Мәрьям апа Арча педагогика көллиятен тәмамлый. Әмма укытучы булып эшләргә насыйп булмый... Норильскига китеп, никель заводына эшкә урнаша. Булачак тормыш иптәше белән соң гына – 37 яшендә шунда таныша.
– Әнием, кияүгә чыкмас дип, минем өчен бик борчылган иде. Әллә шуңа инде иремнең башка милләттән булуына да каршы килмәде. Саша (без аны Сәйдәш дип йөртәбез) миннән 6 яшькә яшьрәк тә әле. Озак уйлап йөрмәдек, өйләнештек. Аллаһның рәхмәте белән бер елдан улым, аннары кызым туды. Читтә булгач, балалар үстерү җиңел түгел. Иремә таяндым, ул ярдәм итте, – дип сөйли Мәрьям апа. – Хәзер без Мәскәүдә яшибез. Әмма күп гомеребез авылда уза. Моннан сигез ел элек җимерелеп яткан бинаны төзекләндерергә алындык. Аны сүтмәкчеләр иде. Авыл өчен тарихи әһәмияткә ия, истәлекле урын ул. Әрәм итәсебез килмәде.

Үткәннәргә күз салабыз Мәрьям апа белән. 1905 елда хаҗи мулла Әхмәтсафа Бәкер улы кирпечтән үз акчасына салдырган мәчет булган ул бина. Үзе 1913 елда бакыйлыкка күчкән. Замана шаукымы мәчетне дә аямый, манарасы киселә, клуб итеп файдаланыла. Мәрьям апа 1980 елдан бирле тик торган шул бинаны мәчет-музей итәргә алына. Башта тирә-ягын, тышкы өлешен генә төзекләндерергә уйлый. Үзе генә түгел, изге эшенә бөтен нәселен җәлеп итә. Барысы да, мөмкинлекләреннән чыгып, авыл уртасындагы бинаны җанландырырга керешәләр.
– Олыгайган саен авылдан да кадерлерәк җир юклыгын аңлыйсың икән. Бер генә җирендә дә чүп үстерәсе килми, мәктәптә дә бала тавышлары тынмасын иде, дим. Кайтып керүгә үк рәхәт. Авылыбыз зур, ике мәчетебез эшләп тора. Халкым әйбәт, кешеләре гомер-гомергә намуслы хезмәт куеп яши. Күгәрчен шәл бәйләүчеләре белән данлыклы, – дип горурлана Мәрьям апа. – Әти белән әни йортын кадерләп саклавым юкка түгел. Безнең әни – «халык дошманы» исеме алган гаиләдән. Әти-әнисен читкә җибәрәләр, ул авылда кала. Бабай авылдашларына бар булган мөлкәтен калдырганда: «Кызымны ташламагыз», – дип әйтеп китә. Яшәргә өе дә булмаган әни ике ел буе кешедән-кешегә йөреп җан асрый. Ә берсендә, юл буеннан кайтканда, аны әти күреп ала. Кыз сорарга барыр өчен берсенең дә әти-әнисе дә булмый. Күңеленә кереп калган кыз белән әти шулай килешә: «Мин гармун уйнап җибәргәч, безгә кил!» Әнине алар урамына бер туганы озата бара. Ә йортта яшь киленне бер көтү туган-тумача каршы ала. Тормыш шулай башлана. 1938 елда салынган йортыбызда бүген дә әти белән әнинең рухы саклана. Әтием үз кулы белән ясаган урындыклар, шкафлар, сандык әле дә бәхетле балачакны искә төшереп тора. Өйдәге бер әйбергә дә тимәдек, бераз яңарттык кына. Елга бер тапкыр бөтен нәсел белән җыелышабыз. Кайвакыт йөздән артык кеше кайта. Иң мөһиме: оныклар авылны белеп үсә. Бар теләгем дә шул: авылым яшәсен, халыкка бөтен мөмкинлекләр булсын, тарихыбыз саклансын һәм киләсе буыннарга тапшырылсын иде.
Балалары да Шәмсевәлиевләр нәселенә тап төшерми яши. Бертуганнар гына түгел, икенче, өченче буыннар да туганлык кадерен белә. Бары бергә, югы уртак!
– Бәлки кайберәүләр: «Бу сиңа нәрсәгә?» – дип тә сорар. Ә минем матур эз калдырасым килә. Икебезнең пенсиябездән арткан акчаны саваплы эшкә тотуга да күңел сөенә. Безне күреп, ярдәм итүчеләр дә бар. Әле менә бер тыйнак булса да, зур йөрәкле якташыбыз үзеннән саллы гына өлеш кертте, үгез бирде, – ди Мәрьям апа. – Аны сатып, акчасына кирәк-яраклар алдык.
Әлегә музейның эчендә төзекләндерү эшләре бара. Киләчәктә авыл, район тарихын саклый торган музей итәргә телиләр аны Шәмсевәлиевләр. Манара да куелган инде. Теләгән кеше кереп намаз укыр, дини бәйрәмнәр дә уздырыр. Буш кына тормасын. Район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина әйтүенчә, музейга өметләр зурдан.
– Районыбызда шундый изге эшләр башкаручылар күбрәк булсын иде. Мәрьям апа бу эше белән авылга гына түгел, бөтен Балык Бистәсенә дә зур өлеш кертә. Киләчәктә бина тик тормас, анда матур чаралар узар, дип планлаштырабыз. «Бистә шәле»нең бер өлешен дә биредә уздыру теләге бар. Шулай ук төрле очрашулар, фикер алышу өчен дә бик яхшы урын булачак. Без Мәрьям апага һәм аның туганнарына бик рәхмәтлебез. Мондый кешеләр барда авыллар яши әле, – диде ул.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез