Газетага язылу
  • Фото: Татарстан Рәисе матбугат хезмәте

Ерак Көнчыгыш якынайта: Рөстәм Миңнеханов Көнчыгыш икътисадый форумында катнашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Владивостокка эш сәфәре кысасында Көнчыгыш икътисадый форумының төп чарасында – пленар утырышта катнашты. Чарада Россия Президенты Владимир Путин чыгыш ясады.

Ерак Көнчыгыш якынайта: Рөстәм Миңнеханов Көнчыгыш икътисадый форумында катнашты

Билгеле булганча, Көнчыгыш икътисадый форумы, (ВЭФ) Ерак Көнчыгыш икътисадын үстерү һәм Азия–Тын океан төбәгендә халыкара хезмәттәшлекне киңәйтү максатыннан, 2015 елдан бирле үткәрелә. Аңа Кытай һәм Һиндстан да керә. Быел форумга 70 тән артык ил вәкиле килгән. Төп кунаклар арасында Индонезия Президенты Прабово Субианто, Монголия Премьеры Ням-Осорын Учрал, Мьянма вице-премьеры Ньо Со, Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советы вице-премьеры Дин Сюэсян да бар.

Форум кысасындагы күргәзмәдә Татарстан стенды эшләде. Биредә республиканың икътисад һәм сәнәгать мөмкинлекләрен тәкъдим иттеләр. Республика стендында катнашучылар Казанда булачак зур эшлекле чаралар, шул исәптән 15–16 октябрьгә билгеләнгән «TIME: Россия – Һиндстан. Үзара файдалы хезмәттәшлек» форумы турында да белә алды.

Күргәзмәне Рөстәм Миңнеханов та карап чыкты. Татарстан Рәисе МАКС каналында Азия–Тын океан төбәге илләре белән элемтәләрне үстерүдә ВЭФның әһәмиятен дә билгеләп үтте. «Без Кытай белән актив хезмәттәшлек итәбез, Вьетнам белән товар әйләнеше үсә, Һиндстан белән мөмкинлекләрне күрәбез. Нәкъ менә шуңа күрә Татарстан меңнәрчә чакрым ераклыкта тәкъдим ителгән!» – дип язды ул. «Республика Азия–Тын океан төбәгендәге барлык илләр белән элемтәләрне ныгытачак», – дип тә өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Форумда Татарстан Рәисе Россия вице-премьеры Александр Новак, Россия Президенты киңәшчесе, Президентның транспорт өлкәсендә халыкара хезмәттәшлек буенча махсус вәкиле Игорь Левитин, «Газпром» җитәкчесе Алексей Миллер һәм башка сәясәтчеләр, бизнес вәкилләре белән күреште. «Ерак Көнчыгыш якынайта», – дип язып куйды бу уңайдан МАКС каналында Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Владимир Путин пленар утырышта билгеләп үткәнчә, Россия Азия–Тын океан төбәгендә инвестицион һәм сәүдә хезмәттәшлегендә актив катнаша.

– Безнең стратегик линия Ерак Көнчыгышның икътисадта, инфраструктурада, технологияләрне үстерүдә, кадрлар әзерләүдә, әлбәттә инде, социаль өлкәдә хезмәттәшлек һәм тотрыклы үзгәрешләр территориясе булуыннан гыйбарәт. Безнең проектлар һәм программалар, эшлекле һәм иҗтимагый тәкъдимнәргә ярдәм итү чаралары шуңа юнәлдерелгән, – диде Президент.

Президент Ерак Көнчыгыш федераль округы үсешенең яңартылган стратегиясен гамәлгә ашыра башлау турында да хәбәр итте. Ул 2036 елга кадәр исәпләнгән. Төп бурыч – үсеш күрсәткечләрен саклап калу, төбәккә яңа инвестицияләр җәле

п итү.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре