Газетага язылу

Йөрәктән – йөрәккә: ярдәмнең артыгы буламы?

Ул үзе – иске нәрсә, әмма һәрберебез аны яңарта. Сүзебез мәхәббәт турында түгел бу юлы. Сентябрь ае башында Халыкара хәйриячелек көнен билгеләп үтәбез.

Йөрәктән – йөрәккә: ярдәмнең артыгы буламы?

Киң күңеллелек, ярдәмчеллек – безнең халыкка таныш әйбер. Игелекнең чиге юк икәнен дә беләбез. Берәүләр ярдәм көткәндә шул ярдәмне күрсәтергә, күңел җылысы белән бүлешергә әзерләр һәрчак табыла. Тик янәшәсендә ихласлык, рәхмәт әйтү, шөкер итү булса гына игелекнең бәрәкәте бар. Хәйриячелекнең чиге бармы? Ярдәмнең артыгы буламы? Сорап алу авырмы? Үзе дә 20 елдан артык авыр тормыш хәлендә калганнарга ярдәмгә ашыгучы «ВТ» журналисты ике якның да хәлен белеште.

«Иске киемнән башланды»

 Казанда гомер итүче Гөлназ Гафарова кешеләргә ярдәм итеп яшәүдән ямь таба. Кесәсе тулы акча дип уйлаучылар ялгыша. Йөрәге зур аның.

– Балачагым Әлки районында үтте. Әбием бик ярдәмчел, кешелекле иде. Урамнан узып баручыны да, өйгә чакырып, чәй эчертә торган иде. Ул чакта без әле бала гына. Әбиемнең бу гадәтен аңлап та бетерми идек. Бервакыт безгә сакаллы бер бабай килеп керде. Киемнәре иске, кулына таяк тоткан. Бер чынаяк чәй сорады. Корбан чалган вакыт – әби юлаучыга шулпа да бүлеп бирде, өстәлдә ни бар – шуның белән чәй эчертте, – дип искә ала Гөлназ. – Әби янында мин дә күп әйбер аңладым. 98 яшенә җитеп вафат булды ул. Аны кешеләр рәхмәте яшәткәндер, дим. Башкача мөмкин дә түгел. Өч ел эчендә дүрт баласын җир куенына салган кеше иде ул. Игелекләре бөтен нәселебезгә җитте. Бик матур гомер итәбез.

 Казанга укырга килгәч, Гөлназ авыр хәлдә яшәүче гаиләләр белән таныша. Аларга авылдагы иске киемнәрен юып, яңартып, төзәтеп бирә башлый. Бераздан мохтаҗлар өчен  иганәчеләр эзләргә керешә. Ике арада күпер салына, куллар кулга бәйләнә.

– Хәйрия фондларына ярдәм сораучылар турында мәгълүмат бирәм. Аларга бергәләп булышабыз. Кешеләр сөенгәнен күрүдән дә рәхәт хис юк ул. Үзебез дә бай яшәмибез, әмма шөкер итәргә өйрәндек инде. Берсендә янгында бернәрсәсез калган гаиләгә ярдәм оештырдым. 3 балага кирәкле бар киемнәрне алдык, мәктәпкә әзерләдек. Ә өйгә кайтсам, кемдер безгә зур тартма китереп киткән. Аның эчендә ни генә юк?! Чит илдә генә үсә торган җиләк-җимеш янында бер сумка ризык та бар. Дөрес юлда икәнемне аңладым. Мактау сүзе өчен эшләмим, күңелемә рәхәт. Ә миңа шул җитә, – ди Гөлназ. –Игелек орлыклары кеше күңеленә кечкенәдән салынганына тагын бер кат инандым. Үз балаларымны: «Кешегә ярдәм итегез», – дип өйрәтеп тә үстермәдем. Кечкенә кызым 6 нчы сыйныфта укыганда ел буе төшке ашка дигән акчасын урамда хәер сораучы бер әбигә биреп барган. Май аенда гына белдем. Көн саен бер сөт һәм бер ипи алып биргән икән. Утырып еладым... Кешегә булышу – һәркемнең күңел эше, аны мәҗбүр итеп эшләтеп булмый.

«Сорамыйча булмый»

Лилия Шәрипова авыру бала үстерә. Кызына туганда ук ДЦП диагнозы куйганнар. Табиблар: «Балагыз ятып кына торачак, озак яшәмәс», – дисәләр дә, үҗәт әни килешми, үзенчә эшли. Кызын төрле тернәкләндерү үзәкләренә йөртә. Башта дәвалану өчен әтисенең машинасын саталар. Ул акча беткәч, Лилия тавыклар үстерә башлый, итен сатып көн күрә. Кызганыч, дәвалану бәясе кинәт артып куя.

– Бармаган җир калмады. ДЦП диагнозы диюгә, аны терелтеп булмый бит инде, дип кенә кул селтиләр. Килешәм, бу диагнозның төрлесе формасы бар. Кемдер гел ятып кына тора, кайберәүләр аягын тота алмый, өянәкләр белән тилмерүчеләр дә юк түгел. Ә минем кызымның күзләрендә нур бар иде! Мин аның тереләсенә бик ышандым, – дип искә ала Лилия ул чакларын. – Кызымны дәвалау өчен акча җыярга тотындым. Язмаган иганәчем, мөрәҗәгать итмәгән кешем калмады. Татар эстрадасы җырчыларына да ярдәм сорап яздым. Менә шунда үзе дә ялгызы гына бала үстерүче ханым миңа су буе СМС язып җибәрде. «Сезнең балагыз аякка басмаячак бит инде. Ник аңа акча сорап утырасыз? Чирле балагыз сездән башка кешегә кирәкми дә», – дигән сүзләрен әле дә хәтерлим. Менә шунда аяк астында җир убылды.

Әмма бер тапкыр бирешмәскә дигән юлны сайлаган Лилия бар көчен җыеп торып баса. Баласын барыбер аякка бастырачак ул! Хәер, юлында яхшы кешеләр күбрәк очрый. Бүген аның кызы аягын сөйрәп булса да йөри! 9 нчы сыйныфны тәмамлап, укырга да кергән инде.

«Чаманы да онытмаска иде»

Түбән Камада яшәүче Эльмира ханым (исеме үз үтенече белән үзгәртелде) 20 елдан артык иганәчелек юлында. Әмма эшләгәнен башкаларга сиздертмәү яклы ул.

– Яхшылык эшлә дә суга сал, халык белмәсә, балык белер, ди безнең халык. Мин дә яхшылыкларны сөйләмәү яклы. Әмма әйтәсе килгән сүзләр дә бар. Инде ничә еллар эшләү дәвамында төрле кешеләр белән очрашам. Берәүләрнең кечкенә генә йомышын үтәсәң дә, алар сине мәңге онытмый. Бер әбинең күзләренә операция ясатыр өчен 5 мең сум акча биргән идем. Ул чакта аңа 61 яшь иде. Инде менә 72 сен тутыра. 10 ел буе миңа башмаклар бәйләп китерә! Мин ул башмакларны картлар йортына тапшырам. Меңләп җыелгандыр инде! Ә менә кайберәүләргә якты йөз күрсәтүең була, ямаулык сорый башлыйлар. Ярдәмнең дә чиге бар икәнен онытмасыннар иде ул. Яшермим, бик күп гаиләләргә ярдәм күрсәтәбез. Янгында зыян күрүчеләр, яман чир белән интегүчеләр, авыр хәлдә яшәүчеләр – алар бит күп, – ди Эльмира ханым. – Миңа тиеш, ярдәм итәрләр әле, дип  утыручылар да бар. Тормышның авыр вакытын уза белергә дә кирәктер. Кайчак үзеңә дә нидер эшләү, бераз селкенү комачау итми ул. Аягы йөргән, кулы эшләгән, күзе күргән кешегә эш табарга була.

Арчада яшәп авыру бала үстерүче Лилия Нигъмәтҗанова да кешедән ярдәм сорау белән килешеп бетми.

– Кызым авыргач, күп нәрсәне аңлый башладым. Бездә бушлай дәваланып та була икән бит. Үзем кебек күп кенә әниләргә шул юлларны күрсәтәм, әмма барысы да риза түгел. Кешедән җыелган акча белән чит илгә чыгу җаен караучылар да бар. Яшермим, үзеңә юл сызып йөргәндә авырлыклар күп очрый. Башка төбәккә яки шәһәргә барасы булсаң, икешәр тәүлек поездда йөрисең. Әмма юл бәясен сиңа дәүләт кире кайтара. Шулай ук дәвалану да бушка. Мин гомеремдә дә кешедән сорый алмадым. Кызыма 7 яшь инде. Аллаһка шөкер, туганнан бирле тернәкләнү үтә. Кызым озын шигырьләрне яттан сөйли, җырлый, бии, йөри дә башлады, – ди Лилия.

«Бүлешә белү кирәк»

 Хәйриячелек, киң күңелле кешеләр дип сөйләгәндә иганәче Әсгать Галимҗановны искә алмый мөмкин түгел. Күпләр белә аны – тир түгеп эшләп тапкан акчасына күпме ятимнәрне, мохтаҗларны сөендергән олы йөрәкле шәхес. Дөнья байлыгына кызыкмыйча, бар тапканын башкалар белән бүлешкән. 2003 елда Әсгать абыйның Колхоз базары янында үзе яши торган йортын су басканын хәтерлим. Журналист буларак, Әсгать абыйга ярдәм итәргә дип, шунда юл тоткан идек. Аның үзенә дә ярдәм кирәк чаклары күп булса да, беркайчан зарланмыйча яшәде. Дөресрәге, булганы белән бүлешә белде. Хәтерләсәгез, шәһәр эчендәге бар уңайлыклары булган фатирын да авыр хәлдә калган гаиләгә биргән иде ул. Шөкер, бүген Әсгать абый кебек киң күңелле кешеләр җитәрлек. Авыр хәлгә калучыларга ярдәм итүчеләрне санап бетереп тә булмас. Казандагы «Кеше приюты», «Ярдәм» фонды изге эшләре белән аерылып тора. Әле алар янында игелектә ярышучы эшмәкәрләр дә бар. Исем-фамилиясен күрсәтмәүне үтенгән бер ханым «ВТ»да язмышлары бәян ителгән сабыйларга ярдәм итте. Шулай ук Яшел Үзәндәге психоневрологик диспансерга матди ярдәм күрсәткән иде. Эшмәкәр Раил Фазылҗанов та «ВТ» аша ярдәм сораган ханымны сөендерде. Изге эш күңелне дә пакьли, бәрәкәтне дә арттыра, дигән фикердә ул.

– Республикада хәйриячелек киң таралган. Бик күп меценатлар, эшмәкәр мөселманнар берләшеп ярдәм итә. Татарстанда бик күп төрле ярдәм фондлары эшли. Ярдәм сораган кешегә без рәхмәт тә әйтәбез әле. Башкаларга булышу иң элек эшмәкәрләрнең үзенә кирәк ул. Биргән кешегә күбрәк кайтыр, дигән сүз башка диннәрдә дә бар. Аллаһы Тәгалә дә безгә эшләгән яхшылык өчен әҗерен дә, бәрәкәтен дә өеп бирә. Без бу эшебез белән гөнаһларны да киметәбез, эшебез дә уңай якка китә. Башкалар белән бүлешә белү – сине чистарта торган әйбер. Бер кулың белән биргәндә икенчесенә кайта ул, – ди Раил Фазылҗанов.

Фикер

Зөлфия САФИНА, Коммерцияле булмаган социаль юнәлешле оешмаларга ярдәм күрсәтә торган республика ресурс үзәге директоры:

– Бар дөньяны үзгәртеп, бөтен кешегә дә ярдәм итеп бетереп булмый. Әмма янәшәңдәге кешеләргә булышып, аларның тормышын матурларга мөмкин. Ярдәм итәсең килсә, күршеңә булыш, авылдашыңа ярдәм ит. Хәйриячелек – безнең халыкның күңеленә сеңгән әйбер ул. Мин күп җирләрдә йөрим, чит илләрдә дә булам. Әмма кешеләрнең Татарстандагы кебек бердәмлеген башка җирдә күргәнем юк. Яхшылык эшләүне безнең күңелгә беркетеп куйганнар диярсең. Үзем дә кечкенәдән әбиемнең яхшы гамәлләрен күреп үстем. Ул беркайчан да болай эшләгез димәде, күрсәтеп кенә эшләде. Игелекләр күңелгә шулай кереп урнашкан да инде. Хәйрия – күңелләрне чистарта, яшәргә көч бирә торган әйбер ул.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре