Газетага язылу

Зәйнәб Фәрхетдинова: «Күңелемдә электән үк халыкчанлык ята»

«Зәңгәр кыңгыраулар», «Яран гөл», «Йөрәк сере», «Гаепләмә», «Талларым». Бу җырларның исемнәрен саный башлауга, колакта аның моңлы тавышы яңгырый. Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова – яраттыра белә торган җырчы. Сәхнәдә үз-үзен тотышы, җырлаган җырына, аны тыңлап утырган халыкка карата мөнәсәбәте белән артист күңелгә рәхәтлек бирә. Аның бүген дә популяр булу сере шуңа да бәйле.

Зәйнәб Фәрхетдинова: «Күңелемдә электән үк халыкчанлык ята»

Әле яңарак кына ул Казан уртасында «Су буйлап» фестивале оештырып, тамашачысын сөендерде. Зәйнәб Фәрхетдинова белән очрашып, фестивальдән алган кичерешләрен белештек, иҗаты, тормыш хатирәләре турында да сөйләштек.

– Фестиваль бик матур узды. Аның белән нәрсә әйтергә теләдегез?

– Максат бер: халкыбыз саклаган бормаларыбыз, безгә генә хас моңыбыз югалмасын иде. Бүген яшьләр җырларыбызны яңача тәкъдим итә. Үзем дә эзләнәм, алар да эзләнә. Ләкин бүгенге көн белән генә яшәргә ярамый. Сәнгатебезнең асылында булган җырлар да алар арасына су кебек кушылып агып барырга, кыйблабыз югалмаска тиеш. Күп нәрсә җиңеләйтеп тәкъдим ителгән заманда милли моңыбыз онытылмасын иде дигән ният белән оештырылган фестиваль бу.

– Дәвамы булачакмы?

– Әлбәттә, башлагач туктатасы килми. Аны башта Чаллыда ябык мәйданда башлап җибәргән идек. Казанда беренче тапкыр ачык һавада оештырдык. Һәм мин менә шушы вариантны киләчәктә дә саклыйсым килә. Элек «пятачок»лар була иде бит. Менә шуның кебек фестивальне бер урында уздырасы, татар тамашачысының билгеле бер җыелу мәйданын булдырасы килә. Халык җылы кабул итте, бик матур сүзләр яздылар. Алар бит фестиваль буласын белеп килде һәм без тамашачы өметен аклый алдык. Мин бу көннәрдә шул хисләр белән хозурланып йөрим.

– Мондый фестивальләр оештыру – җырчының халыкчан булуы хакында да сөйли. Ул моңа нинди юл узып ирешә? Әйдәгез, гомер йомгагын сүтеп, балачак хатирәләрен дә искә төшерик әле. Азнакай кызы булсагыз да, туган урыныгыз – Үзбәкстан. Менә шунда узган балачакка бәйле истәлекләр күңеллеме, әллә моңсумы?

– Нәкъ менә моңсу. Әти-әнисез булган чакларымны искә алам да моңсуланам. Үзбәкстанда туганнарыбыз булса да, үзләренең җылысын, назларын бирергә тырышсалар да, күңел әти-әнине сагына иде. Иң истә калган моңсу хатирәләрнең берсе – әнидән посылка көтүем. Үзбәкстанда рус мәктәбендә укыдым. Яңа елда Кар бөртеге буласым килде. Әни костюмны посылка белән җибәрде. Тик ул 5 гыйнварда гына килеп җитте. Ләкин шул вакытта посылканы ачкач килгән тәмле исләр гомергә дә минем хәтеремнән чыкмас. Анда биек таулар бит. Мин мәктәпкә барганда да, кайтканда да күккә карый идем. Берәр кош очканын күрсәм, мине әни килеп алсын, дип тели идем. Елап та, җырлап та алган чаклар булды.

– Нишләп Үзбәкстанда әти-әнисез яшәдегез?

– Алар бик күпләр кебек, күрәсең, бәхет эзләп, Үзбәкстанга китеп урнашкан. Әти тракторчы иде. Әни башта балалар бакчасында, аннары мәктәптә пешекче булып эшләде. Бик тырышты, фатир да алды. Язмыш, күрәсең: әти авариягә эләкте дә туган ягына – Азнакай районының Сарлы авылына кайтып китте. Әни дә эшләгән эшләрен авырлык белән генә ташлап кайтырга мәҗбүр булды. Мине дә алып кайттылар. Ләкин бик авыр дип (чөнки йорт та төзи башладылар), кабат Үзбәкстанга илтеп тордылар. Авырлыкларны күрмәсен дип уйлаганнардыр инде. Беренче сыйныфны шунда укып кайттым.

– Кеше кайда яши, шундагы мохитне, гореф-гадәтләрне үзенә сеңдерә. Ә сезнең күңелгә нәрсәләр сеңде?

– Үзбәкстан дигәндә Тянь-Шань таулары, зур елгалары күз алдына килә. Красногорск дигән төбәктә яшәдек. Яз көне тау башына лалә, мәк чәчәклре атканны карарга менеп китә идек. Балачактан лаләләрнең сап-сары, кып-кызыл булып кыр тутырып үскәнен күргәч, минем өчен ике-өч чәчәкле бәйләмнәр кызык та түгел. Кәрзин тулы лаләләрне яратам. Менә шулар бик исемдә калган. Урамдагы сәкегә утырып ашаган чаклар да онытылмый. Эш тә күп иде. Апалар мунча, сарайлар төзеде. Без, балалар, менә шуларны төзү өчен балчык баса идек, аңардан кирпеч ясап киптерә идек. Өлкәнрәк мәктәп балалары мамык җыярга да йөри иде. Ул – бик авыр хезмәт. Анысы миңа эләкмәде. Анда туйлар да бик кызык уза иде, быргылар кычкырталар, барысы да истә. Дуслар да күп булды: үзбәкләр дә, кырымтатарлар да, немецлар да.

– Ә нинди телдә сөйләшә идегез?

– Русча. Совет чоры бит. Авылга кайткач, татарча белмисең дип, Мәгъфия апа чак кына беренче сыйныфта утыртып калдырмады. «Бу бала бер кәлимә татарча белми, ничек укыр икән?» – дигән.

– Ә күңелгә моңны кем салды? Мондый матур тавыш кемнән күчкән?

– Әти җырлый иде. Тавышы матур иде. Саратов гармунында уйнады. Әбием – әтинең әнисе – мөнәҗәтләр әйтә иде. Тагын безнең әти ягыннан әби белән бабай авылдан-авылга җырлап йөргәннәр. Менә шулардан күчкәндер инде.

– Иң беренче тапкыр халык алдына чыгып, кайчан һәм нинди җыр җырладыгыз?

– Авылга кайткач, «Солнечный круг, небо вокруг» дип әниләр бәйрәмендә клубта чыгып җырладым. Бөтен башлангыч сыйныфларны җыеп бастырдылар. Алар, миңа кушылып, хор белән җырладылар. Әни миңа, дүрт яшьтә үк җырлап йөрдең, дип әйтә иде. «Хәтфә» дигән җырны кайдан өйрәнгәнмендер?! Күрәсең, кечкенәдән үк күңел җырга тартылгандыр.

– Җырчы булу уе кайчан килде?

– Башта медицина буенча укырга теләдем. Минем гел кемгәдер ярдәм итәсем килә иде. Мал-туарга берәр нәрсә булса, аягы сынса да булышырга ашыга идем.

Әнинең дә миннән кеше ясыйсы килде. Җырчы булуымны теләмәде ул. Нәселләрендә дә юк. Җитди, төгәл юлны сайлавымны теләде. Шуңа мин җырласам да, җырчы булу турында уйламадым. Абый да вокаль-инструменталь ансамбль оештырган иде, клубта шөгыльләнәләр, шунда: «Монда кызларга керергә ярамый. Бар, кайтып кит», – дип, мине кертми иде. Шундый ачуым килә иде. Шунда бастырып рәхәтләндереп җырлатса, ни була инде? Авылга килгән концертларны да ишек ярыгыннан карап, өйгә кайтып кабатлап, радиодан, пластинкалардан җырларны тыңлап йөрде.

Мәктәптә укытучыбыз Роза Фәттаховна әнигә: «Зәйнәбкә беркая да барырга кирәкми, ул бары тик мәдәнияткә генә барсын», – дип әйтә иде. Медицина юнәлешенә керәм, дисәм дә, мин анда керә алмадым, имтиханнардан узмадым. Документларымны мәдәният институтына тапшырдым да, шунда алдылар. Авылга кайткач, әнигә әйттем. Башта бераз тукталып торды да: «Ярар, әтиең шат булыр инде», – диде. Уңышларымны күрсә дә, җырчы булып китүемне барыбер зурлап кабул итеп бетермәде.

– Тамашачыга таныткан җыр дип кайсы җырны саныйсыз?

– Бервакыт Зөфәр белән телевидениедә Яңа ел кичәсендә катнаштык. Башта Зөфәрне чакырдылар. Без институтта укыганда ук өйләнешкән идек. Ул аннары консерваториягә укырга керде, ә мин тәрбияче булып эшли идем. Зөфәр: «Минем хатын да җырлый», – дигән. Режиссерның ишеткәне булмаган. «Ярар, ул да килсен, җырласын», – дигән. Икәү бардык. Зөфәр Винера Ганиева белән дуэт җырлады. Ә мин «Авылымның айлы кичләре» дигән җырны башкардым.

– Сезнең мәхәббәт тарихында кем активрак булды?

– Зөфәр белән укыганда ук очрашып йөри идек инде. Дөресен генә әйткәндә, кияүгә чыгу мәсьәләсендә мин аңа: «Болай булмас, әйдә, өйләнешик», – дидем. Тәкъдимне үзем ясадым. Чөнки безне читкә практикага җибәрергә тиешләр иде. Озакка аерылышасы килмәде. Зөфәр хәзер дә: «Син бит миңа тәкъдимне үзең ясадың», – дип көлә. Хәзерге көндә ул активрак. Мин аны яшь чагында да аңлаганмындыр инде. Үзем әкренрәк. Ләкин бер юл барып чыкмаса, икенче юлны эзли торганрак кешемен.

– Ике улыгыз бар. Тормышта өч ир-егетне хасиятләү җырчы хатын-кызга бик җиңел булмагандыр. Ничек барсына да өлгердегез?

– Әкрен генә ияләшәсең инде. Барысы бергә өелеп килде. Бәби дә туды, гастрольләр дә башланды. Аллаһы Тәгалә ярдәмен бирде. Безгә Зөфәрнең апасы белән җизнәсе булышты. Алар ярдәме белән мин кеше булдым. Башка кешеләргә калдырырга кирәк булса, бәлки, иҗат эшемне алып бара алмаган да булыр идем. Әти-әниләр өлкән яшьтә иде бит инде. Әни мине олыгаеп тапкан. Катлаулы артист тормышында Сөембикә апа белән Фәрит җизни уң кулыбыз булдылар. Ул вакытта әле үз балалары да кечкенә иде. Бүген дә аларга бик рәхмәтлемен.

– Сез бер урында таптана торган җырчы түгел. Һаман эзләнүдә, җырларны заманча аранжировкалар белән баетуда.

– Бу холкыма да бәйледер. Әйтәм бит, мин башлаган эшемне ахыргача җиткерергә яратам. Кайвакыт аранжировкалар ясатканда килеп җитмәгән җирләре дә була. Алга барырга кирәк. Бер-ике җыр белән генә тукталып кала торган заман түгел. Аранжировка ясаучыдан да уңарга кирәк. Гел шул кеше белән генә эшлим, дигән нәрсә булмады. Без Андрей Имелинский белән озак еллар эшләдек. Төгәл кеше, мине дә аңлый. Хәзер башка аранжировщиклар белән дә эшлибез. Төрлечә яңгырашны эзләргә тырышам, оркестр белән дә җырлап караган булды. Концертларыбыз да күп бит. Кайдадыр эстрада җырларын, кайдадыр халык җырларын башкарырга туры килә. Мин шуңа сөенәм: күңелем электән үк халыкчан җырларны сайлый белде. Сәхнәдәге төп иҗатым – халык җырлары. Без бит халык җырын башкарган җырчыны гына тамашачы кабул итә торган чорда яшәдек. Һәм аларның халык җырларына ябышып ятуы, шундый карашта булуы безне саклап калды да. Ләкин эстрада җырларын да башкармый булмый. Аллага шөкер, репертуарымда андый популяр җырлар да бар, алар кирәк тә. Ә бүген халык җырларын да саклап, аларга тугры булып, тамашачыга заманча җырларны да тәкъдим итү мөмкинлеге зур.

– Тамашачы сезне сәхнәдә һәрвакыт Зөфәр Билалов белән парлап күрергә күнеккән. «Кар булсам, каралмам», «Ак майларда» һәм башка бик күп матур дуэтларыгызны җылы кабул иттеләр. Соңгы елларда концертларыгызда ул кунак буларак кына чыгыш ясый. Ни өчен Зөфәр сәхнәдә сирәк күренә?

– Сирәк, әмма күренә. Ул – җыр белән туган, кечкенәдән баянда уйный, җор кеше. Зөфәр берничек тә сәхнәдән китә алмый. Ләкин артист тукталып та алырга мөмкин. Бу – сәхнә кешеләренә хас нәрсә. Шундый чор булды: концертлар белән барабыз, ә заллар тулмый, чыгымнар күп. Төркемгә хезмәт хакы түләргә кирәк. Шул вакытта ул: «Әйдә, Зәйнәб, мин башка эш белән дә шөгыльләнеп карыйм әле. Гастрольләргә чыкмыйм. Чакырган җиргә генә барып җырлармын», – диде. Ә мин үзем генә булса да барыбер эшлим дидем. Бәхәсләшеп алган чаклар да булды. Ләкин барыбер туктамадым. Аны да этәреп, көч биреп торам. Чөнки бөтенләй туктарга ярамый, Зөфәр үзе дә шул фикердә.

– Яшь барган саен, хатын-кыз зирәкләнә. Тормыш сезне нәрсәгә өйрәтте?

– Тормыш үз юлы белән бара, өйрәтә дә, сыный да. Сиңа язган юл белән яшисең. Башкачарак эшләргә теләсәң дә, ул сине барыбер үз сукмагына кертә. Мин сынаулар аша да уздым, төрле операцияләр дә кичердем. Таләпчән булсам да, үз-үземә җиңел генә караган чакларым да булды. Үтәргә тиешле юл булгандыр. Бүген үзем турында: «Мин – элекке Зәйнәб, ничек туган, нинди булырга тиеш, шундый Зәйнәб», – дип әйтәм.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре