10 метр биеклектәге чәкчәкле манараны танылган кондитер, федераль каналларда төрле тапшырулар алып баручы Ренат Әгъзамов җитәкчелегендә республикабызның 70 тән артык пешекчесе әзерләде. Аларга алдан исемлек буенча җыелган волонтерлар да ярдәм итте. Араларында республикабыздан гына түгел, Россиянең төрле район-шәһәрләреннән гаиләләре белән килүчеләр дә, укытучы-тәрбиячеләр, банк хезмәткәрләре, табиблар, икътисадчылар да бар иде.
Рекорд кую җиңел түгел, җәмәгать. Чарага әзерлек инде берничә ай алдан башланган иде. Мин аны социаль челтәрләрдә пешекчеләрнең үз аккаунтларында сөйләп баруыннан белеп алдым. Катнашучылар иртә таңнан «Казан» гаилә үзәге янына җыела башлады. Без килгәндә, Мәскәү журналистлары телевидениегә төшерергә әзерләнеп беткән иде инде. Сүз уңаеннан, тапшыру якынча кыш айларында эфирга чыгачак.
Эш тәртибе аңлатылды, кемнең нәрсә эшлисе билгеләнде. Милли бизәкле алъяпкычлар япкан, яулыклар бәйләгән апалар белән бергә балалар да камыр басарга кереште. Икенче төркем аны җәеп кисәргә әзер тора. Майда пешерү өчен җаваплы итеп профессиональ пешекчеләрне куйдылар, аларга без дә ярдәм итәбез. Ул арада пешкән төшләрне болгатып катыру өчен бал да әзер булды. Аның температурасы 115 градустан да артмаска тиеш, ди осталар. Шулай ук шикәр белән балны да дөрес күләмдә кушарга һәм тиз арада гына кайнатып алырга кирәк икән. Балга салгач та, пешекчеләр махус пирчәткә киеп, кул белән болгаталар, икенчеләребез инде әзер чәкчәкне катыра бара.
Җәйнең иң эссе көне, диярсең, кыздыра. Алып баручы: «Һава температурасы +38 градустан артты», – дип куркыта. Башкалабыз үзәгендәге зур казанны хәтерләткән бина да кайнап тора кебек. Эссе көннәрне сагынган булсак та, бертуктаусыз кояш астында эшләүчеләрне дә кызгандык. Икенчедән, чәкчәк эреп, формасын югалтмасмы, манараны ничек җыярлар, дип борчылдык. Әле рекорд куеп, шәһәр халкын, кунакларны да сыйлыйсы бар бит!
Баш берсен уйлый, кул икенчесен эшли, дигәндәй, чәкчәктән манараны җыюга да керештеләр. Бу эшне Ренат Әгъзамов белән бергә республиканың пешекчеләр гильдиясе вице-президенты Илдар Тәкыйуллин да күзәтә. Юраган юш килә дигәндәй, берзаман манараның икенче ягы ишелә башлады. Кояшның да – үз эше, сүз әйтеп булмый, ләкин хәлебезгә кергәндәй, болытлар арасына качып ала. Ул арада әле тапшыру өчен кадрлар төшерәләр, әле ишелгән кисәкләрне алып, яңадан куярга әзерлиләр.
Кукмарадан килгән кондитер Венера Сәлахетдинова да тырыша-тырыша чәкчәк ясый. Халык арасыннан күреп алып, янына Ренат Әгъзамов үзе килде. Тапшыруны карагач, моны махсус әзерләнгән кадр дип уйлаучылар да булыр. Юк! Тапшыру тулысынча бер дубльдән һәм ниндидер әзер сценарийсыз төшерелә. Мәскәү телевидениесе вәкилләренең һөнәри осталыгына гына түгел, ә күз карашыннан аңлап эшләүләренә сокландым. Тапшыруларда артык кырыс күренгән Ренат Әгъзамов та бик ачык һәм һәр кешегә игътибарлы булуы белән үзенә җәлеп итте.
Рекорд куелырга санаулы минутлар калып бара. Чәкчәк манарасы әзерләнгән мәйданчык янына да шактый халык җыелган, 100 дән артык кеше әзерләгән сыйны авыз итәргә теләүчеләр чираты да үзенә күрә рекорд куярлык иде. Ә рекордлар икәү булды. Чәкчәкнең биеклеге – 10 метр 14 сантиметр, авырлыгы 4 тонна 509 килограммга кадәр җитте. Зур кыенлыкларны җиңеп, ләкин республикабыз халкының көче һәм тырышлыгы белән куелды рекорд. «Без янәдән татар халкының нинди кунакчыл икәнен, республикада һәр кешенең бердәм яшәвен күрдек. Казан даны тагын да еракларга таралачак. Күпләрнең нәкъ менә шушы рекорд куелган урынга киләсе киләчәк. Мин бу якты, игелекле, гаҗәеп матур шәһәргә үсеш телим. Барыгызга да зур рәхмәт! Сезнең белән балаларыгыз да, оныкларыгыз да горурланачак», – диде Ренат Әгъзамов. Чөнки бу эштә катнашкан һәр кешенең исем-фамилиясе язылган документ әзерләнәчәк.
Кунакчыл булуыбыз өстенә сабыр булырга да өйрәнәсебез бар икән әле. Чарага керергә чират торганда, берәүләр, чәкчәк ишелмәсен, ниятләгән эшләре барып чыксын иде, дип дога кылганда, икенчеләр ничек тә беренче булып рекордлы сый янына барып җитәргә тырышты. Югыйсә 4 тоннадан артык чәкчәк барысын да сыйлап чыгарга җитәр иде. Ризык кадерен белү белән бергә, шөкер итәргә дә онытабыз икән шул әле без…
Рекордлы чәкчәкне пешерү өчен, якынча 1,1-1,3 миллион сумлык продукт тотылган:
560 кг шикәр комы
30 меңнән артык йомырка
1700 литр үсемлек мае
1700 литрдан артык (якынча 2,4 тонна) бал
2000 кг он.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез