Эше яхшы, әмма кагыйдәләре дә җитди. Берсүзсез үтисе. Моны заводка килгән журналистлар да үз өстендә татыды. Махсус кием киясе, сулыш аппараты тагасы, телефон тыелган. Барысы да кеше иминлеге өчен эшләнелә. Медицина ярдәме күрсәтү буенча баш эксперт Руслан Садыйков әйтүенчә, сәламәтлеккә аерым игътибар бирелә.
– Бер барысына да әзер. Махсус машиналарыбыз бар, – ди ул. – Хезмәткәрләрне табиблар даими күзәтеп торгач, кайбер авыруларга алдан ук каршы торабыз. Ачыкланган икән, кирәкле ярдәм күрсәтелә. Соңгы елларда авыручылар саны шактый кимеде.
Ашханәдә исә сәламәтлеккә файдалы ризыклар әзерләүгә өстенлек бирелә, махсус экология лабораторияләрендә һаваның чисталыгын да, суның сыйфатын да тикшереп торалар.
Химик-лаборант Алия Габдрахманова «Казаноргсинтез»да 2012 елдан бирле эшли. Аның әнисе дә 40 елдан артык монда хезмәт куйган.
– Завод ишегалдында гына үз лабораториябез бар. Елдан-ел яңа җиһазлар алына. Заман белән бергә атлыйбыз. Элегрәк бу якта яшәүчеләр һавага начар ис чыгудан зарланса, хәзер алар кимеде. Башкалада яшәүчеләр курыкмасын, без һаваның чисталыгын гел тикшереп торабыз. Ул тиешле нормада. Куркыр әйбер юк, – ди Алия Габдрахманова.
Заводның генераль директоры Айрат Сафин сүзләренчә, алар республиканың икътисадын гына түгел, экологияне дә кайгырта.
– Җитештереп кенә калмыйбыз, үз товарыбызны кабат эшкәртү белән дә шөгыльләнәбез. Ә бу исә – өстәмә эш урыннары дигән сүз. Оешмада 45 мең кеше хезмәт куя. Яшьләрнең күп булуы сөендерә. Хезмәткәрләрнең уртача яше 37 не тәшкил итә. 1800 хезмәткәргә әле 35 тә тулмаган. Хезмәт хакы да республикада иң югарылардан санала, – ди җитәкче.
«Казаноргсинтез»ның оешма үсеше буенча директоры Виктория Макуха исә яшьләрне үзләренә җәлеп итү тәҗрибәсе белән бүлеште.
– Бездән китүчеләр бик аз. Хезмәткәрләр алмашыну 2025 елда 6 процент булса, быел 3,2 не тәшкил итә. Киләчәкне алдан уйлап, мәктәпләр белән эшли башладык. Казанның 7 мәктәбендә безнең сыйныфлар бар. Шунда укыган балалар, махсус уку йортларында белем алгач, безгә эшкә килә, – ди ул. – Ә инде эшкә килгән белгечләр беренче көннән үк остазга тапшырыла. Бүлек җитәкчесе дә әлеге кешене даими контрольдә тота һәм эшкә өйрәтеп кенә калмый, коллективта үз урынын табар өчен дә кулдан килгәнне эшли.
Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова фикеренчә, хезмәткәрләр белән эшләүче белгечләргә мондый сөйләшүләр кирәк.
– Без инде төрле оешмаларда булдык. Аларның һәркайсының үз тәҗрибәсе, башкаларга үрнәк итеп куярлык яклары бар. Бу оешмада кадрларга аерым хөрмәт. Бер яктан караганда, сез бер-берегезгә көндәштер дә, әмма безгә бер команда булып эшләргә кирәк, – ди министр. – Махсус хәрби операциядән кайтучы егетләр эшкә урнашканда, алар белән дөрес итеп аңлаша белү дә комачау итми. Эшкә урнашырга дип килгән һәр кешегә аерым мөнәсәбәт булырга тиеш. Хезмәт кешесе ул – безнең байлыгыбыз.
Бүген республиканың хезмәт базарында 90 мең вакансия бар. Ә эш эзләүчеләрнең саны 3 меңне тәшкил итә. Димәк, бер кешегә 30 эш урыны туры килә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез