Газетага язылу

Шәһәрдән авылга күченгән гаилә: «Авылда рәхәт! Без монда иркен сулыш алып яши башладык»

Түбән Кама районының Ширәмәт авылында яшәүче Уфимцевлар гаиләсе алты ел элек шәһәр тормышын авылга алыштырган. Татьяна сыр пешереп, табигый кремнар эшләсә, ире Евгений агачтан өй җиһазлары ясый. «Авылда рәхәт! Без монда чын матурлыкны күреп, иркен сулыш алып яши башладык», – ди алар.

Шәһәрдән авылга күченгән гаилә:  «Авылда рәхәт! Без монда иркен сулыш алып яши башладык»

Икесе дә – Түбән Камада туып үскән, яшәгән кешеләр. Татьяна – белгечлеге буенча икътисадчы. Ә авылга күчү тарихлары кайчандыр сатып алынган кечкенә генә йорттан башлана. Авыл табигате, аның тынычлыгы күңелләренә шулкадәр үтеп керә ки, тора-бара тормышларын шуның белән бәйләргә карар кылалар.

– Күңелебез белән авылга тартылсак та, акылыбыз һаман бер фикерне кабатлады: «Монда тормыш юк бит инде, авыл бетеп бара. Нишләячәкбез монда?» Ләкин ялгышканбыз. Авылда чын мәгънәсендә тормыш кайный икән! – дип искә ала Татьяна.

Ләкин тоттың да кайттың түгел – кулга тотып эшләрлек, тормыш алып барырлык эш тә булырга тиеш бит әле. Төзелеш материаллары кибете ачу, ит сату турында да уйлап карыйлар. Ахыр чиктә, Татьянаның шәһәр фатирындагы 10 литрлы кечкенә аппаратта сыр кайнату шөгыле зур бизнес идеясенә әверелә. Бина җиткергәнче ярты ел дәвамында шәһәр белән авыл арасын таптаганда, хатыны аш бүлмәсендә яңа рецептлар сынап карый, ә ире кулыннан балтасын төшерми. Беренче уңышлардан соң өмет уянгач, тәвәккәлләп, тулысынча авылга күченәләр. Икенче сыйныфта укыган уллары башта «дусларым булмас» дип борчылса да, авылны бик тиз үз итә. Олы кызлары исә мәктәпне тәмамлап, хәзер Түбән Камада яши.

Атлаган юллары шома гына бармый, билгеле. Гаилә зур сынаулар алдында кала: сырлары бик авырлык белән сатыла. Өметсезлеккә бирелеп елаган, барысын да ташлап качасы килгән чаклары да аз булмый. «Бүген сөткә түләргәме, әллә ипи сатып алыргамы?» – дигән сайлау алдында калган көннәре дә истә. Барысын да бер очраклы хәл үзгәртә. Санкт-Петербургтан килгән бер сатып алучы аларның йорт түбәсенә зур итеп «Ширәмәт сырлары» дип язып куярга һәм телефон номерын калдырырга киңәш итә. Әллә ни зур өметләр багламый гына эшләнгән бу эшнең нәтиҗәсе озак көттерми: бер сатып алучы икенчесен китерә.

Сату эшендә социаль челтәрләр дә зур этәргеч була. Татьяна табигате буенча тыйнак, оялчан кеше булса да, эшне алга җибәрү өчен үз-үзен җиңә. Игътибарны җәлеп итү өчен кызыклы роликлар төшерә, җырлый, бии дә.

– Башта кулларымны гына, аннан үземне дә видеога төшерә башладым. Туктаусыз эшләдем. Һәм, ышанасызмы, сату ике тапкырга артып китте! – дип елмая эшмәкәр ханым.

Кыш айларында сырларны шәһәргә алып барып саталар, курьер хезмәтеннән файдаланалар. Авылдашлары да, узып баручы юлчылар да бик яратып ала икән.

Эшне башлап җибәргәндә Татьяна сырның бик күп төрен ясап караса, хәзер иң популярларын гына пешерә. Йомшак һәм ярымкаты сырлардан Сулугуни, Брынза, Халуми, Чечил, Ысланган чечил, Фета, Рикотта, Маскарпоне кебек дистәдән артык төр җитештерелә. Көн саен йогыртын, эремчеген дә әзерли. Оста әйтүенчә, сырның төп уңышы – сөтнең сыйфатында.

– Мин сөтнең өстен җыеп алмыйм, сырның бөтен уңышы һәм тәме – сөттән. Чималың начар икән, оста гына берни эшли алмый. Сөтне үзебезнең авыл фермерыннан алам. Бик яхшы сыйфатлы, – ди ул. Хәзер инде миңа атнага 300 литр сөт җитә, чөнки тормышымда яңа шөгыльләр пәйда булды.

Татьяна бер урында гына тукталып кала торган кеше түгел. Сыр белән йогырттан бушаган арада, ул табигый чималдан косметика – сабын һәм кремнар ясарга керешә.

– Барысы да үзем өчен ясаган сабыннан башланды. Аны интернетка куйган идем, бер кыз кул кремы эшләп бирүемне сорады. Ләкин ул вакытта нәкъ менә шундый кремны эшләп бирергә мөмкинлегем дә, тәҗрибәм дә юк иде. Тик крем эшләп карау уе барыбер юкка чыкмады. Бик күп уйландым, төн йокыларым качты. Һәм шулай итеп үкчәгә сөртә торган крем барлыкка килде. Каз мае, бал, майлар һәм башка табигый чимал кушып эшләгән кремны кешеләр әле дә бик яратып ала. Шулай итеп, башка кремнар да эшли башладым, – ди Татьяна.

Авылда шәһәрдән кайткан актив һәм тырыш ханымны бик тиз күреп алалар. Аның уңганлыгын, оештыру сәләтен бәяләп, быел Татьянаны авыл клубына директор итеп чакырганнар. Хәзер ул мәдәният өлкәсендә дә кайнап яши, бу эшне дә иҗади һәм бик кызыклы дип саный.

– Сыр һәм кремнар ясап баедык дип әйтә алмыйм. Авылда гап-гади агач йортта яшибез, ниндидер төзелеш эшләребез әле дә үз чиратын көтә. Ләкин алар хәзер әһәмиятле түгел. Иң мөһиме – без үзебез теләгәнчә яшибез. Тормыш матур һәм күп төсле. Авылда исә бу төсләр тагын да яктырак, матуррак, – дип елмая Татьяна Уфимцева.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре