәрен эзләүдән тукталмады.
Көннәрдән бер көнне аңа Әҗегол исемле татар авылына барып чыгарга туры килде. Җомга намазына азан яңгырагач, күңеле нечкәреп, мәчеткә таба тартылды. Шунда күңелгә әллә ни генә булды. Йөрәкнең әллә кайсы гына бер почмагында: «Син – мөселман баласы…» – дигән эчке тавыш яңгырады. Икенче бер фикер бу тавышка каршы килеп, мәчеткә таба адымны авырайта: «Әле син яшь, өлгерерсең», – дип аякларны читкә борырга өнди иде. Шунда госелсез, тәһарәтсез килеш кереп, идәнгә тезләнде дә җомга вәгазен тыңлады Бәхтияр. Имам шәһадәт кәлимәсе, аның әһәмияте турында сөйләде. «Ләә иләһә иллаллаһ», – дип кабатлады күңелдән генә яшь ир һәм шунда күңеле тулып, никтер күзләрдән яшь ага башлады. Имамның: «Бу сүзгә хыянәт итәргә ярамый, бер Аллаһка гына гыйбадәт кылучылардан булыгыз», – дигән сүзләре калебкә кереп урнашты. Шәһәргә кайткач, үзбәк Фәрхәдкә барып, намазга өйрәнде, ураза тота башлады, малыннан зәкәт чыгарырга күнекте. Мал җитәрлек иде, чират хаҗ кылуга килеп җитте. Тәвәккәлләп, зур өметләр белән, менә, ниһаять, Мәккә җиренә аяк басты хәтерсез ир. Татьяна автомобиль авариясенә эләгеп вафат булгач, Екатеринбургтагы тормышка инде аны берни дә бәйләми диярлек иде. Балалары булмады, никтер моңа омтылмадылар да шикелле. Борис Неизвестный булып каласы килми, йөрәк һаман да үткәннәрне эзли иде. Мөздәлифәдәге төш җанны айкап чыгарды. Йөрәктә Сәрбиназ исеме яңгырый башлады.
Кәгъбатуллага килеп, саубуллашу тәвафын тәмамлаган мизгелдә, Бәхтиярнең хәтере тәмам ачылып беткән, алдагы көннәргә максат билгеләнгән иде. Ул утырган очкыч Мәскәүгә килеп төшүгә, Казанга билет юнәтте дә, туган якка очты ашкынган күңел. Җанга якын Казан үзгәргән, матурайган икән! Аэропорттан такси яллап, Компрессорлар тукталышына ашыкты. Арчага кайтучы юлаучы машинаны озак көтәсе булмады. Балтачтан да алда Ташлыярга сугылырга дигән ният нык иде. Кайларда икәнсең син хәзер, Сәрбиназ! Бәхтияргә үпкәләдеңме, аңа рәнҗеп үтмәдеме гомерең? Чит ил джибының руленә тотынган шофер Бәхтияргә ник болай сәер итеп карап куя соң әле?
– Кай яклардан кайтып килеш, дус кеше?
Машина хуҗасы түзмәде, шундый сорау бирәсе итте.
– Ерактан, – диде Бәхтияр. – Уралдан мин. Егерме ике ел элек Себергә эшкә дип шушы юлдан чыгып киткән идем. Кайтып килеш менә…
Чит ил машинасы аздан гына юл кырыена очмады. Шофер кисәк тормозга басып туктап калды да, моторны сүндереп, Бәхтияргә таба борылды.
– Әйтәм аны таныш күренәсең, Бәхтияр. Асыл хатыныңны ташлап, кайларда йөрдең, егет?
Күзләр күзгә текәлеп каттылар. Бәхтияр баш миендә актарынды. Кем булыр бу аңа исеме белән эндәшкән чал чәчле ир? Кисәк зиһен яктырып киткәндәй булды. Зөлфәт түгелме? Шул ич. Ташлыярның укытучы егет Зөлфәт белән студент чакта танышканнар иде алар. Бер бүлмәдәге авылдаш кызлар янына йөрделәр. Бер үк елда өйләнергә дип ният кылганнар иде. Бәхтиярнең язмышы менә шулай катлаулы, юллары сикәлтәле булып чыкты. Ике ир, шаккатып, бер-берсенең җилкәсеннән кактылар, бер-берсен кочакларына кыстылар. Сөйләшеп сүзләр бетмәде. Бәхтияр кыскача гына тәкъдирдә сызылган үз юлы турында сөйләп бирде.
– Нинди хатының ялгыз яшәде… Хатыным Гөлүсә үлгәннән соң, Сәрбиназ янына килдем мин. «Икебезнең ике бала, бер гаилә булып яшик», – дидем. «Син кире кага торган егет түгел, Зөлфәт. Тик ачуланма, яме, Бәхтиярнең үлгән хәбәрен ишетмәгән көе, бүтән белән гаилә кора алмыйм мин. Йөрәгем сизә, кайдадыр адашып йөри күк ул. Әнә-менә кайтып килер төсле», – дип җавап бирде. Әтиең дә, әниең дә вафат булгач, Балтачтан Ташлыярга кайтып төпләнде. Ялгызы ике бала үстерде, читтәге берәүгә дә борылып та карамады. Кызыгучылар бер мин генә булмадым бугай.
Зөлфәт сөйләгән һәр сүз Бәхтияр өчен олы яңалык иде. Зөлфәт Ташлыяр мәктәбендә директор икән, Сәрбиназ – укытучы.
– Тик бүген барыбер хатыныңны күрә алмассың әле. Улың белән кызыңны да. Җыйнаулашып хаҗга киттеләр, кайтып җитмәделәр әлегә. Сәлимә апа исән, шуннан белешерсең барысын да.
Димәк, бер юлдан йөргәннәр дә, аймыл булып, Бәхтияр алданрак кайтып җиткән икән.
Зөлфәтнең машинасы таныш йорт янына килеп туктады. Фатих абыйның йорты калай түбәле икән хәзер. Кызыл кирпечтән эшләнгән янкормасы да бар. Капкасы-ишеге бикле йорт янында аз гына моңаеп торды да күршегә – Сәлимә апага атлады югалып йөргән ир.
– Иртәгә төнге сәгать икедә Казанга кайтып җитәргә тиешләр, – диде Сәлимә апа, яшьле күзләрен сөртеп. Аның һәр ымында-карашында «Һай, көттердең дә соң, Бәхтияр!» дигән мәгънә ярылып ята иде. Бәхтияр түзмәде, үткән тарихларны тыңлый-тыңлый суынган чәен эчте дә яңадан Казанга карап юлга кузгалды. Көн инде кичкә авышып бара, төнге сәгать икедә төшүче очкычка өлгерү өчен ашыгырга кирәк иде.

Сәрбиназ улы белән кызыннан чак кына арткарак калып, юлдаш хатыннарның берсе белән сөйләшеп бара иде. Бөтен терминалны яңгыраткан үз исемен ишеткәндә, артка чиккән кызының сумкасына килеп терәлде. Бер мизгелгә генә никтер күзләрне томан каплаган төсле булды. Томан ачылганда, үзләренә таба атылган чал чәчле ир сурәте пәйда булып, акрынлап зурайган шикелле тоелды. Барысы да кинодагы кебек иде. Әллә төшме шунда бу! Секундлар ай кебек сузылып ага башлады. Аннан кинәт кенә барысы да үз урынына кайтты. Кайтаваз бирерлек көчле булып, аэропорт түшәменә кадәр «Бәхтияр!» дигән үзәк өзгеч тавыш яңгырады һәм хатын никахлы иренең кочагына ауды.

 

Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү