Газетага язылу
  • Фото: «Татар-информ»

Боз күрсәтер: КХЛда яңа сезон башлана

«Ак Барс» тәүге очрашуны 5 сентябрьдә үз кырында «Сибирь»гә каршы уздыра. Узган сезонда Гагарин Кубогы финалына барып җитеп, үз тарихындагы дүртенче җиңүгә ике адым ераклыкта туктап калырга мәҗбүр булган командада зур үзгәрешләр күрдек. Килгәннәр киткәннәрне алмаштыра алырмы? Команда нәрсәгә өметләнә?

Боз күрсәтер:  КХЛда яңа сезон башлана

Җәйге тәнәфес вакытында «Ак Барс»тан дистәгә якын уенчы китеп барды. Була торган хәл үзе, әмма киткәннәрнең күбесе узган сезонда лидерлар өммәтендә йөрде. Сафонов, Барабанов, Яшкин, Тодд, Фальковский, Карпухин – бу егетләр, Казан командасы финалга барып җитсен өчен, үзләреннән зур өлеш кертте. Берничә көн элек узган очрашуда башкала клубының генераль менеджеры Марат Вәлиуллин лидерларга калырга тәкъдим ясаганнарын, әмма аларның яңа командалар сайлаганын әйтте. Хәзер инде үзләренә карыйлар, янәсе. Алар белән алдан ук килешү төзеп куярга исә акча җитмәс иде. Акча димәктән, хоккей базарында бик күренмәгәч, «Ак Барс»ның финанс мөмкинлекләре кимү турында имеш-мимешләр дә чыкты. «Бездә хәлләр тотрыклы. Нәрсәдер язалар икән, безнең хакта түгел ул», – дип тынычландырды Марат Вәлиуллин. Тынычландык.

 

Килүчеләр исемлегендә һөҗүмчеләр Алексей Бывальцев («Автомобилист»), Андрей Стась (Минск «Динамо»сы), Кевин Хейс («Питтсбург» НХЛ), сакчы Никита Евсеев («Адмирал»да арендада иде), капкачы Вячеслав Пексаны (Төньяк Амеркада көчен сынап карады) күрәбез. Берничә көн элек Казан командасы Оренбургта туып үскән 26 яшьлек татар егете Равил Якупов белән килешү төзеде. Һөҗүмче узган сезонда «Нефтяник»та чыгыш ясады. Әлбәттә, бу исемлектә төп игътибарны Кевин Хейс атлы егет җәлеп итә. НХЛда 861 матч уйнаган һәм 472 очко җыйган тәҗрибәле хоккейчылар КХЛга көн дә килми. Шуңа күрә аның Казан белән килешү төзүе лигада төп вакыйгаларның берсе булды. 34 яшьлек һөҗүмченең «Ак Барс»ны сайлавына хатының рус булуы да йогынты ясаган.

 

Әлбәттә, килүчеләр әле тагын булачак. Сөйләшүләр дәвам итә һәм моның өчен гыйнварга кадәр вакыт бар. Башкала клубы кызыккан хоккейчылар арасында исеме билгеле кешеләр дә бар. Командага көч өстәячәк уенчылар килгәнче исә «Ак Барс» системасындагы яшьләр тәҗрибә туплый торачак. Монысы да – зур файда. Сер түгел, үзебезнең уенчыларга тамашачы да аерым мөнәсәбәт күрсәтә. Әмма спортта якташлар белән горурлану гына аз. Төп теләк – команданың җиңү яулавы. Быел «Ак Барс»та нинди максат куялар? Матбугат очрашуында бу сорауга үтә дә сак җавап бирделәр. «Финалда чыгыш ясарлык команда төзүгә ике ел вакыт китте. Хәзер бу эшкә яңадан тотындык. Җаваплылыкны аңлыйбыз, егетләрне шуңа карап әзерлибез. Җанатарлар бездән җиңү көтә – моны беләбез. Һәр матчка әзерләнәчәкбез, шул ук вакытта үз планыбыз да бар: команданы иң җаваплы очрашуларга әзерләү», – диде баш тренер Әнвәр Гатиятуллин. Ышандык.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре